Изге Рамазан аенда һәр кеше ураза тота алмаса да, шушы айны изге уйлар, гамәлләр белән озатырга тырыша. Кемдер җай чыккан саен сәдака өләшә, ифтар ашлары уздыра. Әмма икенчеләр исә шушы олуг айда, киресенчә, гөнаһка бата. Мәсәлән, быел Рамазан башланганнан бирле Казанның Окольная урамында урнашкан «Рамазан» мәчетен өч (!) тапкыр басып чыгалар. //Интертат//
– Беренче очрак уразага керергә ике-өч көн кала булды, – ди мәчетнең имамы Солтан хәзрәт Мурадимов. – Бездә ремонт бара иде. Шуңа күрә туңдыргычны “кладовка” кебек җиргә чыгардык. Ул ит белән туп-тулы иде. Беренче һөҗүм туңдыргычка ясалган. Барысын да алмаганнар билгеле, аның өчен йөк машинасы кирәк. Шулай ук бу төндә пилмән һәм әзерләп куйган башка ризыклар да юкка чыкты.
Икенче төндә, 12ләр тирәсендә, угрылар төшемле урынга кабат килә. Монысында хәйрия тартмасын ачу нияте белән киләләр. Әмма теләкләрен тормышка ашырып бетерә алмыйлар, полиция хезмәткәрләре аяк чала.
– Угрыларның эзенә төшмәделәр әле. Аларның ничек керү-чыгулары, гамәлләре күзәтү камерасына яздырылган. Фотороботлар төзелде, аларның яше, киенү рәвешләре шул бер үк угрыларга тартым, – ди хәзрәт.
Мәчеттән шактый азык-төлек югалса да, “Рамазан” мәчете көн саен 150-160лар кешегә ифтар әзерли. Хәер, әлеге хәлләрне ишетеп, ярдәм кулы сузучылар да булган.
Җәмәгать белән күмәк авыз ачу мәҗлесенә хәйран кеше йөри, билгеле. Аларның һәрберсен энә күзеннән үткәрү, уй-ниятләрен ачыклау мөмкин түгел.
– Ифтарга кеше килә бит инде. Барысын да танып бетермибез, танышлар да бар, читләр дә. Безнең бер аерым бүлмә бар. Анда ятим балалар өчен шоколад, соклар әзерләп куйган идек. Шул бүлмәдә безнең хезмәткәрләрнең сумкалары да булган. Элек мондый хәлләргә юлыкмагач, ышанып калдырганнар. Баксаң, бу кичтә 2-3 мең тирәсе акча югалган. Бу хакта соңрак кына белдек. Эштән кайтканда кибеткә керсәләр, бер тиен акчалары калмаган, – ди Солтан хәзрәт.
Өч көн элек кенә исә бер угрының “кулыннан тоталар”. Ризык әзерләнгән бүлмәләргә керү мөмкинлеге булмаган, күрәсең, һичьюгы буш чыкмыйм дип, кием булса да эләктерергә ниятләгән ул.
– Ремонт эшләре бара дип әйттем бит. Идәннәр алыштыра идек, ул бүлмәгә дә идән җәелеп кенә беткән иде, шуңа күрә ул бикләнмәгән булган. Шәһәрнең икенче башыннан килгән бер яшь егет шул бүлмәгә кереп, шкафларны актарган. Бәхеткә, угрыны күреп калганнар. Ул бер хәзрәтнең хатынының киемнәрен, ятимнәргә дип әзерләнгән ризыкларны сумкасына тутырган. Болай басканнары юк иде. Безне генә түгел, башка мәчетләрне дә басканнар икән. Рамазанга кадәр үк ишетелгән иде инде мондый хәлләр.
Безнең мәчеттә байлык бар дип киләләрдер инде. Әмма хәлләр Хуҗа Насретдин мәзәгендәге кебек. Хуҗа йортына карак керә дә, берәр нәрсә урларга дип эзли-эзли хәлдән тая бит. Тик бер әйбер дә таба алмый. Шунда аны күзәтеп торган Хуҗа Насретдин телгә килә: “Берәр нәрсә тапсаң, дәшәрсең яме”, – ди. Бездә дә шундый хәлләр, әллә нәрсә юк.
Шулай да мохтаҗ кешеләргә акча беләнме, ризык беләнме – ничек тә булышырга тырышабыз. Мәчетне басучы кеше мохтаҗ булса да, бу гамәл аны бизәми. Бу бит инде кеше хакына керү, ятимнәр ризыгын алу дигән сүз. Без аны тотмасак та, кем урлаган икәнен белмәсәк тә, Аллаһы Тәгалә белә. Кешеләр үз тормышларын шулай бозмасалар иде. Мин аларга тәүфыйкъ-хидәят, туры юлга басуларын телим. Аллаһы Тәгалә аларга акыл-хикмәт бирсен. Хатасыз кеше юк, әле соң түгел, тәүбәгә килсеннәр, караклылык-гөнаһ юлына башка басмасалар хәерлерәк булыр иде, – диде хәзрәт.