Чирмешәннән ир-ат машина сатып алам дип зур күләмдә акча югалта

Ир-ат интернет аша машина сатып алмакчы булган.

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). Чирмешән районы кешесе интернет аша автомобиль сатып алганда 146 мең сум акчасын күчергән, дип хәбәр итә Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча матбугат хезмәте.

Татарстан кешесе телефон аша Самарадан машина сатып алу буенча килешкән. Машина хуҗасы сатып алучыдан СМС аша паспорт мәгълүматларын һәм банк картасының номерын һәм 46 мең сум акчаны алдан җибәрүне сораган. Ир-ат акча күчергәч, сатучы тагын 100 мең сум акча сораган.

Акчаларны күчергәч ир-ат машинасын алырга Самарага юл тоткан. Әмма сатучы инде элемтәне өзеп юкка чыккан. Шуннан соң Чирмешән районы кешесе полициягә мөрәҗәгать иткән.

Хокук сакчылары алдаучының телефон номеры Мәскәү өлкәсендә теркәлгән булуын ачыклаган. Хәзер алдакчыны эзләү эшләре бара.

Бәйле