Энгель Фәттахов министр булганда нәрсәгә ирешә алмавын аңлата [әңгәмә]

-- Лэйсирэ

Ул һәрвакыт журналистларның игътибар үзәгендә булды. Татарстанның мәгариф һәм фән министры булып эшләгәндә, Энгель Нәвап улы Фәттахов каләм әһелләренең сорауларын җавапсыз калдырмый иде. Узган ел ахырында исә ул кабат Актаныш районын җитәкли башлады. “ВТ” хәбәрчесе элеккеге министрның хәл-әхвәлләрен белешеп кайтты.

– Район хакимияте башлыгы, мәгариф министры булып эш­ләдегез. Туып үскән җирегез­гә кайтып, кабат районны җи­тәкли башладыгыз. Хөкүмәт җитәк­чесе, Президент булсам, шуны-шуны эшләр идем, дигән уй-хыялларыгыз булмадымы?

– Һәр кешенең үз биеклеге, түбәсе була. Ул аны белә, аңлый. Мәгариф министрлыгы минем өчен чик булгандыр. Мактанып әйтүем түгел: мин начар эшли торган кеше түгел. Тормыш кагыйдәм шундый: эшкә алынгансың икән, җиң сызганып эшләргә, эшләмә­сәң, эшлисең килмәсә, башкаларга юл бирергә кирәк. Кайсыдыр җи­тәкче эшли алмаганга күрә, аның кул астындагылар зыян күрергә, авырлык кичерергә тиеш түгел. Мин андый кешене урамга чыгарып җибәрү ягында түгел, аңа күңеленә туры килгән эш бирергә кирәк. Ул кеше дә эшеннән ка­нә­гатьләнү хисе алсын. Ир кешегә беренче чиратта кагыла бу. Ир-ат ул – эш аты! Әгәр ир кеше эшеннән канәгатьләнү алмый, тәм тапмый, нәтиҗәсен күрми икән, бу тормышта яшәп, эшләп торуның мәгънәсе бармы икән?! Мәгариф министры вазифасы да ошый, бик күп башлаган эшләрем, проектларым бар иде. Мин үзем авыл ху­җалыгы кешесе булсам да, мәга­риф, белем бирү – барыбер җәм­гыятьнең ки­ләчәген билгели торган юнәлеш. Һәр җәмгыятьнең юнәлешен, кая таба үсәчәген барыбер кеше капиталы билгели.

– Мәгариф министры булып эшләгәндә ни-нәрсә эшләргә өл­гердегез? Нәрсәгә кул җит­мәде?

– Биш ел министр булып эшлә­дем. Биш ел гомер күп түгел инде. Мәгариф министрлыгы – олы бер маховик, тәгәрмәч. Аны әй­лән­дереп җибәрү өчен, бу системаны эченнән белергә кирәк. Шуңа күрә күпмедер вакыт кирәк булды. Җитмәсә, әле мин бөтенләй башка бер тармактан, унбиш ел район җитәкчесе булып эшләгән­нән соң килдем. Әлбәттә, кайда гына эш­ләсәң дә, хезмәт нәтиҗәсенә ирешү өчен, идарә итү системасы, эзлек­лелек, командаң булырга тиеш. Идарә итү системасын булдырдык. Бик әйбәт команда, үз һөнә­ре­нең осталарын калдырдым мин. Һәр­бер эштә идарә итү системасы булмаса, уңай нәтиҗәгә ирешеп булмый. Безнең бик күп кенә проектлар башланып китте. Бигрәк тә сәләтле балалар белән эшләү сис­темасы булдырылды. Рәсәй күлә­мендәге олимпиадаларда алдынгы урын яулаучылар аеруча күп. Мин килгәндә елына 70 призлы урын булса, бу күрсәткеч ике мәртәбә артты. Президентыбыз, балаларга төпле, яхшы белем бирү өчен әйбәт база булдырылырга тиеш, дигән бурыч куйды. Матди-техник базабыз яхшы. Мәгариф сис­темасына, мәктәпләргә бик күп акча сарыф ителде. Район дәрә­җә­сендә белем бирү дүрт шартка – мәгариф бүлеге җитәкчесенә, директорлар корпусына, методик үзәккә һәм укы­тучыларның әзер­легенә бәйле. Белем бирүдәге шушы дүрт буын Мәгариф министр­лыгының күз уңында булды. Сер түгел: федераль университет бе­лән дә, Чаллы педагогика институты белән дә каршылыклар чыкты. Бу өлкәдә КФУ ректоры Илшат Рифкатович Гафуров белән бик күп проектларыбыз булды. Әйтик, районнар юлламасы бе­лән максатчан кабул итү оештырылды. Шул ук вакытта КФУның педагогика юнәлешен тәмамлаучы студентларга сертификат бирүне керт­­тек. Сертификат тотып мәк­тәпкә кил­гәннәргә грант бирү уңышлы табылды. Мәктәпкә бары тик үз һөнәрен яратканнар гына килергә тиеш, дигән принцип бу. Без “Татарстан укытучысы” дигән бренд булдырырга тырыштык. Мо­ның өчен, билгеле, биш ел гына аз. Әмма моны тормышка ашырыр­га кирәк. Чөнки укытучы баланың язмышын билгели.

– Нәрсәгә ирешеп булмады?

– Белеп-күреп торасыз: үзе­без­нең туган телне дәүләт теле буларак саклап калуны ахыргача хәл итеп бетереп булмый… Моның объектив, субъектив сәбәпләре дә бар. Бу уңайдан ниндидер канә­гать­ләнү хисе калды дип әйтә алмыйм. Мәскәү белән ике арада күп йөрергә туры килде. Мондый вәз­гыятьтә ул вазифада калуым да дөрес булмас иде. Әгәр шул вакытта кәнәфидә калсам, кулымны күтәреп, сез нәрсә әйтсәгез, шуны үтим дию – үзем корганны үзем сүткән кебек була бит. Ичмасам, болай күңелем чиста. Мондый шартларда элекке кебек батырып, ихлас эшли алмас идем.

– Россия Мәгариф министрлыгын икегә бүлеп, Мәгъ­ри­фәт министрлыгы һәм Югары белем бирү министрлыгы яса­ды­лар. Сез бит башка юнә­леш­тәрәк эшләдегез, урта махсус белем бирү системасын Мәга­риф министрлыгына кайтардыгыз.

– Минемчә, министрлыкны бүлү үк дөрес адым булмады. Барыбер мәктәп системасын югары белем бирү системасыннан аерым карап булмый. Балалар бакчалары нәниләрне мәктәпкә әзер­­ләргә тиеш. Әйтик, мин кил­гәндә урта махсус белем бирү системасы аерым, анда йөз уннан артык уку йорты бар иде. Мин килгәнче һөнәри училищелар, техникумнар Хезмәт, социаль як­лау министрлыгына карый иде. Максатлары – барыбер белем бирү бит. Шуңа күрә алар Мәга­риф министрлыгына карарга тиеш. Бу – минем инануым. Шуны дәлилләп, Президентыбызга мө­рә­­җәгать иттем. Президент хуплады. Шулай итеп, 95 уку йорты – һөнәри училищелар, техникумнар, көл­лиятләр Мәгариф министрлыгына бирелде. Сәламәтлек саклау һәм Элемтә минис­тр­лык­ларының гына үз уку йортлары калды. Эшче про­фессияләр буенча көч сынашу хәрәкәтенә кушылырга булдык. Әле бу хәрәкәт Рос­сиядә башланып кына килә иде. Ул чагында беренче чемпионат Самара шә­һәрендә, Президентыбыз хуплавы белән икенчесе Казанда булды. Ул уңыш­лы гына барып чыкты. Шуннан соң Президент ярдәме белән ресурс үзәк­ләре турында проект-про­грам­ма тормышка ашырылды. Тора-бара бу җәһәттә без Рәсәй күләмендә лидерга әйләндек, үзе­бездә шу­ның дөнья чемпионатын үт­кәрү хокукын яулап алу буенча хә­рәкәткә кушылып киттек. Бу чемпионат 2019 елны үзебезнең Казанда үтәчәк. Бу спорт кына тү­гел. Кешегә тормыш итәрлек һөнәр бирү, илебез икътисадына югары сыйфатлы эшче кадр­лар әзерләү. Урта махсус белем бирү системасын аякка бастыру бу. Шушы рә­вешле һөнәри белем бирү дәрә­җәсе бик күпкә күтә­релде. Монда Мәгариф министр­лыгы­ның роле зур булды. Балалар бакчалары – төп мәктәп – махсус урта белем бирү – югары белем бирү бер­дәм система булырга тиеш. Дә­вам­чан­лык булмаса, уңышка ничек ире­шәсең?!

– Соңгы вакытта нинди әдә­би китап укыдыгыз?

– Дөресен әйтәм: әдәби китап укырга хирыслыгым булмады. Хәзер, гомумән, башка төрле китап укырга да вакыт калмый. Ә менә вакытлы матбугат белән даими кызыксынып, танышып торам. Вакытлы матбугат белән танышып бармый икән, җитәкче түгел инде ул. Даими укып барганым – “Актаныш таң­на­ры” да “Ватаным Татарстан”. Сезнең газетаны укып бармый мөм­кин түгел. Чөнки ул – татар те­лендә чыга торган бердәнбер рәсми газетабыз. Интернет челтә­рендәге республикабызга ка­гы­лыш­лы барча яңалык, вакыйга бе­лән танышып барырга тырышам. Министр булып эшләгән­дә дә, хәзер дә күзәтү ясап бирәләр дә, бөтенесенә кереп, танышып чыгам.

– Дусларыгыз, дошманнарыгыз күпме?

– Дусларым күп дип әйтә алмыйм. Чөнки әнкәй мине кечке­нә­дән, улым, дус юк ул, беркемгә дә тәмам ышанып бетмә, иң якын дус­тым дип йөргән кеше дә сине сатарга мөмкин, дип тәрбияләде. Чын­нан да, шулай икән. Тормыш бу сүзләрнең дөреслеген раслады. Шуңа күрә мин, аһ, дусларым, дип егылып китмим. Миңа каршы булганнар да аз түгел. Мин гомер буе гаделлек өчен көрәштем. Кешенеке кирәк түгел миңа, әмма үзебез­некен бирмәдек. Әнкәй, Ходай таш­ламасын, Ходай сакласын, дип әйт, дип өйрәтә иде. Бәлкем ән­кәйнең шул догалары ярдәм ит­кәндер. Иң куркынычы – үз фикере булмаган кеше. Барчасына да яраган ке­шедән дә хәвефлерәк бәндә юк.

Соңгы вакытта җәмгыятебездә кешелеклелек шактый кими төште. Кешеләрне үстерәсең, юнәлеш бирәсең… Шул ук вакытта бүген исәнләшмәүчеләр дә бар. Минем өчен бик сәер, кыргый хәл тоела бу. Сүзеңдә тору дигән нәрсә бетеп бара.

– Халкыбызда хатыннар хакында, дустым да шул, дошманым да шул, дигәнрәк рухтагы мәкаль бар. Хатыныңа барысын да сөйләп бетермә, җай­сыз­рак хәлдә калып, бик нык ачуы чыкса, яшерен гамәл­ләреңне дә дөньяга фаш итәр, дип искәртү инде бу. Киле­шәсезме?

– Сәрия белән без икебез – бер кеше. Бер-беребезне аңлап, бер-беребезгә терәк булып яшибез. Хатыным дус кына түгел, фикердәш, иптәш, хәләл ярым. Утыз биш ел бергә торабыз. Яшәсәң, бер-бе­реңә ышанып, кешечә яшәргә кирәк: минем принцип бу. Берең – болай, икенчең тегеләй сукалый икән, аерылышуың хәерлерәк. Без беркайчан да тарткалашып яшә­мәдек. Мин гомер буе аны рән­җетүдән, хәтерен калдырудан куркып яшәдем. Тормыш иптәшең үпкәләп йөри икән, ул көнне кәе­фең кырыла, эшеңдә ямь калмый.

– Хатынга бүләк алганда озак сайлыйсызмы? Әллә, менә акчасы, үзең барып сайлап ал, дип кенә әйтәсезме?

– Дөресен әйтергә кирәк: соңгы вакытларда әнә шул икенче вариант инде. Барыбер хатын-кызның күңеле икенчерәк, без аны белеп бетерә алмыйбыз. Шуңа күрә Сә­риягә, үзеңә кирәкне барып ал, дип акча бирәм. Кабул ит­кәндә рә­хәтрәк, кызыграк булсын өчен, сюр­приз да ясаштырам. Елына бер-ике мәртәбә була бу. Туган көне, 8 Март, аның һөнәри бәйрәм көне бар. Хәзер бәйрәмнәр күбәй­де бит. Әниләр көне, Гашыйклар көне дә бар бит әле… Сәбәп­ләре җитәрлек.

– Хатыныгызга чәчәкне еш бүләк итәсезме?

– Минем иң яраткан шөгылем – хатын-кызга чәчәк бүләк итү! Ми­немчә, барча бүләкләргә караганда да хатын-кыз өчен иң кадерлесе – матур гөлләмә! Мин моннан канә­гатьләнү хисе алам. Шуңа күрә мөмкинлек булган саен чәчәк бүләк итәргә тырышам. Туган көн, 8 Март… Чәчәкнең төрлесе була: ип­тәшемә бер төслесе! Апаларым, әнкәй бар. Әнкәйгә дә мин бәйрәм саен чәчәк алып кайтам.

– Дөнья булгач, аталар һәм балалар проблемасы дигән нәр­сә дә бар. Аны ничегрәк чи­шәсез?

– Җитди мәсьәлә бу. Бигрәк тә җитәкче кешеләр өчен. Үзләрен җитәкче баласы итеп, масаеп тотмагайлары, мактанып йөрмәгәй­ләре дип, мин бик курыккан идем. Шуңа күрә өч баламны да чыбыркылап та тордым, кәнфит тә бирдем. Өчесе дә тәүфыйклы булды дип, инде хәзер курыкмыйча әйтә алам.

– Ялгышмасам, Англиядәге кызыгыз – медицина фәннәре докторы. Ул анда ни белән шө­гыльләнә?

– Башта Гөлнар Англиягә магистрлык программасы буенча киткән иде. Анда магистратураны бетерде. Аннан соң фәнни җитәк­чесе аңа, әйдә, бездә докторлык диссертациясен дә якла инде, дип тәкъдим итте. Шуннан соң ул, анда калып, докторлык диссертациясен яклады. Хәзерге вакытта өч баласы бар. Бүген ул медицина университетында фәнни эшен алып бара. Үз эшеннән бик канәгать.

– Хәләл җефете татармы, инглизме?

– Гарәп. Бу очраклы түгел. Кызым дин тота, биш вакыт намаз укый. Ул яшь вакытыннан дингә тартылды. Әле әнкәй дә биш вакыт намаз укымый иде. Кызымнан кү­реп, дингә кереп китте. Ан­глия­дәге оныкларым Мәрьям, Хөсәен, Зөһрә исемле. Чит илдә яшәсәләр дә, татарча сөйләшәләр.

– Тауга менүгә караганда, төшү кыенрак дип әйтәләр. Министр вазифасыннан китүне бик авыр кичермәдегезме?

– Якташым Ләйлә Дәүләтова ничек дип яза әле: ”Шатлык килде диеп бик шатланма, башың әй­лән­мәсен бәхеттән; биек менгән чакта онытма син: төшәсеңне бер көн тә­хет­тән!..” Иң курыкканым: эшли ал­мый китте, дип әйтүләре иде. Кемдер булдыра алмаганнан китә. Үзем Актанышка кире кайтаруны сорадым. Хәл итте: Президентыбыз Рөс­тәм Нургали улына бик зур рәх­мәт! Бүген туган җиремдә куйган хез­мәтемнән тәм табып эшлим. Казанда эшләп, бик зур тәҗрибә алдым. Күңелем чиста, иң мөһиме – шул.

– Кайбер җитәкчеләр як­шәмбе көнне дә җыелыш җыя, кул астындагыларны тынгысызлап тора. Атнага бер көн бул­са да ял кирәктер бит?

– Элек район башлыгы булып эшләгәндә, якшәмбе дә ял бирми идем. Хәзер дөрес эшләмәгәнмен икән дип уйлыйм. Якшәмбе җый­маска тырышам. Барыбер аннан гына тормыш үзгәрми, начарланмый.

Рәшит Минхаҗ, Ватаным Татарстан

Бәйле