«Балам бигрәкләр дә интегеп үлгән»: Мөслимдә 27 яшьлек ирне яшен суга

-- Лэйсирэ

Кызына һәм кечкенә апаена туңдырма алып кайтырга чыгып киткән 27 яшьлек Вано Никогосянны яшен сугып үтерде. Бил турыннан кереп киткән утлы шар, егетнең бөтен гәүдәсен электрлап, балтырыннан чыга. Быелгы җәй әллә нинди хәвефле булды. “Табыш” фаҗигасе онытылырга да өлгермәде, июль уртасында кабат зур фаҗига булды.

Кызына һәм кечкенә сеңлесенә туңдырма алып кайтырга чыгып киткән 27 яшьлек Вано Никогосянны (Мөслимдә аны Ваня дип кенә йөрттеләр) көндезге ике тулганда яшен сугып үтерде.Бил турыннан кереп киткән утлы шар, егетнең бөтен гәүдәсен электрлап, балтырыннан чыга. Әлмәт шәһәре моргы паталоганатомнары Ваняның организмында канның бөтенләй калмавына шакката…

“Сагынып сөйләргә генә калды…”

Ваняның бертуганы Таджат энесенең үлеменә әле дә ышанмый. “Безнең яшь аралары да зур түгел: нибары өч яшь кенә. Кечкенәдән серләребез дә, әйберләребез дә уртак булды. Бер-беребезгә ярдәмләшеп яшәдек, булган проблемаларны да бергәләп хәл иттек. Хәзер инде барысын да сагынып сөйләргә генә калды…

Ул көнне машина белән эшкә, икенче шәһәргә кузгалдым. Ярты юлны үткәч, әллә кире борылып кайтыйм микән дигән уй да килде башка. Йөрәк турында ниндидер авырту барлыкка килде, эч поша башлады. Юкка булмаган икән… Үләренә өч көн кала Ваня бик боегып йөрде, күзләре моңсу иде. “Тиздән кызым туачак, документларны тәртипкә китереп бетерергә кирәк. Әгәр паспорт алып булмаса, башка районга китәсе булыр инде”, – дигән иде. РФ гражданы паспортын ала алмый интекте, мескенкәем. Кызганыч, бәлкем паспорты булса, ул бу фаҗигагә тарымас та иде. Алабуга шәһәренә заводка эшкә керергә йөрде. Өч елы шулай узып китте. Паспортсыз бер җиргә дә эшкә алмыйлар бит. Сагынам, бик сагынам үзен!” – ди Таджат.

Татар әрмәне

Вано Никогосян 1991 елда әти-әнисе, туганнары белән Әрмәнстаннан Мөслимгә күченеп кайталар. Беренче класска Мөслим мәктәбенә укырга кергән малай яшьтәшләре белән бик тиз уртак тел таба. Ә иң гаҗәбе – татар телен су урынына эчә башлый ул. Шуңа да аны, мәктәптә үз итеп, татар әрмәне дип йөртәләр. Укуда гына түгел, төрле ярыш-бәйгеләрдә дә сынатмый Ваня. 9 класстан соң укуын Сарман аграр көллияте филиалында дәвам итә, автомеханик һөнәрен үзләштерә. Аны якыннан белгәннәр: “Шулкадәр итагатьле, олыны олы, кечене кече итте.Күкләр юкка алмагандыр үзен, анда да яхшы кешеләр кирәктер”,– диде. Бу чыннан да шулайдыр. Ваняны соңга юлга озатырга 300 дән артык кеше килде. Аны Мөслим зиратына күмделәр.

“Йөрәгемдә – гомерлек хәсрәт”

«Ваня белән яратышып кавыштык. Аның үлеменә ышанасы килми. Менә ишек ачылыр да, елмаеп килеп керер төсле. Беркайчан боегуны белмәс, шат күңелле кеше иде. Кызыбыз Виктория әтисен бик сагына. Ике яшьлек балага әтисенең инде беркайчан да кайтмаячагын, сөеп иркәли алмаячагын аңлатып буламы соң?! Сентябрьдә икенче кызыбыз туарга тиеш. Тумас борын ятим калган кызчыгыбызны бер жәлләсәм, әти назына туя алмый калган олы кызым тагын да кызганыч. Телефоннан аңа кем шалтыраткан булгандыр. Ул шалтырату булмаса, аны яшен сукмаган да булыр иде. Кибеткә чыгып китеп, анда барып та җитә алмыйча, агачлар ышыгында үз үлемен тапкан кадерлебез. Аны уйламаган, сагынмаган бер генә сәгатем-минутым да юк. Йөрәктәге бу хәсрәт беркайчан да онытылмас. Инде кызыбыз гына исән-сау тусын берүк. Ваняның әнисенең исемен кушарга ниятлим. Ваня ахирәттә бу гамәлемә бик сөенер дип уйлыйм”, –ди мәрхүмнең хатыны Алина.

“Яраткан төпчегем иде…”

Елаудан күзләре шешенеп беткән апаны күрү белән Ваняның әнисе бу дип уйлавым дөрес булып чыкты. “Безнең халыкта дуслык, бердәмлек төшенчәсе аеруча көчле. Әрмән халкы,башкаларга килгән кайгыны үз йөрәге аша кичереп, булдыра алганча ярдәм итеп яши. Кайгы йортыбызны шакыгач, әллә кайлардан туганнар, дуслар, якыннар кайтты. Искә алам да үткәннәрне, көрсенүдән башка чама юк. Минем хәлне баласын югалткан ана гына аңлый аладыр. Көтеп алган өченче балам, яраткан төпчегем иде ул. Бик иркәләп, тәмен белеп кенә үстердек без аны. Ярый әле яратуны да, назларымны да аңа күбрәк биргәнмен димен. Аллаһы Тәгалә “Балагызны булдыра алганча күбрәк иркәләгез, күбрәк яратыгыз. Киләчәктә язмыш аларга ни әзерлисен белеп булмый”, дигән бит. Хак сүзләр. Янымда улымабер тамчы су кебек ошаган оныгым, киленем, балаларым, тормыш иптәшем бар. Алар өчен яшәргә тиеш мин. Тешне кысып булса да…”

“Язмыштан узмышлар юк…”

“Мөслимдә яшәвебезгә төгәл унсигез ел булды. Киң күңелле, эшчән Мөслим халкы белән ныклап дуслашып беттек. Тик күңелне тырнап торган бер әйберне әйтми булдыра алмыйм: унсигез ел яшәп, ни үземә, ни тормыш иптәшемә гражданлык ала алмыйбыз. Югыйсә ярты гомер шушында яшәлде! Улыбыз да шул гражданлыгы булмау аркасында эшкә урнаша алмады. Кайда да РФ паспорты кирәк. Язмышлардан узмыш юктыр дим инде. Буласы булган. Ләкин ата кешегә улын югалту хәсрәтен Ходай дошманыңа да күрсәтмәсен икән! Мин аның үлемен кабул итә алмыйм! Ышанасызмы?!

Кайгы хәбәрен район хастаханәсе табибы Зирәк Фәтхетдинов хәбәр итте. “Паша, син бернәрсә дә белмисең әллә? Ваня үлгән!” дигән хәбәрне ишетү белән күз алларым караңгыланып, аяк астымнан җир убылгандай булды. Яланаяк паркка чыгып йөгердем. Үзем чабам, үзем “Их, исән генә булса иде!” – дип уйлыйм. Җирдә яткан улыма ясалма сулышлар ясап карыйм. Юк, күзләрен ачмый балакаем. Миңа кадәр шәфкать туташлары бу гамәлләрне инде башкарганнарын да беләм, ләкин өмет өзелә мени?! Ярты сәгать элек өйдән исән-сау чыгып киткән улыңның гәүдәсенә генә тап булып кара әле син!!! Аның бит яңгыры да кинәт кенә явып, яшене дә көтмәгәндә генә башланды. “Их, ичмасам телефоныннан сөйләшмәгән булса”, дим.

Ваняны яшен сукканны үз күзләре белән күргән ике яшүсмер: “Аның аркасына утлы шар томырылды һәм ул телефоннан елмаеп сөйләшкән хәлдә җиргә ауды”, – дип сөйләде. Әлеге үсмерләрнең дә бу фаҗигадән соң башлары авыртып, хастаханәгә китерелүләрен хәбәр иттеләр. Яшеннең уты шулкадәр көчле булган, кан тамырларындагы канны тулысынча киптереп бетергән. Шортысына бернәрсә булмаса да, трусигы автоматтан туктаусыз аткан төсле теткәләнеп беткән иде. Бу кадәр дә көчле электр заряды булган икән. Балам бигрәкләр дә интегеп үлгән, урыны оҗмахта булсын!” – ди Паша абый.

“Туйганчы бер кочаклыйсы иде…”

Никогосяннар гаиләсенә барган көнне Ваняның җидесен билгеләп үтәләр иде. Өйнең диварында рам эчендә Ваняның елмаеп төшкән зур фоторәсеме тора. Аны зиратка барганда күтәреп алып баралар да, мәрхүмнең баш өстенә куеп искә алалар да, кире алып кайталар икән. “Ванябыз шушындый мәҗлесләрне, өйдә кунаклар булуны ярата иде. Гаиләсен тәмле итеп ашатырга, матур итеп яшәтергә тырышты. Кызганыч, хыяллары чынга ашмады. Ә аның максатлары зурдан иде. Бу хәлләр куркыныч төш кенә булсын иде, дип телим. Уянып китеп, барысын да онытасы, туйганчы бер кочаклыйсы иде үзен!” – ди мәрхүмнең апасы Нарине.

Якыннарын югалткан Никогосяннар гаиләсенә сабырлык кына телисе килә. Тагын шунысы кызганыч: әлеге гаиләгә дәүләттән бернинди дә ярдәм каралмаган. Сәбәбе дә гади – алар РФ гражданнары түгелләр. Унсигез ел шушы җирлектә яшәп, ни сәбәпледер гражданлык ала алмаганнар. Ваняның ике яшьлек кызына да туганнан соң бирелүче һәм 1,5 яшькә кадәр түләнергә тиешле пособие бирелмәгән. Икенче баласына ана капиталы да, пособие да алалмый инде бу хатын. Чөнки гражданство бирмиләр.

Автор: Лилия ШӘЙМИЕВА
Фото: гаилә архивыннан

intertat.tatar

Бәйле