Дәниф Шәрәфетдиновның көчле тавышы барыбызга да таныш. Күпләргә ул Хәния Фәрхи белән башкарган дуэтлар аша якын. Аның яңгырап торган тавышын беркемнеке белән дә бутап булмый. Әйе, ул шундый үзенчәлекле… Язмышы да башкаларныкына охшаш түгел… //Шәһри Казан гәҗите//
Тулы исеме: Дәниф Данил улы Шәрәфетдинов.
Туган көне: 19 апрель 1975 ел.
Туган җире: Актаныш районы, Киров авылы.
Гаилә хәле: өйләнгән, хатыны – Зәринә, балалары – Динар, Диана.
Яраткан ризыгы: барлык хәләл ашлар.
Тормыш девизы: «Булганына шөкер итеп!»– Дәниф, тамашачы сезне берникадәр югалтып торды. Сәламәтлегегез турында да начар хәбәрләр ишетелде. Сәхнәдән китүнең сәбәпләре дә шул булдымы?
– Әйе, үз вакытында «Бәйрәм» төркемендә Хәния Фәрхи белән җырлап, халык алдында танылу яуладым. Берничә ел сәхнәдә булганнан соң югалдым. Дөресен генә әйткәндә, хезмәт хакы җитеп бетми иде. Ул акчага гаиләне ашату, ниндидер материаль теләкләрне үтәү, югары уку йортында белем алу барып чыкмый иде, шуңа күрә Себер якларына эшкә киттем. Нижневартовск шәһәрендә ярты ел эшләгәннән соң, Татарстанга кабат әйләнеп кайттым. Себер салкыннарына чыдый алмадым. Кызганычка, безнең организм андый шартларга ияләнмәгән. Кайткач, бер табибтан икенчесенә йөгердем. Диагнозны озак куя алмадылар. «Бәйрәм» ансамблендә эшли башлаганчы, юл һәлакәтенә очраган идем. Берничә елдан соң гына умыртка сөягемдә өч җәрәхәт таптылар. Шул һәлакәт сәламәтлегемә зур йогынты ясаган булган, тик аны вакытында сизмәгәнмен.
– «Урын өстендә генә ята, йөри алмый», – дип, халыкның сөйләвендә хаклык булган, димәк.
– Әйе, өйдән өч ел бөтенләй дә чыга алмадым. Хастаханәдә ятып чыкканнан соң әйбәтләнгән кебек идем. Тикшеренүләр үттем, аны-моны тапмадылар. Белмим, дөрес дәваламау нәтиҗәсе булдымы, әллә инде авариягә кадәр дә булганмы… «Бехтерев авыруы» дигән куркыныч диагноз куйдылар. Хәзер аена бер тапкыр кыйммәтле укол ясатып торам. Җил-бураннар булганда, атмосфера басымы тотрыклы булмаса, авырракка туры килә, ике ампула да эшләтәм. Аягымда йөреп торгач, зарланмыйм. Нинди авыртулар кичергәнемне берүзем генә беләм. Әмма бернигә карамастан, якыннарымның күңеле булсын, аларга авыр булмасын дип, һәрвакыт яшәргә тырыштым. Янымда терәк-таяныч булган әти-әнием, хатыным, балаларым тормышка кабат кайтарды.
Инде бар да җайлашып, әйбәтләнеп кенә килгән кебек идем, күзләр сукырая башлады. Күз алдым томаланып, күрү сәләтем югалып бара. Август аенда операция ясатырга иде. Шул операциягә зур өметләр баглап торам.
Бүгенге көндә авылларда концертлар куябыз. Заллар шыгрым тула дип әйтә алмыйм, 30 кешегә генә дә концерт куйган чаклар була. Шуннан бераз акча керә, аранжировкалар ясыйм, берникадәр пенсиям дә бар. Даруга җиткерәм дип әйтәсем килә. «Дәваланырга акча бирегез әле», – дип ярдәм сорамыйм. Гомумән, ярдәм сорап йөри торган кеше түгел мин. Ир-атка бу килешми дә.
Чаллы артистларына рәхмәтлемен. Сул ягым параличланып, хәлем бөтенләй начарлангач, хәйрия концерты куеп, алар матди ярдәм күрсәтте. Мине зарлана икән димәгез. Бар да яхшы. Бераз аксабрак торсам да, сәхнәгә чыгып баскач, барлык сызлаулар да онытыла.
– Гаиләм – иң зур терәгем, дисез. Гаиләгез белән дә таныштырсагыз иде.
– Тормыш иптәшем Зәринә балалар бакчасында өлкән тәрбияче булып эшли. Улым Казанда укый, музыка колледжының II курсын тәмамлады. Диана кызым медицинаны сайлады, ул да колледжда белем ала. Булачак һөнәрләрен үзләре хәл итә, ә мин бары тик үз киңәшләремне генә бирәм.
Хатыным гел янымда булды. 20 елдан артык бергә гомер итәбез. Әлбәттә, савыт-саба ватылмый тормый, тавыш та чыга… Ачуланышмый, дус кына яшибез дигән гаиләләрне аңламыйм, алар алдыйлар төсле. Тормыш булгач, барысы да була. Гел генә дә аңлашып бетеп булмый. Гадәттә, хатын-кыз горур була, бик гафу үтенеп бармый. Хатынмы, минме – кем генә гаепле булса да, башымны ия белдем. Кулга-кул тотынып, күзгә-күз карап сөйләшкәннән соң, гаилә өстендәге болытлар шундук тарала.
Элек гастрольләрдә йөргән чакта ул миннән көнләшә иде. Ә аннары – мин аны. Мин бик көнчел кеше, дөньяда миннән дә көнчелрәк кеше юктыр ул. Кайчак күңел түрендәге кыллар шакылдап куя… Күрсәтмәскә тырышсам да, читтән сизеләдер инде ул.
Мин хатынымнан гына көнләшәм, ә көнчелек, кеше әйберенә кызыгу кебек сыйфат хас түгел. «Эх, ул әйбер миндә дә булсын иде», – дип, беркайчан да әйткәнем юк.
– Дуслык төшенчәсенә карашыгыз нинди? Чын дусларыгыз бармы?
– Җилкәмә авырлыклар төшкәндә, алар бик сыналды. Дистәләгән дуслардан бары тик берсе генә калды. «Парацетамол булса да кертеп чыгыгыз әле», – дип сораганда, 100 төрле сәбәп табып, төрле якка качтылар. Аякка басып, радиоларда интервьюлар биреп, җырларым яңгырый башлагач, «Брат, син кайда?» – дип шалтыратырга тотындылар. Тик минем генә алар белән хәзер аралашасым килми.
Әйтәм бит, бары тик бер дустым калды. Илдар һәрчак янымда. Йөри алмаган чакларда да ул мине урамга алып чыкты, һәрвакыт янымда булды, ярдәмен кызганмады.
«Хәниянең телефоны җавап бирми…»
– «Бәйрәм» ансамблендә эшләгән еллар сагындырамы?
– Үткәннәрне сагына торган гадәтем юк. Әле бит Виталий Агапов, Зөһрә Шәрифуллина, Гөлдания Хәйруллина белән дә эшләп йөрдем. Әлбәттә, ул елларны хәтергә төшерәм, әмма юксынып түгел. «Хәния Фәрхи белән шул шәһәрләрдә булдык бит әле», – дип уйлап куям.
«Бәйрәм»дә эшләгән еллар күңелле дә, җаваплы да иде. Төркем булгач, барыбыз да бер төрле фикерләргә, бер вакытта йокларга ятарга, бер вакытта уянырга тиеш… Җитәкчебез Гәбделхәй бик таләпчән кеше иде. Телисең-теләмисеңме – эшеңә карата җитди булырга кирәк. Ансамбль барлыкка килеп, халыкка таныла башлаган еллар иде бит, ә ул тагы да җаваплылык өсти. Бөтен төркемгә – бер җиңел машина, башка бер әйбер дә юк. Илгиз Закиров, Фәрит Әхсәнов, Радик Нигъмәтҗанов, Фәрит Миннибаевлар белән эшләү – зур бәхет иде ул.