Илназ Сафиуллин ресторанга кем булып эшкә урнашкан?

Татар эстрадасының романтик җырчысы Илназ Сафиуллин белән Казанның нәкъ үзәгендә, Бауман урамында очраклы рәвештә күрештек. Баксаң, Илназ данлыклы «Татар ашлары йорты»на эшкә урнашкан икән! Бу уңайдан һәм тормышындагы башка яңалыклары хакында әңгәмә корып алдык.

– Илназ, биредә кем булып эшлисең?

– «Татар ашлары йорты» – зур тарихка ия булган легендар бина, беренче милли уникаль ресторан. Аның шеф-повары Юныс Әхмәтҗанов — кулинария буенча күп китаплар авторы, татар кулинариясенә зур өлеш керткән шәхес. Ул шулай ук әлеге бинаның чишмә башында торган кеше. «Татар ашлары йорты» бинасында Юныс әфәндегә мемориал такта куелды. Иң мөһиме – ресторан гаҗәеп ризыклары белән дан тота. Бу миңа шушында урнашырга этәргеч бирде дә инде. «Татар ашлары йорты» хуҗасына мине тәкъдим иткәннәр, ул исә миңа мөрәҗәгать итте. Килеп караганнан соң ике көн уйлагач, риза булуымны әйттем. Мәдәни мәсьәләләр һәм үсеш буенча җитәкче вазыйфасын башкарам.

– Иҗади кеше булгач, синдә оештыру сәләте көчле. «Татар ашлары йорты» белән бәйле нинди проектлар өстендә эшлисең?

— Татар җанлы бинага тагын да күбрәк татар рухы өстәргә тырышачакбыз. Айга бер яки ике тапкыр татар эстрадасы артистларының иҗат кичәсен оештыру теләге бар. 2 декабрьдә беренче катны ачу планлаштырыла. Икенче катта ресторан булса, беренчесендә кафе ачарга исәп. Быел «Татар ашлары йорты»нда Яңа ел төнен уздырырга җыенабыз. Ринат Рәхмәтуллин, Чулпан Йосыпова һәм башка татар артистлары белән уникаль шоу-программа булачак. Үзем дә Яңа елны эшләп ял итеп биредә каршы алачакмын, Алла теләсә. Бүгенге көндә урыннарның 40 проценты сатылды. Бәясенә килгәндә, олы кешегә – 6500, балага – 3900 сум. Бу бәягә искиткеч шәп меню һәм программа кергән. Тагын бер кат әйтәм: ресторанда кухня гаҗәеп тәмле. Хәләл ризык та әзерлиләр. Шуны да әйтергә кирәк: данлыклы «Ревизорро» тапшыруы үткәргән тикшерү нәтиҗәсендә «Татар ашлары йорты»на югары балл бирелде. Бу ресторанга кереп курыкмыйча ашарга мөмкин, дип мактадылар.

– Син оештырган «Tatar Party» дискотекасы күп еллар дәвамында уңышлы гына эшләп килә. Башка татар дискотекалары арасында югалып калмаска нәрсә ярдәм итә?

– Дискотеканы 2009 елда өч егет оештыра башладык. Аннан соң тулаем минем кулда калды. Гыйнвар аенда дискотекага 7 яшь тула. Моңа үзем дә ышанып бетә алмыйм. Һәр атнаның пәнҗешәмбе көнендә уза торган дискотеканы хәзер «Светский» медиагруппа җитәкчесе, якын дустым Рагде Сафин белән бергә оештырабыз. «Tatar Party»да яңа җырлар, җыентыклар, клипларны тәкъдир итү кичәләре үткәрәбез. Аның дәрәҗәсе шулкадәр үсте ки, артистларны эзләмибез, үзләре килә. Бездә Ришат Төхвәтуллин, Фирдүс Тямаев, Иркә, Ландыш, Элвин Грей, Гүзәл Уразова, Раяз кебек танылган «йолдызлар» кунак була. Алар кичәнең начар дәрәҗәдә узмаячагын белеп килә. 15 декабрьдә исә Гүзәлиянең яңа җыентыгын, клибын тәкъдир итәргә җыенабыз. Атна саен эшли торган 3-4 татар дискотекасы бар. «Tatar Party» берсе белән генә дустанә мөнәсәбәтләрдә. Дөрес, яше буенча ул бездән өлкәнрәк. Көндәшлек бар, без бит бер үк эшне эшлибез. «Tatar Party» – татар яшьләрен җыя торган бай дәрәҗәдәге зәвыклы (курыкмыйча әйтә алам) төнге ял итү урыны. Ничек кенә сүкмәсеннәр, тәнкыйтьләмәсеннәр, бу дискотека татар яшьләренә кирәк. Төнлә булгач, сугыш-талашлар булырга мөмкин дип уйлыйлар. Ләкин моңа кадәр бездә бер тапкыр да ызгыш-сугышның булганы юк, Аллага шөкер. Безгә кадәр булган дискотекаларда парковкадагы машиналарны җимергәннәр. Бәя сәясәте югарырак булу да йогынты ясыйдыр. Бездә барысы да бай, матур дәрәҗәдә тәкъдим ителә. Дискотекада чит ил, рус, татар музыкасы уйнатыла. Ә татар бию көе – яшьләрнең наркотигы. 7 ел эчендә безнең дискотекада 50 парның танышып, кавышып, гаилә корып балалар үстерүен дә әйтергә кирәк.

– Әлеге эшләр белән үзеңнең иҗатыңа вакыт табыламы? Концертлар куясыңмы?

– Киләсе елның 1 мартында, ягъни язның беренче көнендә Мәскәүдә «Корстон»да тәүге концертым булачак. Хәйрия концертларында да катнашам. Яңа җырлар иҗат ителә. Күптән түгел генә интернетта Ришат Саматов исемле егетнең композициясенә тап булдым. Дөресен генә әйткәндә, татар кешесенең шундый дәрәҗәдә Deep Hous стилендәге көй иҗат итүенә ышанмадым. Өч ай узганнан соң, Ришат белән «Tatar Party»да очраклы рәвештә таныштык. Лилия Гыйбадуллина белән Ришат иҗат иткән көйгә матур сүзләр яздык. Җыр ике телдә иҗат ителде – «Бүген мине ярат», «Мы вне себя» дип атала. Киләчәктә бәлки бу җырга клип та төшерербез. Бүгенге көндә «Бер үбәсем килә» җыры уңышлы бара. Кая гына барсам да, сорап җырлаталар.

 


– Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасына лаек булдың. Нинди чарада тапшырылды ул?

– Бу минем өчен көтелмәгән, куанычлы бүләк булды. Мәгълүм булганча,«Сәләт» Яшьләр фонды Рөстәм Бикмуллин исемендәге яшьләр фестивале оештыра. Мин ел саен жюри әгъзасы була идем, ләкин быел Самарада булу сәбәпле, катнаша алмадым. Шулай да гала-концертка кайтып җиттем. Җәүдәт Сөләйманов белән Марат Бариев мине сәхнәгә чакырып, ТР Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасын тапшырдылар. Ул минем өчен тагын да тырышып эшләргә стимул булып тора. «Сәләт» белән 2002 елдан бирле бәйле мин. Ул язмышымны билгеләгән ел булды дисәм дә була, чөнки нәкъ шул елны җырлар яза башладым. Шул ук елны Бикмуллин фестивалендә катнашып 3 ел рәттән «Автор-башкаручы» номинациясендә беренче урынны яуладым. Аннан соң мине жюри әгъзасы буларак чакыра башладылар.

– Сине күзлектән күреп өйрәнгәч сәер, күзлексез бөтенләй башка кеше кебек. Операциянең файдасын күрдеңме?

– Хәзер инде күзлексез булуыма күнегә башладылар. Күзгә операция ясатуыма февральдә бер ел тула, Алла теләсә. Дустым киңәше белән операция ясаттым. Анализлар белән 30 мең сумга төште. Хәзер үзем дә кемнең мөмкинлеге бар, сәламәтлеге яхшы, бөтенесенә шунда барырга киңәш итәм. Ул операция дә түгел, коррекция. Бер күзгә 2 минут тирәсе вакыт китә. Иң кыены – коррекциядән соң бер төн чыгу. Ә инде иртән күзне ачкач, үзеңне яңадан тугандай хис итәсең.

– Башка күп кенә артистлар кебек чит илләргә ял итәргә йөрисеңме?

– Юллар ябылганчы Мисырга, Төркиягә барып кайткан идек. Таиландта, Туниста булганым бар. Ләкин үзебездә дә рәхәтләнеп ял итәргә була. Быел Уфадан 150 чакрым ераклыкта урнашкан Павловск паркына бардык. Анда искиткеч матур табигать. Татарстан да, Башкортстан да миңа бик якын, берсен дә аермыйм. 5 көнлек ялда ике кешегә 20 мең сум акча китте. Ә чит илгә барсак, 80 мең сумлап акча тотылыр иде.

 


– Илназ, сер түгел, сине һәрвакыт чибәр кыз белән күрәбез. Сөйгән ярың белән кайда таныштыгыз?

– Йөрәгем буш түгел, Аллага шөкер. Яшь тә бар бит инде. Ул – Чаллы кызы. Чаллыда узган татар КВНда таныштык, бергә фотога төштек. Аннан соң интернетта аралаша башладык. Үзебез дә сизмәстән мөнәсәбәтләребез мәхәббәткә әверелде. Хәзерге вакытта Казанда укый. Яшь аермабыз – 10 ел.

– Казан шәһәрендә фатир алдың, анда үзең теләгәнчә ремонт ясадың. Белүемчә, йорт та салып йөрисең әле?

– Биектау районының Чернышевка бистәсендә җәйге йорт күтәреп куйдым. Әллә ни зур түгел, бурадан, ике катлы. Җәй көне эчке ягын ясап бетерергә исәп. Иң мөһиме – сәламәтлек булсын. Янымда якыннарым, тугры дусларым, 31 ел буе үрнәк гаилә булып яшәүче әти-әнием бар, Аллага шөкер.

Интертат.ру

 

Бәйле