Авыл халкы өчен яңа газап уйлап таптылар

-- Лэйсирэ

Электрон ветеринар сертификатың булмаса, җитештергән сөтеңне дә, итеңне дә сата алмая­чак­сың. 1 июльдән Россиядә “Меркурий” системасы эшли башлаячак. Тик сатучылар да, җи­тештерүчеләр дә әлеге яңа­лыкка риза түгел. Җиң сызганып эшкә керешүчеләрнең дә сораулары күп.

Шул уңай­дан бу системаның башында торучы “Россельхознадзор” идарәсе җитәкчесе урынбасары Николай Власовны Казанга чакырып, кайбер мәсь­әләләргә ачыклык кертергә тырыштылар.

Яңача эшли, яши башларга бер айдан ким вакыт калып бара. 1 июльдән ит һәм сөт җитештерүчеләр, аларны сатучылар, “Меркурий” системасына кереп, бөтен мәгълүматларны электрон формада рәсмиләштерергә тиеш булачак.

– Электрон сертификат нәрсәгә кирәкме? – дип башлады сүзен Мәскәү кунагы журналистлар белән очрашу вакытында. – “Меркурий” сис­темасын чит илләрдә 2012-2013 елларда ук эш­ләтеп җибәрделәр. Төп максат – халыкны сыйфатлы азык-төлек белән тәэмин итү. Моннан тыш биредә бөтен нәрсәне ачыктан-ачык күреп булачак. Кайдан, күпме сөт кил­гән, аны кайларда саталар, кулланучыларга ничек барып җи­тә?! Кайберәүләр әле­ге системага кермәс өчен каршы чыга. Ни өченме? Чөн­ки системада бөтен нәр­сә үтәли күре­неп тора. Эш­чәнлек­ләрен тик­ше­рүче органнар гына түгел, контрагентлар, кулланучылар да белеп торачак. Бу хәл бик күпләргә ошап бетми. Безнең илдә әлегә ачык бизнес белән эшләү дигән нәрсә юк. Ризык базарга чыгарылса да, аны кем җитештергәнен ачыклап булмаска мөмкин.

Системаның ялган юл белән эш йөртүчеләрнең эзе­нә төшәргә ярдәм итәчә­генә ышандыралар. Илдә яшерен юл белән азык-төлек җитеш­терү елына 1,4 трлн сумга кадәр җитә икән. Табигый булмаган сөт, атланмай, сырлар… Система яхшылап эш­ләп киткән очракта, бөтен нәрсәне белеп булачак.

Электрон сертификат турындагы әлеге закон Рос­сиядә 2015 елда кабул ителә. Бу яңалыкны ишеткәннән соң республика ветеринария табиблары системаны үзләштерә башлый. “Ветеринар сертификатны баштарак ветеринарларның эше дип кенә уйладылар, аның җи­теш­терүчеләргә дә, сатучыларга да кагыласын аңлап бетер­мәделәр, – дип ачык­лык кер­тә республиканың баш ветеринар табибы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин. – Без аның илдә мәҗбүри кер­теләсен аңлап, беренчеләр­дән булып эшкә керештек”. Мәҗбүри серти­фика­цияләү 2017 елдан га­мәлгә кер­те­лергә тиеш булса да, аны бы­ел­ның 1 июленә кадәр кичек­терергә булалар. Тик бу кайбер җитештерү­челәргә җи­ңел сулап куярга этәргеч би­рә, система гамәл­гә кертел­мәс дигән фикер дә барлыкка килә. Мәскәү тү­рәсе сүз­ләреннән аңлашыл­ганча, Danone, PepsiCo, “Вимм-Билль-Данн” ком­па­ния­ләре яңа системага кер­мәс өчен үз дәгъваларын җит­керергә керешәләр. Тик каршы чыгучылар булса да, “Меркурий” 1 июльдән эшли башлаячак.

“Россельхознадзор” ида­рәсе җитәкчесе урынбасары көн саен 2,2 млн электрон документ рәсмиләш­тере­лү­ен әйтә. Ил күләмендә караганда бу саннарның бик аз булуын җиткерә. Мисалга, “Магнит” сәүдә челтәре электрон сертификатка инде тулысынча күчеп беткән, алар үзләре генә дә тәүлек дәва­мында 1 миллион тирәсе документ рәсмиләштерә. Ягъни “Меркурий”да барган документлаштыруның яртысы аларга туры килә.

Тик әлеге системада эш­ләп караучылар аның бик акрын тизлек белән эшлә­вен­нән зарланалар. Бу уңай­дан Власовның җавабы кы­с­ка – әлеге система техник яктан камил, андый тоткарлык­лар булуы мөмкин түгел. Сәбәбе – элемтәнең начар булуында яки башка техник сәбәп аркасында. Шунысы бар: беренче мәлдә “Мер­курий”да эшләмәүчеләрне җәзага тартмаячаклар, бары тик кисәтү генә ясалачак. Билгеле инде, кабаттан ка­гыйдә бозсалар, башларыннан сыйпамаска уйлап торалар. Штраф күләме шәхси хуҗалыкларга 3-5 мең сум булса, җаваплы затларга – 30-50 мең, әгәр дә берәр оешма икән, 300-500 мең сумга җитәчәк.

Министрлар Кабинеты каршында эшләп килүче дәү­­ләт ветеринария идарә­се җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов белдергәнчә, “Мер­курий” системасында эшли башлаганнан бирле республикада 11 миллионнан артык сертификат бирелгән, көн саен 50 мең документ рәсмиләштерелә. Татарстанда электрон сертификат бе­лән эшләргә тиешле оешма­ларның әзерлегенә килгән­дә, социаль туклану (мәк­тәп­ләр, балалар бакчалары) – 86, җәмәгать туклануы – 60, ваклап сату – 50, күмәртәләп сату урыннары – 88, эш­кәр­түче оешмалар (сөт заводлары, ит, балык цехлары) 86 процентка әзер. Тик менә фермер хуҗалыклары бу уңайдан бераз аптырашта, алар яңалыкка гомумән әзер түгел. Чөнки аз күләмдә товар җитештерүчеләр өчен әлеге эш өстәмә мәшәкать­ләр тудырачак. Моннан тыш көн саен чиләкләп сөт тапшыручы авыл кешесе дә тапшырган сөте турында әлеге система аша мәгълүмат бирергә тиеш.

– Авыл җирендә яшәүче бөтен кеше дә интернетка кереп, әлеге эшне башкара алмый, бу өлкән яшьтәгеләр өчен авырга туры киләчәк, – ди Алмаз Хисаметдинов. – Шуңа күрә дә мәгълүмат­ларны сөт җыючылар урнаштырыр дигән фикергә килдек.

Авыл халкыннан сөт җы­еп, шуны үзләре эшкәртеп тапшыручылар да әзер тү­гел булып чыкты. Фермерларны, эшкәртүчеләрне бор­­чыган мәсьәләне Балык Бистәсен­нән килгән Минзө­фәр Ис­мәгыйлев күтәрде. “Мин әлеге система белән эшләргә әзер түгел, – диде ул. – Әгәр дә моңа алынам икән, эшем аксаячак. Без сөтне иртә таңнан төрле сәүдә нокталарына таратабыз. Сөт – тиз әчи торган ризык. Биредә һәр минут кадерле. “Мер­курий”да документ рәсми­ләш­тереп утырабыз икән, беренче партия ризыкларны төш вакытында гына таратырга тиеш булабыз. Иртә таңнан мәгълүмат кертер өчен миңа тагын бер кешене эшкә алырга туры киләчәк”.

Тик Мәскәүдән килгән Николай Власов моның бернинди дә кыенлыгын күр­мәде. Туңдырма сатучылар да үз проблемаларын ярып салырга ашыкты. Әлеге сис­тема бушлай дип әйтсәләр дә, сервиска эләгү өчен дә алардан акча сораган булып чыктылар. Ахыр чиктә һәр­кем, телә­сә дә, теләмәсә дә, “Мерку­рий”га кушылып эш­ләргә тиешлеген яхшы аңла­ды.

Авыл ху­җа­лыгы министры Марат Әх­мә­тов бик күпләрнең күңе­лен авырттырган сорауны бирми булдыра алмады. “Сөт базары кайчан тиешенчә эшли башлаячак? Без, көз көне уңайланыр, дип өметлә­нә­без. Сөткә тиешле бәя кайчан булачак?” – диде ул Мәскәү­дән килгән җитәкчегә. Тик ул бу теманың үзенә кагылмавын әйтте. “Без берничә тапкыр авыл хуҗалыгында баланс сакланырга тиешлеген күтәреп чыктык, – диде Николай Власов. – Дәүләт кемгә күпме калырга тиешлеген тәртипкә салырга тиеш. 30 проценты сөт җитештерү­челәргә булса, 30ы – эшкәр­түчеләргә, 15е – дистрибьютерларга, 25 проценты ретейлерларга. Тәртипкә салынмый икән, сөт җитеш­те­рү­челәр гел оттырачак­лар”.

Хәер, фермерлар моның шулай икәнлеген үзләре дә белә. “Меркурий” системасында бөтен нәрсә ачык булгач, илдә табигый сөткә дә тиешле бәя булачагына бераз гына өмет иткән иде алар. Тик әлегә Мәскәү түрә­ләре сөт һәм ит җитештерү­челәргә кабат чыгымнар тотарга, өстәмә мәшәкатьләргә чумарга гына кушалар.

Лилия Нурмөхәммәтова, Ватаным Татарстан

Бәйле