Төп нигезгә килен булып төшеп, өлкәннәр белән дә, үз гаиләсе белән дә ипле, акыллы итеп яши белгән киленнәр зур хөрмәткә лаек. //Татарстан яшьләре//
Мәгъмүрә белән Камил өч малай, бер кыз үстерделәр. Бер урамда яшибез, аларда еш булам. Уллары өйләнеп, үз тормышларын кордылар. Ике киленнәре – авыл кызлары. Төп йортта яшәүче Рифат исә Кукмара районы, Шепшеңәр авылы кызы, әнисе үлеп, ике яшендә ятим калган, үги әни белән үскән, училищеда укып, хисапчы белгечлеге алган Нәфисәгә өйләнде. Нәфисә беренче көннән каенанасын якын, үз итте. Үзе тыйнак, басынкы, аз сүзле, биләмне белми торган килен булды. Читкә, шәһәргә китү турында да уйламый. Хуҗалыктагы һәр эшне җиренә җиткереп, булсынга эшли. Ире Рифат белән бик сылу, тәртипле өч кыз үстерделәр, алар зурлар инде. “Ярый әле авылда әниләр янында калганмын, миңа балалар үстерергә дә җиңел булды, – ди Нәфисә. – Кая барсам да борчылмадым, кызларым гел караулы булды. Кайтуыбызга әни тәмле ризыкларын пешереп каршы алды, кайгырып яшәмәдем”. Каенанасы җор телле, әйтәсе сүзен дә уен-көлке белән генә җиткерә. Тормышта табак-савыт шалтырамый тормыйдыр, әмма ул тавыш урамга чыкмый. Килен белән каенана икесе бер сүздә яшиләр. Мәгъмүрә шулай ук киленнәре Чулпан, Халидә белән дә бик әйбәт мөнәсәбәттә. Искиткеч бәхетле каенана ул, Ходай аңа берсеннән-берсе акыллы, булдыклы, әни дип кенә торучы киленнәр насыйп итте. Гомумән, бу гаилә күпләргә үрнәк. Гел шулай бәхетле яшәсеннәр.
* * *
Әмма кайбер каенаналар Ходайдан бүләк булып төп нигезгә килгән киленнәрне тиешенчә кабул итә, аның белән тату-матур яши белмиләр шул. Бер мисал.
Наил абый белән Лилия апа бик яратышып өйләнешәләр. Каенана артык чая, усал булып чыга, киленен яратмый, аның һәр эшеннән гаеп таба. Аны улыннан ничек тә аерырга тырыша. Киленне бу йортта түзеп яши алмаслык хәлгә җиткерә. Яшь хатынга үзенең әти-әнисе янына әйләнеп кайтырга туры килә.
Наил абый акча эшләп кайту өчен читкә чыгып китә. Кайткан төшенә кызы туа. Һәм ул хатыны белән баласын тагын үзләренә алып кайта. Әмма Лилия апа биредә тагын озак тора алмый, каенанасының җәберләвенә түзә алмыйча, яңадан китеп бара. Кызы бераз үскәч, Мамадыштагы фабрикага эшкә урнаша. Эшеннән фатир бирәләр. Бүтән кияүгә чыкмый. Шулай итеп, кызы Ләйлә әтисез үсә, Чаллы педучилищесын тәмамлап, бакчада тәрбияче булып эшли, кияүгә чыга, балалар үстерә.
Наил абый икенче хатынга өйләнеп, ике бала үстерә. Беренче гаиләсендә туган кызы Ләйләгә алимент түләсә дә, алар бер мәртәбә дә очрашмыйлар. Шулай 57 ел гомер үтеп китә. Наил абыйга – 82, Лилия апага – 80 тула. Менә Наил абый бик нык авырып, урын өстенә егыла. Бәхилләшми китеп бара күрмим дип, беренче хатыны белән кызын чакырта. Лилия апа каршы килми, Чаллыдан кызын, ике оныгын алып кайта. Аларны бик җылы каршылыйлар. Яшь чакта аерылган, инде карт белән карчыкка әйләнгән элекке ир белән хатын үткәннәрен искә төшерәләр.
– Без аерылырлык пар түгел идек бит, – ди Лилия апа. – Әниең яратмады, шуның аркасында аерылдык. Алай дип әйтүемә ачуың килмәсен, нинди булса да синең әниең ул. Мин гел сине уйлап яшәдем. Хәтерлисеңме, Наил, син читкә эшкә киткәндә, олы юлга кадәр озата чыктым. Дүрт айлык авырым бар иде. “Наил, инде мин кайда торырмын?” – дидем. Ә син: “Әбиләрдә торып торырсың инде”, – дип китеп бардың.
– Барысы да исемдә, мин дә сине онытмадым, – ди урын өстендәге Наил абый, Лилия апага кулын сузып. – Булдыра алсаң, гафу ит, бәхил бул, мине начарлык белән искә алма…