Иң популяр уеннар рәтенә кергән футбол бөтен дөньяны шаулатты. Халык бу көннәрдә футбол белән “сулый”. Уенны күзәтү кызык булган кебек, аның тарихы да үзгә икән.
Һәрвакыттагыча, Кытайдан башлыйк. “Тупка аяк белән тибү” (Тсу Чу) уены турында мәгълүмат Кытайда безнең эрага кадәр 3 гасыр элек язылган документларда очрый. Императорның туган көнен бәйрәм иткәндә уйналган. Ә капка урынына җирдән өстә урнашкан туптан зуррак “тишек” булган.
Япониядә туплы уен “кемари” дип аталган. Хәзерге кебек уенчылар тупны җирдән тәгәрәтмәгәннәр, бер-берсенә һавага чөеп тапшырганнар. Кемарины бары байлар гына уйнаган. Ә бүген исә киресенчә: кем уйный — шул бай…
Мисырда туплы уеннар бөтенләй аксаган икән. Бары тик чәчү вакытында, уңыш мул булсын дип, басу өстеннән туп тәгәрәткәннәр. Барыннан да бигрәк Бөекбритания футболы тормыш өчен бик куркыныч саналган. Бер авыл икенче авылга “гол” кертергә тырышкан. Шуңа да аны “төркем белән футбол уйнау” дип атаганнар. Бу уенда, үтерүдән башка, бар нәрсә дә рөхсәт ителгән.
Рәсәйгә футбол 1880 елларны килеп керә. Шул вакытта безнең илдә эшләгән инглиз диңгезчеләре сәбәпче була моңа. Шул рәвешле, бу уен рәсәйлеләрдә дә кызыксыну уята.
Әфганистан, Кампучия һәм Гренландия кебек илләрдә футбол уены бөтенләй тыелган. Рәсми рәвештә. Моның сәбәпләре итеп футбол мәйданының чиркәүгә якынлыгын, террорлык көчле булуны, илнең ФИФА әгъзасы түгеллекне һ.б. күрсәтәләр. Кайсыбер мөселман илләрендә шулай ук футбол уйнамыйлар.
Болардан аермалы буларак, Иранда футбол бары хатын-кызлар өчен генә “табу” уен төре. Ләкин алар бирешми. Ир-атлар кебек киенеп, сакал-мыеклар беркетеп, күп тапкырлар инде хатын-кыз җанатарлар мәйданга килгән. 1979 елда ислам революциясеннән соң, хатын-кыз затларга уен мәйданнарына йөрү тыела. Сәбәбе гади: чит ир-атлар янында йөрергә ярамый, агрессив уен холыкка начар тәэсир итә, мәйданда уен вакытында күп сүгенәләр.
Футбол төрле илләрдә үзгә булып барлыкка килсә дә, һәр халык аны үзенчә кабул итсә дә, бүгенге көндә бар дөньяны берләштерергә сәләтле уен дәрәҗәсенә үсеп җитте.
Интернеттагы мәгълүматларга нигезләнеп, Ләйлә Исламова әзерләде, Идел
21