Минем кебекләр турында, йомшак кына итеп, “карт кыз” дип әйтәләр. Яшьтәшләрем инде әллә кайчан башлы-күзле булып беттеләр. Минем ике сеңелем, энемнең дә гаиләләре бар. Ләкин мин аларның тормышына кызыкмыйм. Рания белән Фәния – игезәкләр, ирдән бәхетләре дә игезәкләр сыман булды. Икесенең дә кияүләре эчэргә яратучы кешеләр булып чыкты. Башкаларныкы, читкә йөреп булса да, акча тапса, болар хатыннарыныкын туздыралар. //Безнең авыл гыйбрәте//
Фәниянең Илнары, ана капиталы акчасын да кушып, машина алды. 3 айлап кына йөргән иде, правасын алдырды. Һаман шул шешә дуслары аркасында инде: тегендә алып бар, монда илтеп кайт, дип, өенә килгәч, бусы – тәкатьсез. Хәзер бер оешмада юк кына акчага каравылчы булып йөри. Башка җиргә дә барып эшләр иде, ялкаулыгы комачаулый.
Раинянең ире – институт бетергән кеше. Ләкин укуы буенча эш эзләргә уйламый да. Икесенең дә икешәр балалары бар. Сеңелләр базарда сатып, оешмада идән юып, гаилә алып бара. Энемнәрнең тормышларын да мактарлык түгел. Фидаил төс-бите белән генә түгел, холкы белән дә әтигә охшаган: ата ялкау. Әти ипи заводы ишегалдын саклады, шуннан пенсиягә чыкты. Хәзер олы яшьтә, атнага бер тапкыр җомга намазына барып кайта да, көне буе – диванда. Кулыннан телевизор пульты төшми. Әни бот төбеннән аягын сындырган иде, ул күбрәк ятып тора.
Сеңелләр килгәч, “ходуля” белән йөртәләр. Әни чирләгәннән бирле, өй эше бөтенләе белән – минем өстә. Тәгәрмәч эчендәге тиен кебек, көне буе чабам. Мин үзем дә – чирле кеше, өченче группа инвалид. Тынычлык яратам. Ә монда бөтен йорт селкенеп тора. Әтинең колагы каты булгач, телевизорны акырта, өстәге каттагыларның көне-төне яшь балалары үкерә.
Сеңелләр килсә, телләрендә – һаман акча җитмәү, ирләреннән зарлану. Әни белән без моны тыңлап туйдык инде. Шул да булдымы парлы тормыш! Шуңа күрә мин кияүгә чыкмыйм. Ә югыйсә, сорап килүчеләр күп булды. Мин 11 классны бетергәч, бухгалтерга укыдым, берничә ел эшләгәч, оешманы яптылар. Аннан кондитер цехында эшләп алдым. Үземә ошаган бер егет белән дә шунда танышкан идем, ул минем белән рәттән башка кыз белән дә йөргән. Егетем шуңа өйләнде.
Беркая чыкканым юк, концерт-театрга бармыйм, телевизор карамыйм. Мин – үз шәһәребездә генә түгел, бөтен республикада кыз булып картайган бердәнбер кешедер. Авызыннан тәмәке төшмәгән, аягыннан, тәненнән начар ис килеп торган ирләрне якын китерәмме соң? Мин аларны күрәалмыйм.