Май аенда татарстанлылар өстәмә 3 көн ял итәчәкләр. //Tatar Today//
Шулай итеп, Яз һәм хезмәт бәйрәме – 1 май һәм 9 май Җиңү көне рәсми ял көннәре булып санала. Моннан кала, Россия Хөкүмәте карары буенча 7 гыйнвар ялы 8 май дүшәмбесенә күчерелә.
Димәк, Татарстан халкы 29, 30 апрель һәм 1, 6, 7, 8, 9 май көннәрендә ял итәчәк.