Апрель азагында кар яуса да, салкын булса да, вакытны кичектереп булмый. Май бәйрәмнәре якынлаша. Халык синоптиклары да көннәрнең җылынуын әйтә. Аларның фаразлары Аллаһ Тәгаләнең теләге белән туры килсә, Май бәйрәмнәрендә кемдер тирә-як каралтысын рәткә китерәчәк, бакчасында казыначак, табигатькә чыгып, шашлык пешерәчәк. Статистика мәгълүматларына караганда, Россиялеләрнең күпчелеге Май бәйрәмнәрен авылда, бакчада уздырырга күнеккән. Ә сез ниләр эшләргә планлаштырасыз? //Ватаным Татарстан//
Айвар САТТАРОВ, архитектор, Кол Шәриф мәчете авторы:
– Бүген салкын, әмма ялларда җылытыр дип өметләнәбез. Мин дә, хатыным да җир эшен яратабыз. Менә тәрәзә төбем төрле үсентеләр белән тулган. Хатын утыртты, мин – су сибүче. Дөрес сипмисең дип эләккәли үземә. Бакчабызда төрле яшелчә утыртабыз, җиләк-җимеш күп. Иртән бакчага чыгып китәбез, кайчак ашарга да онытып, шунда казынып йөрибез. Бәрәңге утыртмыйбыз, аны гомер буена эшкәртеп туйган! Бакчада үлән утыртам, газон чалгысы белән аны матурлау – яраткан шөгыльләремнең берсе. Хатын, чәчәкләрнең төрлесен утыртып, бакчаны оҗмахка әйләндерә. Шәһәргә кайтмыйча ятар идек, әмма әти өлкән яшьтә, аны ялгызын калдырырга куркабыз.
Булат БӘЙРӘМОВ, “Татар радиосы” ди-джее:
– Элегрәк авылга чаба идек, концертлар күп оештырыла, шунда катнаша идек. Быел артык активлык кирәкми дигән, фикергә килдек. Ике ел элек бакча алдык, көннәр җылытса, түтәлләр ясап, яшелчә утыртырбыз, дип уйлыйм. Кыяр, помидор утыртабыз. Үзебез үстергән кишер, чөгендерне ел дәвамында диярлек ашадык, яңа гына бетте. Май бәйрәмнәрендә ял итәргә ычкынасы иде, әмма кая барасыбызны сорамагыз да, әйтмим дә. Йөреп кайткач, шалтыратырсыз.
Зифа КАДЫЙРОВА, язучы:
– Май бәйрәмнәренә укучыларым белән очрашулар планлаштырылган. Туган ягыма кайтам. Башкортстанның Учалы шәһәрендә музей эшли, шунда якташлар, китап сөючеләр белән аралашу кичәсе оештырылачак. Букөннәрдә шуңа әзерләнәм, шул вакыйганы көтәм. Туган авылым Ахунда әнинең апалары, сеңелләре яши, туганнарым күп. Бер-беребезне сагындык. Ара ерак, еш кайтып булмый. Май ялларында балалар янымда булачак, алар бакчада эшләргә ярдәм итәр дип уйлыйм. Мин шәһәрдә инде күптән яшәмим, ирем белән бакча шунда яшәдек, аны җирләгәч тә шушында калдым. Балалар җыела торган нигез булсын дип телим.
Камияр БАЙТИМЕРОВ, Татарстан фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе:
– Ел да Май бәйрәмнәрендә Бөгелмәгә кайтам. Анда минем фермер хуҗалыгым бар. Кайттым исә, басуга чыгып китәм, сөрелгән җир исен яратам, андагы саф һаваны сулау – үзе бер ләззәт. Фермерлар белән очрашам, басулар буш ятмыймы, кемдә нинди проблема бар – шуларны белешәм. Кыр эшләрендә катнашам. Андагы хуҗалык белән кияү идарә итә. Узган елларда чөгендер, карабодай утырткан идек. Солы, арпа, бодай да чәчәбез. Быел да үзенчәлекле планнар, әмма алдан әйтмим. Татарда “алдан кычкырган күкенең башы авырта” дигән әйтем бар, шуңардан куркам.