«Кайнанамның безнең тормышка тыгылмый калган көне юк»

-- Чулпан

Интернетта кайчак кызык кына язмаларга тап буласың. Әнә, безнең Чаллы шәһәрендә яшәүче бер килен язмасында үзләренең гаилә хәлләрен болайрак тасвирлаган: //Татарстан яшьләре//

“Ирем белән инде өч ел яшибез. Шул дәвер чорында кайнанамның безнең тормышка тыгылмый калган көне юк. Иремә көненә унбишәр тапкыр чылтырата. Миңа да тынгылык юк, минем ниләр эшләвем белән кызыксына. Улының кайчан эшкә киткәнен, кайчан кайтканын, аның эштән кайтуына ашарга нәрсә әзерләвемне сорый. Урамда яңгырлы көн булса, иремнең чыланган аяк киемнәрен кибәргә куйганмынмы-юкмы икәнен тикшерә. Ял көннәрендә берәр җиргә барырга уйласак, кая, ни өчен барганыбызны, өйгә кайчан кайтасыбызны җентекләп сораша. Нәрсәнедер аныңча эшләмәсәк, минем сүзгә колак салмыйсыз дип, үпкәли башлый.

Миңа тагын бер гаеп такты әле менә. Имеш, миңа өйләнгәнче бергә яшәгән улыннан ул бер генә авыр сүз дә ишетмәгән, ә минем белән яши башлагач сөйләшүе йомшак түгел, шул сәбәпле гел утырып елый икән. Югыйсә, иремнең аңа бер генә тупас сүз дә әйткәне юк.

Безнең хәзер кызыбыз бар, икенче яше белән бара. Мин авырга узгач та канәгатьсезлек белдергән иде кайнана. Янәсе нигә әле сезгә бала, нигә түләүле УЗИга йөрисең, бушка карасыннар. Авырлы чагында организм кайчак көйсезләнеп тә ала бит инде, мондый мизгелләрдә иремә борчылмаска кушып, игътибар бирмәскә киңәш итә иде. Бик нык ачуым килсә дә, сабыр иттем, эндәшмәдем. Менә хәзер бала тәрбияләгәндә дә безгә еш килә, бертуктаусыз бала тәрбияләү буенча киңәшләргә күмә. Баланы ашатканда да, яныма утыра да, тегеләй ашат, болай ашат, күп ашаттың бугай, җитәр, су бир дип өйрәтә.

Безгә буш кул белән килми, бераз азык-төлек алгалый, кайчак акча да калдыра. Әмма яңадан сүз итә, имеш, ул эшләп алган акчаларын безгә тота, үзен кайгыртмый. Чит кешеләргә тотмый бит югыйсә акчасын, бердәнбер улы гаиләсенә тота. Әйтеп тә карыйм инде, безгә бернәрсә дә кирәкми, алып килмә дип, әмма ул барыбер дә үзенчә эшли дә, тагын зарланып утыра. Әле ирем очсыз бәягә генә миңа куртка алып кигезгән иде, аны да сүз итте. Алып килгән акчасын ул гадәттә иремә тоттыра, үзенә ботинка, куртка, теге-бу кием алып кияргә куша. Әйтерсең лә, мин киенергә мохтаҗ түгел.

Гомумән, кайнана мине чыгырымнан чыгарырга тырыша. Туганнарымны хурлаган чаклары да була. Әмма минем аның белән әрепләшәсем килми, сабыр итәм. Әллә малаен миннән аертып, үзе янына кайтуын тели микән дип тә уйлап куям. Сабырлыгым күпмегә җитәр тагын”.

Шушыларны бәян итә дә яшь килен, сездә дә шулаймы, миңа нишләргә дип, башкалардан киңәш сорый. Ирен яратуы күренеп тора, аның турында бер генә начар сүз дә әйтми ул. Кайнана гына үзе үстергән бердәнбер улының гаилә коруын, аның иң якын кешесенә әйләнгән хатыны булуын, нәсел дәвамчысы оныгы тууын аңлап бетерми, күрәсең. Сукырларча ана мәхәббәте дигәннәре шул буладыр инде.

 

Җәүдәт ХАРИСОВ. Чаллы

Бәйле