«Үзгәреш җиле» Мәскәүне яулый алырмы? [фото]

“Үзгәреш җиле» татар җыры фестиваленең гала-концерты 4 декабрьдә Мәскәү Кремль сараенда узачак.

Искә төшерик, проектның идея авторы — Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. Бу җыр фестивале проектына  2015 елның март аенда Россия һәм Татарстан халык артисты Венера Ганиева туган көнендә нигез салынган. Фестиваль халыкның яраткан җырларын заманча аранжировкада башкарган 24 яшь сәләтле артистны берләштерә.

4 һәм 5 ноябрьдә гала-концерт Муса Җәлил исемендәге татар академия дәүләт опера һәм балет театрында үткән иде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татар Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка күренекле затлар фестивальнең абруйлы тамашачысы булды.

Татарстан президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Эдуард Хәйруллин: «Республика җитәкчелеге гала-концерт тәмамлангач, “Үзгәреш җиле” фестиваленең, гомумән, уңай хисләр калдыруын билгеләп үтте. Проект иганәчеләр хисабына гамәлгә ашырылды, бюджеттан акча бүлеп бирелмәгән иде. Фестиваль татар интеллигенциясен җанландырып җибәрде, бу бик яхшы, бу безне татар эстрадасын үстерү турында уйланырга этәрде. Проектны камилләштерү буенча әле фикер алышасы бар. Проектның үсү мөмкинлекләре бар»,  диде.

Бәйле