Март башында танылган җырчы Фирдүс Тямаев татар сәхнәсендә биш ел булуын Казанда биш меңләп тамашачыга биш көн концерт куеп үткәрә. Бу тамашада ул туганлык, ятимлек, гаилә мәсьәләләрен күтәрде. Азатлык хәбәрчесенә татарларга, туган теленә, мишәрләргә мөнәсәбәте турында сөйләде//Азатлык радиосы//.
Фирдүс Тямаевның 1-4 март Казанның Уникс залында узган концертларына халык зал тутырып килгән, буш урыннар юк. Моны безгә тамашачылар да әйтте, бер көнне үзебез дә барып күрдек.
«Концертыма минем кебек яшисе килеп яши торган, актив тамашачы килә», диде Фирдүс сәхнәдән. Халык та, җырчының сүзләрен раслагандай, тамашаның башыннан ахырына кадәр гел хәрәкәттә булды. Хатын-кызлар, бала-чага концерт буе сәхнә яныннан китми биеде. Ир-атлар да оялып тормады, күпләр җырчының «Үзләрен чын ир кеше дип санаучылар бассын әле» дигән сүзләрен ишетүгә урыннарыннан торып басты.
Сценарийны Фирдүс үзе язган. Концертта аны аерып торган дәртле, шаян җырлары да, салмак, уйланырга мәҗбүр итә торганнары да яңгырады.
«Туганнар» җыры белән Фирдүс халыкны бердәмлеккә чакырды. Аны башкарыр алдыннан тамашачыларга бер-берсен кочаклап чылбыр ясарга кушты. Уңайсызланучылар булса да, халыкның күпчелек өлеше Фирдүснең бу тәкъдименә каршы килмәде, янында утыручылар белән кулга-кул тотынышып, җырга кушылды.
Туганнар арасындагы мөнәсәбәтләр суынуын Фирдүс сәхнәдән әйтсә, без аннан милләт бердәмлеге хакында сорарга булдык.
«Артык сәясәткә керәсем килми», дисә дә, «Без, мишәрләр, бердәм халык. Бу Түбән Новгородта, Пенза, Мәскәү мишәрләре, Самар, Ульяновскида сизелә», дип сөйләде ул Азатлыкка сәхнә артында. Аның сүзләренчә, бу якларда татар-мишәрләренең гореф-гадәтләре, йолалары бүгенгәчә сакланып калган. Ә татарлар бердәм дип Фирдүс җавап бирергә ашыкмады, бу хактагы фикерләрен үзендә калдырды.
Концертын гадәттә сәламнәр белән башлап җибәрүче Фирдүс бу юлы да, беренче җырын башкаргач ук халыкка «Норлат якларыннан, мишәрстаннан сәлам» җиткерде. Башка җырчылар туган яклары турында сөйләсәләр дә, Фирдүс кебек чыгыш саен диярлек үз районнарын кычкырмыйлар. Моның сәбәбе нидә?
«Мин телемә һәм туган ягыма патриот кеше, шуңа күрә, җитешсезлекләре булса да, үземнең Норлат турында начар сүз әйттермим.Туган як бит инде ул, шунда туган, шунда үскәнмен», диде Тямаев.
Концертка балаларын, туганнарын ияртеп килгән җырчы Илназ Миңвәлиев Фирдүскә соклануын җиткерде. «Концерт саен Норлат дигән сүзне чыгару – зур эш. Үзенең районы, шәһәре турында горурланып кычкыра торган тагын берәр җырчы бармы?» диде ул. «Балык бистәсе»н мин дә кычкырыр идем, әйтеп бетерергә озак», дип шаяртты Илназ. Ул үзенә җитмәгән көч-дәрт, энергияне Фирдүс иҗатыннан, концертыннан ала икән.
«Эстрадага чыгарга башта акчасы булмаса да, әҗәткә җыя-җыя, халык өчен тырышам, халыкка чыгам, әти-әнине бәхетле итәм дип, авырлыкларны җиңеп сәхнәгә чыккан яңа буын башкаручылар арасында бердәнбер популяр җырчы ул Фирдүс», ди Илназ Миңвәлиев.
Фирдүсне татар теле, татар мәдәнияте язмышы да борчый икән.
«Русчалаштырып сөйләшәбез, инде хәзер чукынасы гына калды. Балалар да, яшьтәшләрем дә хәзер татарча җырлар тыңламыйлар. Залда 70-80 процент өлкән буын утыра, яшьләр юк. Әле ярый Радик Юльякшин килеп чыкты, хәзер аны тикшерәләр. Яшьләрне җыеп, аларга татарча җыр тыңлата алган икән, киресенчә, аны хупларга кирәк», ди Фирдүс. Милләтне дин һәм мәдәният тота, әгәр икесе бергә бара алмасалар, милләт бетәчәк дигән фикердә ул.