29 май көнне Казан каналларының берсендә чыга торган хәвеф-хәтәр тапшыруында танылган журналист, “Безнең гәҗит” нәшире һәм баш мөхәррире Илфат Фәйзрахмановны күрсәттеләр. Сюжетта аның исерек хәлдә руль артында тоткарлануы хакында хәбәр ителә.
Тапшыруны алып баручы Авиотөзелеш районының Беленский урамында ЮХИДИ хезмәткәрләре исерек хәлдә ике ир-атны тоткарлады дип хәбәр итә. “Шаһитләр әйтүенчә, якында гына урнашкан барга аларның җәяү барасы килми, шуңа күрә машина белән китәләр. Экспертиза нәтиҗәләре, чыннан да, рульдәге ир-атның исерек булганың күрсәтә. Йөртүче үзенең эчкәнен инкарь итми, ул дусты белән чик сакчылары көнен бәйрәм итүләре хакында әйтә”, — дип сөйли журналист. Белинский урамындагы йорт ишегалдында төшерелгән кадрда йөртүчеләрнең йөзләре күрсәтелми, автомобильләре — “Датсун”.
Шушы сюжетның азагында Илфат Фәйзрахмановны күрсәтәләр. “Төшермәгез, мин үземне төшерергә рөхсәт итмим”, — ди ул. Журналист кызның: “Воровский урамыннан сез борылдыгызмы?”, — дигән соравына журналист җавап бирмичә, ишекне ябып куя.
Бары тик бик игътибарлы тамашачы гына Илфат Фәйзрахмановның исерек килеш рульгә утырган кешеләргә бернинди катнашы юклыгына игътибар итә ала, әмма моның өчен сюжетны берничә тапкыр карарга кирәк. Илфат Фәйзрахманов “Тойота” автомобиле рулендә, автомобильнең ишегалдында түгел, бөтенләй икенче урында торганы да күренә. Әмма тапшыруны телевизордан караган тамашачы берничә секунд эчендә моңа игътибар итеп өлгерә алмый.
“Үземне күргәч, егылып китә яздым”
Булган хәлләргә ачыклык кертү өчен “Татар-информ” журналисты Илфат Фәйзрахмановка шалтыратты. Воровский урамында юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан журналистның кадрларын Белинский урамындагы исерек йөртүчеләр турындагы сюжетка ни өчен кертеп куйганнарын ул әле дә аңлый алмый. Шулай ук бу вакыйгалардан соң әле дә тынычлана алмавын әйтте Илфат Фәйзрахманов.
— Үзегезне «исерек итеп» күрсәткәннәрен каян белдегез?
— Дусларым, танышларым шалтырата башлады: “Эфир” каналын карадыңмы? Рамазан аенда оялмыйча эчеп йөрисең мәллә? – диләр.
Аптырап калдым, иң элек нигә шулай әйтүләрен аңлап җиткермәдем. Сәгать унда “Перехват” тапшыруын кабатлап күрсәттеләр, үземне күргәч, егылып китә яздым. Анда исерекләр хакында сюжет бара, ахырдан мине күрсәтәләр. Нишләп алай булган, нәрсә карап монтажланганнар — билгесез. Махсус оештырганнармы, әллә хата булганмы -телекомпаниядән миңа аңлатма бирүче юк. Үзем бу хәлләр махсус оештырылган дип саныйм, чөнки болай монтажлау өчен аңгыра булырга кирәк. Газета укучы апалар бу хәлгә аптырап шалтырата башлады.
— Сезне видеога кайчан төшерделәр?
— 29 май көнне “Ярдәм” мәчетендә ифтарда булдым, аннан соң Ибраһимов урамында урнашкан мәчеткә тәрәвих намазына барышым иде. Кечкенә генә ДТП булды. Машина йөртүче белән бер-беребезгә дәгъва белдермәдек, уртак фикергә тиз килдек. Тән җәрәхәтләре алучы юк, бамперлар гына ватылды. ЮХИДИ хезмәткәрләре килгәч, барысын да аңлаттык, хәл иттек. Озак та узмады, камералар тотып “Перехват” тапшыруы хезмәткәрләре килеп төште. Рөхсәт сорап тормыйча, безне төшерергә тотындылар. “Төшермәгез, монда күрсәтерлек тема юк. Әллә нинди ДТПлар була, шуларны төшерегез. Күрсәтсәгез, сезне судка бирәм, зинһар өчен вакытыгызны әрәм итмәгез”, — дидем. Ишетергә дә теләмиләр. Яшь кыз иде, алар бит укып чыкканнан соң тиз арада “йолдызга” әйләнәләр.
Әлеге телеканалга бөтенләй ышанырга кирәкми, төрле монтажлар ярдәмендә әллә нәрсәләр эшләргә мөмкиннәр. Минем видеога төшертмәскә, интервью бирмәскә тулы хокукым бар. Безнең ДТП Ибраһимов белән Воровский чатында булды, ә исерекләрне ниндидер ишегалдында төшергәннәр.
— «Чик сакчылары көнен бәйрәм иткән» дигән сүзләр дә дөреслеккә туры килми алайса?
— Юк, әлбәттә. Армиядә булдым, ләкин мин — чик сакчысы түгел. Гомумән, андый бәйрәмнәрне бәйрәм итеп йөрмим. Аеруча, шушындый изге Рамазан аенда. 30 елдан артык ураза тотам. Динне бик хөрмәт итәм, үземне иманлы кешегә саныйм.
Әлегә кадәр миннән гафу сораучы, булган хәлләргә аңлатма бирүче булмады. Мин гомумән, телевизор карамыйм. Бигрәк тә шушындый фаҗигаләр турындагы тапшыруларны элек-электән карамадым, аны тапшыруга санамыйм да. Мин 40 елга якын журналистика өлкәсендә эшлим. Шул вакыт дәвамында бик күп журналистларны тәрбияләдем, үземнен мәктәбем бар дип әйтергә мөмкин. Бүгенге көндә минем кул астында эшләп, беренче чыныгу алган талантлы журналистлар бик күп. Алар мондый әйберне эшли алмас иде, чөнки журналист бары тик дөрес мәгълүмат кенә җиткерергә тиеш.
Телевидениедә 22 ел алып баручы булып эшләдем. Мин – юрист булмасам да, барлык законнарны да бик яхшы беләм. Бу кешеләр журналист булып эшләргә лаек түгел. Заманында Россия журналисты Сергей Доренко журналистика өлкәсенә “телекиллер” дигән төшенчә кертте. Кешеләргә нахакка гаеп тагып эшли башлады. Ул вакытта минем дә телевизион тапшыруларым бик популяр иде. Танышларым мине Доренко белән чагыштыралар, мин аларга үпкәли идем. Мин – киллер түгел, мин – журналист. Бу тапшыруда эшләүчеләр – киллерлар. “Канал җитәкчелеге ул кешеләргә карата чара күрергә, аларны куарга тиеш.
Илфат Фәйзрахмановтан гафу үтенүче булмаган
Илфат Фәйзрахманов канал җитәкчелегенә шалтыратып, хәлне ачыкларга теләгән. Тапшыруның редакторы бу хәлне “хата киткәндер” дип аңлаткан, “ачыкларбыз” дигән, ләкин гафу үтенмәгәннәр.
“Тапшыруны телефонга яздыртып алдым, хәзер үземнең юрист белән бу хәлгә ачыклык кертергә телибез. Бу минем өчен бик зур “удар” булды, мөгаен, эш судка барып җитәр. Репутациямне какшатты дип саныйм, шалтыратучыларга нахакка гаепләнүемне аңлата-аңлата алҗып беттем инде”, — диде ул.
Автор: Ләйлә ХӘКИМОВА
Фото: тапшырудан скриншот, Интертат