“Әни­ем рухын рәнҗетергә хакым юк!” [гыйбрәт өчен]

-- Лэйсирэ

Саша балачагын, яшьлек елларының җәйге өлешен шушы авылда үткәрә. Авыл малайлары белән балык каптырулар, урманга йөрүләр, авылның нәкъ уртасындагы күллектә су керүләр дисеңме… Авыл маҗараларын сагынып искә алырлык хати­рәләре аз түгел аның. Уку башланырга санаулы көн­нәр кала гына аны шәһәрдән кайтып алалар. Гомер уза икән шул.

Александр Казан химия-технология институтына укырга керә, аны уңыш­лы гына тәмамлап, кулына диплом ала. Әтисе Петр дәдәй белән әнисе Роза түтигә генә улларының уңышларына озак юанып яшәргә насыйп булмый. Картаерга да өлгерми, бер-бер артлы дөнья куялар. Инде үз эшен ачып җибәргән, бизнеска ныгытып юл ачкан Александр көннәрдән бер­көнне үзе эшләгән компа­ниянең генераль директоры дәрәҗәсенә күтә­релә. Бу коллективта инде 13 ел хез­мәт куя ул. Эше көйле бара, кул астында 15 хезмәткәре бар. Ә әлеге төбәк белән бәйле язмышы кинәт кенә, көтмәгәндә-уй­ламаганда башлана. Әни­се­нең берничә тапкыр төшенә кереп, улыннан авыл уртасындагы күл­не сафландыруын соравы аны уйландыра башлый. Авылга кайтып, күл буена килә. Чыннан да, сулык тынчыган, ләм баскан, сазлы баткаклыкка әйләнә башлаган, сулыш алырга ин­тегә сыман тоела аңа. “Әни­ем рухын рәнҗетергә хакым юк!” Үз-үзенә бирел­гән вәгъ­дә-сүз, аны кабат-кабат күл янәшәсенә алып килә. Көн­нәрдән беркөнне район җи­тәкчелеге рөхсәте бе­лән ул территорияне арен­да­лауны рәсми­ләш­терә. Аннан булган акчасын шушы күлне чис­тарту эшләренә тота. Беренче елны экскаватор юнә­теп, аны дүрт метр чамасы тирәнлеккә төшеп чис­тар­туга ирешә. Икенче елны исә күлнең тирә-ягы таш белән ныгытыла. Инде өчен­че елны матур койма белән әйләндереп алынган күл авыл халкының яраткан ял урынына әйләнә. Александр күлгә балык җибәрү җаен да таба. Бүген авыл балалары, кайткан кунаклар, биредә балык чирттереп, табигать хозурлыгында утыруны бик хуш күрәләр икән.

– Менә шушы күлдән башланды инде барысы да. Авыл халкының һәм район хакименең гамәлләремне хуплавы миңа канат куйгандай булды. Атам-бабамнар тире тамган җир бит. Ә нигә шушындый матур авылны ташларга ди?! Шәһәр кешесе булсам да, монда җаныма тынычлык табам. Әнием дә инде хәзер төшләремә рәх­мәт укып кына керә. Берчакны авыл өстендәге ташландык ферма биналарын кү­реп, йөрәк әллә нишләп китте. Ходай сиздергәндер инде. Шулай уйланып, җиме­рек биналар, сүтелгән гараж, чәчелмәгән, билчән-әрем баскан басу читендә басып торганда, авыл җир­леге башлыгы Исмәгыйль Нәгыймович белән элеккеге район башлыгы Илһам Госманович килеп төштеләр. Алар нәкъ менә шушы хуҗа­сызлыктан ничек котылу турында баш ватып йөриләр икән. Алар тәкъдим ясады, ә мин шундук аны кабул иттем. Куллар бирештек тә янәдән эшкә тотындым. Монысы күл генә түгел мин әйтәм, зур хезмәт, шактый чыгым кирәк булачак. Шә­һәрдәге оешманы да тартып барасы бар бит. Машинаны яңартасы килә. Ул мәсьәлә дә арткы планга чикте, – дип искә ала Александр фермер­лыкка тәвәккәлләгән көннә­рен.

Бүген ул җитәкләгән “Григорьев А.П.” крестьян-фермерлык хуҗалыгы карамагында 340 гектар чәчүлек җир исәпләнә. Ул тиз арада менә дигән ике команда төзи алган. Беренчесе – механизаторлар. Әлеге хуҗа­лыкның оешуының беренче көненнән бирегә эшкә килгән бертуганнар Николай белән Андрей Плотниковлар, Николай Петухов, Владимир Спиридонов, Николай Михайлов – иңнә­рен­дә инде моңа кадәр дә берничә дистә ел механизаторлык стажы булган авылдашлары. Алар янәшәсендә Сергей Рыбин гына Шеморбаштан килеп эшләп йөри. Ул – шулай ук төбәкнең танылган механизаторы.

Хуҗалыктагы өч комбайн, алты трактор, барлык тагылма агрегатлар алар җаваплылыгында икән. Быел гына тагын дистәгә якын яңа төр техника кайтарганнар. Алары да буйсына осталар кулына, серләренә тиз төшенәләр.

Хуҗалыкта эшләүче икен­че команда өч төзүчене бер­ләштерә. Биредәге төз­елеш инкыйлабы башында Николай Краснов, Василий Федотов, Григорий Кутузов тора. Алар бүген 50-60 баш мөгезле эре терлеккә исәп­ләнгән бинаны сафка бастырып килә­ләр. Ул авыл эш­мәкәрлегенә тормыш иптә­шен – Казан кызы Марьянаны дә тартырга була. Тагын бер айдан бирегә 50 үгезне алып кайтып бәй­ләргә планлаштыра алар. Тирес чыгару транспортерлары урнаштырылып бет­кән, тер­лек­че­ләргә хезмәт күрсәтү юллары – тамбурлар агачтан җә­ел­гән, мал­ларның ятак урыннары нигезен бетон аслык белән түшәү төгәлләнеп килә. Түбә яңартасылары, стеналар­ның тышын зә­выклыйсы гына кала.

Салкыннарда да ремонт эшләре башкарылып, запас частьлар тупларлык, аг­ре­гатлар кертерлек бүлем­нәре белән гараж торгызылган. Ягулык-майлау склады төзеп куйганнар. Быелгы ик­мәкне урнаштыру өчен яңа ангар сафка баскан, ачык һавада ашлыкны эшкәртү мәйданчыгы булдырганнар. Барысы бер түбә астында сыман, база территориясен, биналарны тирә-яктан тимер койма белән уратып алганнар.

Икмәк дигәннән, ху­җа­лыкның әле узган елдан калган ашлык запасы да байтак. Быел да зур уңышка өмет­ләнеп торалар. Соңгы өч елда ул терлек­челек тармагы өчен генә 15 миллион сумнан артык инвестиция керткән. Һәм керт­кәннәренең әҗере кайтарына нык ышана. Күп­ме эш урыны булдырган. Би­ре­дә хезмәт куючылар эш шартларыннан, хез­мәт­ләренә тү­ләүдән, үзләренә хуҗалары тарафын­нан булган ихти­рам-хөр­мәттән бик канә­гать­ләр. Терлекчелек фермасы ачылуга менә тагын бер­ничә авылдашына яңа эш урыны булачак. Авыл­дашлары диюем юкка түгел. Шеморбаш авыл җир­­леге башлыгы Исмә­гыйль Сафин әйтүенчә, Александрны Алан-Полянда үз уллары саныйлар икән.

– Кешеләргә сөенеч бү­ләк итә алу ул – үзе бер олы, изге гамәл. Байлыксыз, акчасыз да яшәп булмый, шул ук вакытта байлык дип һушың­ны җую, акча алдында кол булу, шуның аркасында янәшәңдәгеләр бе­лән санлашмау, аларны күр­мә­меш­кә салышу да дө­рес яшә­еш түгелдер дип уйлыйм мин, – ди Александр.

Алан-Полян авылында (Балык Бистәсе районы) булган көнемдә аның ике кызы Яна белән Диана авылга кунакка кайтканнар иде. Шәһәр мо­хитендә үсеп килүче бу кызлар инде арыш белән бодайны аера алалар, авылның табига­те­нә соклана, әтиләре сафландырган күлгә килеп, матурлык күрә беләләр. Ди­мәк, инде аларда да буыннар тире тамган изге җиргә карата хөрмәт хисе бөре­ләнгән, дигән сүз.

Вазыйх Фатыйхов, Ватаным Татарстан

Бәйле