Хәния Фәрхинең арабыздан вакытсыз киткәненә иртәгә бер ел була. Якыннары да, тамашачылары да яраткан җырчысының юклыгына әле дә ышанып җитә алмый. Интенетта Хәния Фәрхи турында якты истәлекләр, язмалар, фото һәм видеолар чыга тора.
Туган ягында җырчының әнисе янына туганнары-якыннары җыелып, Хәния Фәрхигә атап дога укыткан һәм аш үткәргән.
Сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина Инстагамда болай дип яза: «Кояшымнын бер елы да җитте. Йөрәгемдә мең яра. Мин ышанам, минем Кояшымнын караңгы гүрләре якты, яткан урыннары йомшак, Кояшыма барган хәер-фатихалар, изге догалар аның рухына барып ирешер. Аның рухына дога кылганнарга мең рәхмәтлемен!»