Чаллы шәһәрендә яшәүче Камилә Хәмидуллина турында “ВТ” битләрендә моннан бер ел элек ярдәм сораган язма дөнья күргән иде. Ул чакта кызчыкка дәвалану өчен шактый зур суммада акча кирәк булды. Җыю вакыты да аз иде. Әмма шуңа да карамастан, газета укучылар ярдәме белән сабыйга тиешле сумма җыелды. Инде тагын Камилә хакында язарга булдык.
Сабыйның язмышын исегезгә төшереп китәбез. “Карынымда ике бала иде. Малаем үлде, кызым исән калды. Вакытыннан алда тулгагым башлану сәбәпле, сабыйларымны иртә таптым. Камиләнең туганда ук диагнозлары күп иде. Бала тудыру йортыннан башка хастаханәгә җибәрделәр. Өйгә чыкканчы, шактый вакыт узды”, – дип искә ала ул чакларны Айгөл.
Баштарак Камиләгә билгеләнгән инвалидлыкны да кабул итә алмый алар. Әмма тора-бара баланың авыру икәненә ияләшәләр. Айгөл кызын аякка бастырыр өчен барысын да эшләргә тырыша. Аны табибларга йөртә, тер-нәкләндерү үзәкләренә алып бара. Вакытында тотынгач, дәвалауның нәтиҗәсе дә күренә, сабый яшьтәшләрен куып җитә. Утырырга өйрәнә, шуыша, тотынып йөри дә башлый. Баланың бу уңышларын күреп, табиблар да шакката.
– Логопедларга күрендек. Камиләнең баш миенә зыян килмәгән. Аң дәрәҗәсе бик яхшы сакланган. Ул бер дигән итеп сөйләшә ала, бик акыллы, башлы бала. Куллары да тыңлый, тик менә аяклары гына көчсезрәк. Шуңа карамастан, Камилә үзе йөрергә өйрәнде. Ныклап басып китмәсә дә, аяк очларында йөри. Еш дәвалануның файдасы инде бу, – ди әнисе.
Камиләне 26 атнадан туган бала дип әйтеп тә булмый. Матур итеп сөйләшергә өйрәнгән. – Без хәзер өч ай саен Казанга килеп дәваланабыз. Биредәге тернәкләндерү үзәген ошаттык. Нәкъ безнең авыруны дәвалый торган табиблар эшли биредә. Әнә шуңа да, бер тотынгач, дәвалануны өзмисе иде, – ди Айгөл. – Быел мәктәпкә барабыз. Шуңа да бик сөенеп тора әле кызым. Чаллыда ДЦП авырулы балалар өчен махсус мәктәп бар. Шунда йөриячәкбез. Тагын бер уңайлы ягы бар: бу мәктәптә баланы көн буена калдырып та була. Мондый мөмкинлек өчен, авыру баланың әнисе буларак, җитәкчеләргә чиксез рәхмәтемне җиткерәм. Әмма укырга кердек дип кенә тукталып калырга җыенмыйбыз. Күптән түгел йога белән шөгыльләнә башладык. ЛФК, массаж ясауны дәвам иттерәбез. Мин, туганда ук исән калгач, кызымның яшисенә бик ышандым. Инде хәзерге уңышларына сөенеп бетә алмыйм. Әниләр күңеле алдамый шул ул.
Август башында Камилә тагын дәваланырга тиеш. Әмма табиблар сораган акчаны үзләре генә җыя алмыйлар. Шуңа да бар өметләре – игелекле кешеләрдә. “Акча җыю да начар баргач, күңелем бик төште. Шулвакыт сезне искә төшердем. Инде күңелемдә өмет уянды. Бәлки, ярдәм кулы сузучылар табылыр?”– ди Айгөл.
Камиләгә булышучылар өчен исәп-хисап реквизитлары:
Саклык банкы картасы: 639002629000374743
Билайн 89061230713 МТС 89172856082
Qiwi-кошелек 9172856082
Ярдәм төркеме https://vk.com/club48501884
Гөлгенә Шиһапова, Ватаным Татарстан