Без бу дөньяда кунак кына дияргә яратабыз. Шул сүзне туры мәгънәсендә аңлапмы, кайберәүләр чамадан тыш туарыла, дөньяны куып тотып, артына тибәргә тырыша. //Татарстан яшьләре//
Тулай торакта яшәгәндә күршебездә матур гына пар торды. Ир акыллы, тәртипле, машина белән ерак юлларга йөреп эшли иде. Хатыны бер оешмада хисапчы булып эшләде дә, балалары туганнан соң эшен ташлады. Үзе акчаны күп эшләгәч, ир хатынының өйдә утыруын хуплады. Барлык азык-төлекне өйгә үзе алып кайтты, хатыны кибеткә ипигә генә чыга иде. Мин дә бала белән декрет ялында утыргач, балалар белән урамга чыкканда яки кухняда (берничә бүлмәгә бер кухня) кайнашканда ул хатын белән сөйләшеп алгалый идек. Ул, кайвакыт ачылып китеп, эч серләрен дә чишкәли иде. Ире акчаны жәлләмәде, шуңа да күршем, кыйммәт дип тормады, ни теләсә, шуны алды.
Шулай тәмле ашап, матур киенеп, тыныч кына яшәп яткан күршеләремә берзаман чит ир килеп йөри башлады. Туганнары, дуслары дияр идең, безнең кавемнән түгел, бөтенләй чит милләт кешесе. Аннан, ул никтер һәрвакыт ир өйдә юк чакта, кич кенә килә, кайвакыт төн кунарга да кала. Күрше хатыны белән икәүләшеп каядыр чыгып та китәләр. Кыскасы, ире эшкә чыгып киткәч, ир ролендә шушы чит ил кешесе кала: төзәтәсе җирләрне төзәтә, кага-суга, дигәндәй.
Күршебезнең ире була торып, шушылай ачыктан-ачык типтереп йөрүенә без – күрше-тирә бик гаҗәпләндек, билгеле. Иремә ишеттерерләр дип тә курыкмый бит, аулакта чит ирны сыендырып, кая барса да аңа тагылып тик йөри. Тора-бара сөяркәсе иптәшләрен дә ияртеп килгәли башлады. Андый чакта күрше хатынның да дуслары килә һәм бергәләп күңел ачалар. Ә хуҗа эштән кайтыр көн җиткәч, кунаклар кинәт гаип булалар. Хатын, сырпаланырга яраткан песи кебек, ире янында бөтерелеп кенә йөри. Бөтерелмәс иде дә, акча кирәк. Дүрт елга якын шулай дәвам итте боларның тормышы. Аннан, сөяркә ир никтер килми башлады. Баксаң, ул Казанга вакытлыча гына эшкә килгән кеше булган икән. Эшләре беткәчме, башка сәбәп беләнме, үз иленә кайтып киткән. Шулай да монда калган мәхәббәтен онытмый, чылтыраткалап тора икән үзе.
Көннәрдән бер көнне күрше хатыны улын ияртеп, диңгез буена ял итәргә китеп барды. Рәхәтләнеп дөнья күреп, диңгездә коенып кайтсыннар дип, ир сөенә-сөенә озатып калды үзләрен. Чикләвекнең имәндә икәнен белсә икән дә бит… Ике атна ял итеп кайтканнан соң, күршем безгә кереп, сәяхәт маҗараларын сөйләп чыкты. Теге ир ике атна дәвамында үзләренең өйләрендә яшәткән икән боларны. Үз хатынына: “Бу кунаклар – Казандагы җитәкчебезнең хатыны белән баласы, аларны тиешенчә кунак ит!” – дигән.
Мескен хатын нишләсен инде, ире кушканча ике атна сый-хөрмәт күрсәтеп яшәгән боларга. Ул ашарга әзерләгәндә ире күршем белән бергәләп диңгездә коенып, Төркия буенча сәяхәт кылып, рәхәтләнеп ял иткән. “Кунак”ларның китәр вакытлары җиткәч, самолетка билет алып, күп итеп күчтәнәчләр, бүләкләр төяп, озатып калган.
Менә сиңа кунак. Төркиядә дә кунак, дөньяда да.