Татар-тудейга билгесез калырга теләгән укучыбыздан хат һәм фотолар килеп иреште. Аны сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәргә булдык. Фикерләрегезне ишетәсе килә. Язма астында комментарийлар калдыра аласыз. Хатны, тулаем алганда, үзгәтмичә бирәбез:
«Апас районы Чирмешән авылына кунакка кайттык hәм бу мәхшәрне күреп шаккаттык. Бу бинада колхозчылар ашханәсе белән бухгалтерия эшли. Ләкин, нишләптер, теориторияләрен чистартмаганнар, районнан да килеп тикшермиләр, ахрысы. Ишек төпләрендәге чүп-чардан шулкадәр сасы ис килә, ә кычыткан белән әрекмән тәрәзә буе булып үскәннәр. Антисанитария, чисталык бөтенләй юк, ә шул ашханәдә бит комбайнчыларга хәзерге вакытта ашарга пешерәләр, тышкы ягы шулай булгач эчке ягында ниләр майтарыла икән…» дип яза укучыбыз.
Фотоларга да күз салыгыз: