Хәния Фәрхинең үлеменә иң тетрәнгән, иң авыр югалту кичергән кешеләр – ул җырчының кызлары. Башкортстанның Тәтешле районы Югары Тәтешле мәдәният йортында узган, Хәния Фәрхи исемендәге беренче төбәкара вокал фестиваленә җырчының ике кызы да кайткан иде. Алия Гәрәева белән Алсу Валик “Татар-информ”га әниләре вафатыннан соң беренче уртак интервью бирде.
– Алсу, төпчек кыз һәрвакыт иркәрәк була. Хәния апа сиңа карата нинди әни иде?
– Әни мине генә түгел, безне беркайчан да ачуланмады. Йомшак, бала җанлы әни булды ул. Соң кайтсак та, начар билге алсак та, ачуланмый, тиргәми иде. Проблемалар булса, ул һәрвакыт кирәкле сүзне әйтә, дөрес юлны күрсәтә белде. Безгә генә дә түгел, бөтен кеше белән шундый мөнәсәбәттә иде ул.
– Син кияүгә чыгып, Уфага киткәч, Хәния апа концерт саен: “Йөрәгемнең яртысы Уфага китте” дип кабатлый иде…
– Әнидән аерылып кияүгә, чит шәһәргә китү җиңелләрдән булмады, билгеле. Мин аның белән күрешүне зарыгып көтеп ала идем. Ул Уфага концерт белән килсә, минем өчен бәйрәм. Киткәндә саубуллаша алмыйча, елап бетә идек. Әти белән ирем Руслан әллә кайчан чыгып киткән була инде. Әнинең зур хыялы – безне Казанга күчерү иде. Бу хыял чынга ашты, әмма әни исән вакытта түгел. Алла боерса, августта Казанга, әниләр йортына күчәбез. Руслан Эчке эшләр министрлыгы системасында укыгач, моңа чаклы күченү мөмкин эш түгел иде. Менә, Алла боерса, ул диплом алгач, күченәчәкбез.
– Бу сорау урынлы да түгел инде. Шулай да Хәния апа ни дәрәҗәдә җитми бүген?
– Әни миңа гел җитми. “Эх, әни булса иде” дигән сүзне көн саен кабатлыйм. Декабрьдән бирле төшемә кергәне юк. Аңарчы һәр айның 26, 27 числоларында әниле төшләр күрә идем. Төштә генә булса да аралашырга теләсәм дә, ул дәшми, сөйләшми.
– Алсу, әниең белән соңгы тапкыр кайчан күрешкән идең?
– Озак күрешмәгән идек шул, июнь ахырыннан бирле. Көн саен сөйләшеп, язышып тордык. Ул вакытта чыгарылыш кичәләре иде бит, минем клиентларым күп иде. (Алсу – парикмахер һәм визажист – Т.И.) Әни – Тәтешледә, мин Уфада. Барлык эшне ташлап, әни янына кайтасы гына булган да бит! 27 июльдә ул Казанга китәргә җыенды. 1 август көнне аның Уфада теплоходта концерты планлаштырылган иде. “Әни, өч көн өчен Казанга барып торма, безгә генә кил” дип, әллә ничә тапкыр әйттем. “Юк, Казанга барам, сезгә 29ы кайтам” диде. “Бер көн рәхәтләнеп ял итәргә дә өлгерәбез әле” диде. Соңгы тапкыр мин аның белән көндезге берләр тирәсендә сөйләштем. Әни картыйның бакчасыннан чәчәк өзеп алган иде бит. Аны, соңгы истәлек итеп, әле дә киптереп саклыйбыз.
– Күңелең ни дә булса сизенмәдеме?
– Әни вафатына өч көн кала, мин әллә нишләдем. Үз-үземә урын таба алмадым. Тәтешлегә кайтасы килде, талпындым. Әлеге дә баягы, шул эш дип, клиентлар дип, кайтып китә алмадым.
– Алсу, газиз кешеңнең вафатын сиңа кем хәбәр итте?
– Фирүзә апа акырып елап шалтыратты. “Алсу, әниең начарланды, ашыгыч ярдәм белән алып киттек”, диде. Мин шундук Алия апага “ватсап”тан аудиоязма җибәрдем. Әнинең мондый приступлары элек тә булгалады. Шуңа күрә, система куярлар да, үтәр дип уйладык. Үләр дигән уй башка да кермәде. Үлү генә түгел, шулай тиз булыр дип башка да китермәдек. Әле авыруы катлауланса да, вертолет белән Уфага алып килергә өлгерербез дип уйладык. Алия апа белән сөйләшкәндә, әнине Казаннан кайтып алган шоферы шалтыратып: “Ул үлде бугай”, диде дә, трубканы куйды. Мин өйдә берүзем идем. Ни уйларга, ни эшләргә белмим. Аның “бугай” дигән сүзе миңа ничектер өмет бирде. Бу хәбәрне иремнең әтисенә шалтыратып әйттем дә, үзем Тәтешлегә барырга җыена башладым. Озак вакыт та үтмәде, каенатай шалтыратты. Бер сүз дәшми тора, тынлык. “Нәрсә булды? Дөресме, юкмы? дип кычкырып җибәрдем. Ул: “Әйе” диде. Мин шул вакытта, гүя, 17 каттан егылып төштем.
– Әтиегез ни хәлләрдә?
– Әтинең башы әни каберенә таш ясату, китап чыгару белән каткан. Әти хәзер күп вакытын авылда үткәрә.
– Алсу, Хәния ападагы кебек концерт күлмәкләре бер генә артистта да юктыр. Аларны нишләтергә җыенасыз?
– Әнинең өйдә артист бүлмәсе бар. Анда без бернигә дә тимәдек. Хәтта тарагы да шулай, үзе куеп киткәнчә тора. Шул бүлмәне музей итеп эшлисе килә. Концерт киемнәре бик күп! Ул дипломнар, мактау кәгазьләре! Әнинең бер генә концерт күлмәген дә кешегә бирмибез. Сату турында сүз дә булырга тиеш түгел. “Хәниянең күлмәкләрен сатып, шул акчага яшиләр” дигән гайбәт безгә дә килеп иреште. Минем моңа сүзем юк. Шул сүзләрне сөйләүчеләргә акыл бирсен Ходай! Интернет тулган бит гайбәт белән. Бу — кешенең наданлыгын күрсәтә. Мондый сүзләр сөйләр өчен бик бәхетсез булырга кирәк. Көнчелек тә бардыр. Шундый сүзләр сөйләгәч, кеше тантана итә, күңеленә рәхәт була, күрәсең.
Хәния Фәрхинең беренче кызы Алия Гәрәева фестивальнең жюри әгъзасы иде. Шулай ук ул әнисе репертуарыннан “Китәсең” җырын башкарды.
– “Алиядә – Хәния таланты. Ул аның юлын дәвам итәрме икән, аның җырлары белән сәхнәгә чыгармы?” дип кызыксына халык. Алия, үзең ни дисең?
– Юк инде. Мин аны әнигә дә әйтә идем, хәзер дә әйтәм. Әни дә мине сәхнәгә чыгарасы килде. Мин җырчы түгел. Сәхнәдә профессиональ җырчылар җырларга тиеш. Мин профессиональ түгел. Ни дә булса эшләсәң, аны яхшы итеп, җиренә җиткереп башкарырга кирәк. Мин әнидән дә яхшырак җырлый алмаячакмын. Шуңа күрә, сәхнә минем өчен түгел. Мин сәхнәгә чыгам да, бөтенләй югалып калам. Тавышка килгәндә, охшашлык бардыр инде. Миндә генә түгел, әнинең абыйсы — Нурислам абыйның кызы Миләүшәдә дә әни тавышының төсмерләре бар. Ул нәселдән килә. Әмма җырчы булу өчен тавыш кына кирәкми, син артист булырга тиешсең. Әни ул – чын сәхнә кешесе, чын актриса иде.
– Соңгы көнне аның янында булмаудан үкенеч хисләре юк түгелдер, Алия?
– Ул көнне ул минем янга шундый ашкынды. Мин бит яңа гына бала тапкан идем. Әни аны ике-өч кенә көн күреп калды. Әни гомер буе ир бала табарга хыялланды. Минем улым тугач, ул бәхетнең җиденче катында иде. Үләсе көнне дә безнең янга ашкынды ул. “Ватсап”та шул көнне әни белән язышкан “смс”ларым да тора. Мин аңа улымның фотосын җибәрдем, Ул: “Ой, җегет” дип язган. “Балаларны сагындым, туйда җырлыйбыз да, синең янга кайтабыз” дип сөйләштек соңгы тапкыр. “Әни, синең бит хәлең шәптән түгел, кан басымың уйный, юлга чыкма, Уфага, Алсу янына бар” дип сүктем. Алсуга шалтыратып та, әнине үгетләргә куштым. Алсу: “Ул мине тыңламый, Казанга кайтам” дип әйтә иде. Кабат шалтыратам әнигә. “Кызым, мин Казанны сагындым, борчылма” диде дә трубканы куйды. Бу аның миңа әйткән соңгы сүзләре булды.
– Алия, Хәния Фәрхи турында теләсә ни сөйләгән кешеләргә ни әйтер идең?
– Гайбәтче кешеләрне аңлыйм. Әнине яраткан кешеләр күп иде. Алар аның үлеменә кайгыра. Һәм алар әнинең үлем сәбәпләрен, гаеплеләрне эзли. Аларның күңелләре сыкрыйдыр дип, аңларга тырышам. Әмма “ватсап”та йөри торган язмадагы сүзләрнең яртысы да дөрес түгел. Әни шундый көчле кеше, ул гомерендә дә үз-үзенә кул салмас иде. Ул җырчы буларак кына түгел, әни, дәү әни буларак та бәхетле булды. Ничек алар Хәния Фәрхине үз-үзенә кул салырлык йомшак кеше дип уйлый ала? Әнинең тормышы майлаган кебек кенә барды дип әйтмим. Һәр гаиләдә проблемалар була. Аныкы да булды. Әмма ул миңа да, Алсуга да, башкаларга да зарланмады. Ул безгә килеп, беркайчан да дөньясыннан зарланып утырмады. Безнең белән, оныклары белән үткәргән һәр мизгелдән тәм тапты. Дөрес, күңелендә гел тынычлык булгандыр димим. Һәр хатын-кызның үз уйлары, проблемалары бар. Ул да бит гап-гади кеше. Бу гайбәтләрне уйлап чыгарыр өчен бик зур фантазиягә ия булырга кирәк! Мин акланырга җыенмыйм. Дөрес, әни белән соңгы язышуымны, үлү турындагы таныклыкны халыкка күрсәтә алам. Әмма әни моңа лаек түгел. Мин гайбәтчеләр каршында, үземне кечерәйтеп, акланырга җыенмыйм.
Автор: Чулпан ШАКИРОВА
Фото: Расыйх Фәсхетдинов, Интертат