Радик Юльякшинның фанатлары яраткан җырчыларына булган мәхәббәтләрен ничек кенә аңлатмыйлар. Әнә, берсе татуировка да ясаткан! //Tatar-today//
Стәрлетамакта яшәүче Анжелика исемле кыз Элвин Грейның фотосурәтен аягына тату итеп төшерткән. Күп кеше бу гамәлгә гаҗәпләнгән. Җырчы үзе бу хәлгә: “Мин шок кичердем! Хөрмәтлим”, – дигән.
Мактаучылар гына түгел, җиргә салып таптаучылар да табылган. “Яшьлек хатасы бит бу, гомерлеккә калачак. Әле синең кияүгә чыгасың, балалар табасың бар, иреңә ни диярсең?” – дип шелтәләгәннәр кызны.
Татуировканы тәнгә төшерү процессынының видеосын да элә фанат кыз.
–
–