Уфаның «Башкортостан» сәүдә үзәгендә яшь кызларга шприц энәсе кадаган егет йөргән. Кызларның берсе полиция участогына мөрәҗәгать иткән. Бу хакта хәбәр белән социаль челтәрләр тулган.
Әлбәттә, ул олы курку тудырган. Ә шприцта СПИД вируслы кан булса?!
Мондый хәбәрләр моңа кадәр дә йөрде, кинотеатрларда утыргычка кадап куелган энәләр турында күпләр куркып сөйләде.
Кызыл таң сайты моңа ачыклык кертә. Республиканың СПИДка каршы көрәш һәм профилактика үзәгеннән хәбәр итүләренчә, үлемечле авыруны шприцка салып таратып йөреп булмый, әмма, икеләнеп калганчы, канны тикшертү начар булмас, диелә әлеге хәбәрдә.
Фото: «Комсомольская правда» сайтыннан.