23 июнь Татарстанның кайбер районнарында карлы-бозлы яңгыр яуды. Югары Ослан, Тәтеш, Апас районнарында боз машина, йорт тәрәзәләрен ваткан, җиләк-җимеш агачларын сындырган. Татарстанлылар әлеге гадәттән тыш һава торышын фото-видеога төшереп социаль челтәрләргә урнаштыра. //Азатлык радиосы//
Югары Ослан районында карлы-бозлы яңгырдан соң машина юллары кышкы юлга охшап калган, юлларда бозлавык хасил булган. Бу күренешләрне инстаграм битләрендә күрергә була. Шунда ук кулланучылар гаҗәпләнү белдерә, күргән, белгәннәрен яза. Югары Осланда кайберәүләрнең капка төпләреннән кар көрәүләрен күргәннәр.
https://www.instagram.com/p/BVrYUp_BjaI/?taken-by=vkazani_interesno%20%20%20
https://www.instagram.com/p/BVrjPpAF_0N/?taken-by=radik_fatkulin