10нчы октябрь көнне Зәй районында коточкыч һәлакәт булды. 11нче модельле «Лада» автомобиле ике йөк машинасы арасына кысылып, бер йөк машинасының арбасына төягән тимер торбалары астында калды. Фаҗига кичке якта, сәгать бишенче яртылар тирәсендә булган. Социаль челтәрләрдә бу авариянең видеоязмасы да пәйда булды. Аннан күренгәнчә, ВАЗ-2111не, юл бирмәве аркасында, башта чөгендер төягән «КамАЗ» бәрдерә. Аннары йөк машинасы җиңел машинаны этеп барып, каршы як полосага чыга, ә ул яктан «МАЗ» йөк машинасы килгән була. ВАЗ-2111 тагын бер бәрелеш ала. Шулвакыт җиңел машина өстенә зур тимер торбалар коела… //Безнең гәҗит//
Бу куркыныч һәлакәт аркасында, «11»ле машинасының йөртүчесе – 80 яшьлек ир һәм аның пассажиры – 65 яшьлек ханым вафат була. «МАЗ»ның 21 яшьлек шоферы, «КамАЗ»ның 38 яшьлек йөртүчеләре исә реанимациягә эләгә.
«ӘТИ – БИК ХӨРМӘТЛЕ КЕШЕ ИДЕ…»
Мөхәмәдиевлар гаиләсе әле дә булган хәлләргә ышанып бетә алмый. Югыйсә, июль аенда гына Альберт абыйның 80 яшьлек юбилеен уздырганнар, ул үзенең өч улына, өч килене һәм алты оныгына кадерле кеше булып, тагын озак еллар яшәр кебек тоелган. Туган көнендә дә якыннары аңа нәкъ шундый теләкләрен теләгән. Ә өч айдан соң, сау-сәламәт ир-атның кара җир куенына кереп ятасын уйлаучы булмагандыр.
80 яшендә дә сау-сәламәт булган, дип, кабатлап әйтәм. Мәрхүмнең килене Лилия ханым Мөхәмәдиева: «Әтинең әле 32 теше дә исән иде», – дип сөйли.
– Әти үзенең сәламәтлеген һәрвакыт сакларга тырышты. Ул 3 яшендә полиомиелит (инфекцияле вирус авыруы, кече яшьтәге балаларга йога һәм нерв системасын какшата, бала параличланырга да мөмкин – А. З.) белән чирләгән булган, шунлыктан аның ике аягы да зәгыйфьләнеп калган. Әтинең беренче төркем инвалидлыгы бар иде. Таяк белән йөрде. Шуңа күрә ул эчү-тарту белән мавыкмады, бик чиста булды, һәр көнне иртән үк торып кырыныр, хушбуйларын сөртер, чиста күлмәкләрен алып кияр иде. 80 яшендә дә егетләр кебек иде, аңа ул яшьне бирерлек тә түгел. Үзен саклагангамы, «бу җирем авырта», «теге җирем кадый», дип зарланганы булмады…
Лилия ханым кайнатасының авылдагы бик хөрмәтле кеше булуы турында сөйли. Олысы да, кечесе дә аннан киңәш сорарга килгән, аның бик зур ярдәме белән Зәйдә мәчет салынган, үзе дә мәчеткә йөргән.
– Әтине бик ярата иде халык. Аны яратмаслык та түгел. Бу гаиләгә килен булып төшүемә егерме ел булды, бер мәртәбә дә «килен» дигән сүз ишетмәдем. «Кызым», – дип кенә йөртте ул мине. Ачык йөзле, шаян иде. Әнигә дә аның белән гомер итүе бик җиңел булгандыр, дип уйлыйм. Аларның яшь аермалары 15 ел. Ике чакрым ераклыктагы авылларда яшәгәннәр, әтигә 35 яшь тулгач, ул 20 яшьлек әнине урлап алып кайткан. Бик матур яшәделәр. Өч малай тәрбияләп, аларны кеше иткәннәр. Беркайчан да ызгышканнарын күргән-ишеткән булмады, бер-берсенә «сандугачым», дип кенә эндәшәләр иде…
Лилия ханым әйтүенчә, беренче төркем инвалидлыгы булуга да карамастан, Альберт абый машина йөртергә бик яраткан. Физик кимчелекләрен исәпкә алып көйләнгән машинасында әллә кайлардан исән-имин урап кайткан булган, югыйсә…
– Бөтен Русияне айкап чыккан иде. Самара шәһәрендә апасы яши, әле бер ай да юк, шунда барып кайтканнар иде. Минем улым армиядә хезмәт итеп кайтты. Аның янына да Саратовка барды. Әтинең юлда йөрергә яратканын белеп, уллары гел машинасының төзеклеген тикшереп кенә тордылар. Ә үзе ул бик сак һәм яхшы йөртә иде. Ләкин менә 10нчы октябрьдә нәрсә булгандыр – беребез дә аңламый. Ни өчен әти йөк машинасына юл бирмәгән, әллә аны күрми калганмы? Әллә соң кинәт кенә йөрәге чәнчеп куйганмы икән? Алай дисәң, әйтәм бит, аның беркайчан да «авырта» дип зарланганы булмады.
«ТОРБА АРАСЫННАН МАШИНАНЫҢ НОМЕРЫ ГЫНА КҮРЕНГӘН»
Лилия ханым әйтүенчә, алар гаиләсе өчен октябрь – югалтулар ае. Бу айда бик күп туганнары вафат булган аларның. Шуларның рухына дога кылыр, мәрхүмнәрне искә алып узар өчен 10нчы октябрь көнне Зәйдә Коръән ашы үткәрергә ниятләгәннәр.
Бик күп туганнары, әбиләр җыелган. Аш тәмамлангач, Альберт абый Иске Зәйдә яшәүче абыстайны – 65 яшьлек ханымны һәм Тынычлык бистәсендә яшәүче тагын бер апаны машинасында өйләренә илтеп кайтырга ниятләгән.
– Әни аңа шулкадәр әйтте: «Барып йөрмә, әйдә таксига акча гына бирәм, өйдә бул», – диде. «Юк, үзем илтәм, савап булыр!» – дип, әти барыбер чыгып китте. Тынычлык бистәсендә яшәүче апаны өендә калдырганнар да, Иске Зәйгә юл тотканнар. Ул апа сөйли хәзер: «Шундый күңелле итеп сөйләшеп барган идек, көлешә-көлешә кайттык юл буе», – ди. Тик аны калдырып бераз баргач та, һәлакәт булган. Әти белән бергә абыстай да үлде, ноябрь аенда зурлап 65 яшен үткәрергә тиеш иде. Әтинең машинасы төпчек улы исеменә рәсмиләштерелгән. Ул үзе Чаллыда яши. Авария булгач та, ЮХИДИ хезмәткәрләре машинаның дәүләт номеры аша төпчек малайга шалтыратканнар. Төпченеп аңлатып тормаганнар, машинагыз бәрелешкән генә дигәннәр. Аннан соң энебез безгә шалтыратты. Тотындык әтигә шалтыратырга. Телефонын алмый гына бит! Иремә әйтәм: «Бар әле карап кайт һәлакәт урынын, әти ник хәбәргә чыкмый икән?» – дим. Без бит аны җиңелчә генә бәрелешкәндер, дип уйлаган идек. Ирем фаҗига урынына баргач, ике йөк машинасын гына күргән, торбалар астында калган булгач, әтинең автомобилен табалмаган. ЮХИДИ хезмәткәрләреннән: «Кайда соң безнең машина?» – дип барып сораган да әле. Аны якынрак алып килеп күрсәткәннәр. Торбалар астыннан автомобильнең дәүләт номеры гына күренеп торган, карарлык әйбер бөтенләй калмаган, машина изелеп җиргә сеңгән, әтинең дә, абыстайның да карар җире калмаган иде, «фарш» булганнар, – дип сөйли Лилия Мөхәмәдиева.
Һәлакәт булганнан соң, мәрхүмнәрнең гәүдәләрен торбалар астыннан кичке тугызларда гына, ягъни дүрт сәгать вакыт узгач кына чыгара алганнар.
– Алдан сизенү дә, әти үләр, дигән куркыныч уй да булмады. Ул гел шулай яшәр, безнең белән булыр, елмаеп каршы алыр, әни белән көлешеп чәй эчәрләр, төсле иде. Аны күмәргә бик күп кеше җыелды, барыбыз да шок хәлендә. Аеруча әни. Ул әле дә булган хәлләргә ышанмый. Авыр вакытында әнигә терәк булырга тырышабыз, без аның янында, – ди мәрхүмнең килене. – Хәзер әтине төштә генә күрергә кала. Узган атнада гына Коръән ашын уздырган идек, менә бу атнада әтинең җидесен үткәрәчәкбез. Октябрь ае быел да безгә зур югалтуы белән килде…
Айгөл ЗАКИРОВА