Рөстәм Миңнеханов курыкмыйча “Бәхетле”нең ялкау хатыннар өчен булуын әйтә

Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов АКШтагы татар җәмгыяте вәкилләре белән очрашуда, танылган “Бәхетле” кибетенең ялкау хатыннар өчен булуын әйтте.

Берлигейм шәһәре (Калифорния штаты) “Татар өе” бинасында үткән очрашуда АКШ та яшәүче бер ханым Рөстәм Миңнехановка аларда “Бәхетле” кибетләре булмавын әйтә. Шуңа күрә, ул чәк-чәк һәм өчпочмак кебек, милли ризыкларны кибеттән ала алмый, өендә үзе пешерә икән.

Бу сүзләргә җавап итеп, Миңнеханов та бик кызык кына әйтеп куя: “Бәхетле” – ул ялкау хатыннар өчен генә. Әгәр дә хатының өйдә пешерә икән, “Бәхетле”дән әйбер аласы да калмый.

 

Бәйле