60 ел бергә яшәүче Садриевлар: «Авырлыклар кичергәндә генә бер-береңнең кадерен аңлыйсың»

-- Чулпан

8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне. Бәйрәм уңаеннан, без 60 ел бергә гомер итүче Садриевлар гаиләсе белән очрашып, озак, тату яшәү серләрен сораштык. //Шәһри Казан// 

Эх, Мөкә-Мөкәрәмә
– Элек 10 квадрат метрлы бүлмәдә яшәдек. Ходай безгә картаймыш көнебездә 100 квадрат метрлысын насыйп итте, – дип каршы алды безне Мөкәрәмә апа.

Күрше фатирда гаиләсе белән оныклары Рамил яши. Ике кызы да якында гына торалар. Йортлары артында үзенә күрә кечкенә генә урман бар. Мөдәрис абый белән Мөкәрәмә апа еш кына, җитәкләшеп, саф һава суларга шунда чыгалар. «Озак еллар бергә, тигезлектә, балаларның, оныкларның, оныкчыкларның рәхәтен күреп, кадер- хөрмәттә яшәү – зур бәхет», – ди алар. 

Тормышлары җиңел булмый. Тигезлектә яшәүләренең серен дә Мөдәрис абый күп сынаулар узу, авырлыклар белән бәйли. «Юклык берләштерде безне, булсын дип тырыштык, эшләдек»,– ди ул. 

– Бүген яшьләрнең барысы да бар. Фатир, машина, кияргә кием, ашарга ризык… Тормышлары җитеш булгач, кайгырыр урын юк, күңелләренә башка яман уйлар килә, күрәсең, гаилә кыйммәте югала, хыянәт арага керә, аерылышулар күп. Авырлыкларны бергә кичергәндә генә бер-береңнең кадерен аңлыйсың, – дип сүзгә кушыла Мөкәрәмә апа.

«Балачагыбыз булмады безнең», – ди алар, беравыздан. Икесе дә – сугыш чоры балалары. Мөдәрис абый тумышы белән Әлкидән булса да, алты яшеннән Казанга күченгәннәр. Бүген «Идел-пресс» нәшрияты урнашкан урында 1950 елларга кадәр 387нче заводның хуҗалыгы булган. Мөдәрис абый әйтүенчә, анда хәрби заводлар, фронт өчен товар җитештергәннәр. Шәһәр уртасындагы «авылда» ат абзары, сыер, дуңгыз фермасы да булган, яшелчәләр дә үстергәннәр. Мөдәрис абый ат белән Кремльгә продуктлар ташыган. 13 яшеннән авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләгән малай, паспорт алуга, заводка урнашкан. 16нчы Казан моторлар төзү заводында 44 ел токарь булып эшләгән. 

Мөкәрәмә апа – Арча ягы кызы, Үгез-Елга авылыннан. Аңа яшь ярым чакта әтисе дөнья куя, әнисе сугыш вакытында гел окоп казуда була. Сугышта хәбәрсез югалган Нурмөхәммәт абыйсын бүген дә эзли әле Мөкәрәмә апа. 

– Бик авыр еллар кичердек. Күпләп бәрәңге утырта идек. Күрше авылдагы апам умарта тотты. Мине шул бәрәңге белән бал коткарып калгандыр инде. Сугыш елларында күргәннәремне туплап, бер китап та бастырасым килә, – ди ул. 

Мөкәрәмә апа 30 елдан артык хәзерге «Тасма» предприятиесендә хезмәт иткән. 
 

«Әтигә охшаган, матур иде» 
Яшьләрне таныштыручы, кавыштыручы да – завод. Эш урыннарыннан егетне – уңыш җыярга, кызны бәрәңге алырга Питрәч районының Колай авылына җибәрәләр. Эшкә оста, җитез Мөкәрәмәгә шунда ук күзе төшә егетнең. «Зифа гәүдәле сәламәт кызны бер күрүдән үк үз иттем», – ди Мөдәрис абый. Мөкәрәмә апа да яшьлек елларын хәтерендә яңарта. «Артымнан егетләр күп чапты, берсенә дә исем китмәде. Мөдәрис бик матур, әтигә охшаган иде», – дип елмая. Бераз очрашып йөргәч язылышалар. 

– Кияргә күлмәк тә юк, Мөдәриснең өстеннән хәрби хезмәттән киеп кайткан шинеле төшмәде. Мин, акча җыеп, коңгырт төстә күлмәк сатып алдым. Аны озак еллар кидем. Баксаң, ул мәктәп формасы булып чыкты. Без форма күргәнмени? Мәктәптә укыган чакта форма түгел, язарга дәфтәр, каләм дә юк иде бит, – дип искә ала Мөкәрәмә апа. 

10 квадрат метрлы кечкенә генә бүлмәгә килен булып төшә. Каенана, иренең энесе белән бергә яши башлыйлар.Уллары, ике кызлары дөньяга аваз сала. Соңрак бу бүлмәне сатып, төзелеш материаллары юнәтәләр, йорт салып чыгалар. Кызганыч, улларының гына гомере кыска була. 35 яшендә ул суга бата. Төзи башлаган ике катлы йорты да төгәлләнмичә кала. Торак төзелешен кызы белән кияүләре дәвам итә. 

– Агач йорт. Газ кермәгән, мичкә яга идек, суны урамнан ташыйбыз. Аннан, тузган торак дип, бу йортларны сүтә башладылар. Алмашка яңа фатир тәкъдим иттеләр. Ризалаштык. Хәзер менә иркен, бар уңайлыклары да булган фатирыбызда яшибез, – дип сөенәләр. 

Яшьлекләре авырлык белән узса да, ул чорларны сагынып искә алалар үзләре. «Иң мөһиме – бергә идек», – диләр. 

Татулыкның тагын бер сере – сабырлык
– Теш пастасын япмаган өчен дә үпкәләсәң, бергә яшәп булмый инде ул. Гаиләдә тугрылык та кирәк. Гомер буе яраткан кешем белән генә яшәргә хыялландым. Хыянәтне кичерә алмас идем.Сүзгә килгән чаклар, ачуланышкан вакытлар да була, гафу итә белергә кирәк. Балалар гаиләне ныгыта. Хәзер менә өч оныгыбыз, дүрт оныкчыгыбыз – юаныч, – ди Мөкәрәмә апа.

Садриевлар гаиләсенең үз традицияләре бар. Бер көн калдырмый ураза тотып, зурлап, Гает бәйрәмен каршылаганнар. Туган көннәргә барлык туган-тумача бергә җыела. Мөкәрәмә апаның туган ягы Арча районына кайтып йөриләр. Табигать кочагында булырга яраталар. Хәрәкәттә – бәрәкәт, дип яшиләр. Әле Мөдәрис абый 77 яшендә дә кызына йорт салырга ярдәм иткән, төзелеш материалларын әзерләп торган. Мөкәрәмә апа намазын калдырмый. Ике тапкыр хаҗда булган, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлаган. Суверенитет алган вакытта да, Ирек мәйданында митингларда катнашып, милләт өчен янып- көеп йөргән активистларның берсе булган ул. 

Бүген Мөдәрис абыйга – 85, Мөкәрәмә апага – 83 яшь. Күзләрендә яшьлектәге мәхәббәт чаткылары әле дә дөрли. Хәзер инде ул 60 ел сыналган, ныгыган, хөрмәт катыш сөюгә әйләнгән. 

– 70 ел яшәгәннән соң уздырыла торган таҗлы туебызга тагын 9 ел да 9 ай гына калып бара. Килерсез әле, алла боерса, – дип көлеп-шаяртып озатып калды безне Садриевлар. 

Насыйп булсын, еллар узган саен, сезгә карап сокланырга язсын!

 

Эльвира МОЗАФФАР

Бәйле