Рафис Борһанов ни диде? Татарстан Хөкүмәт йортында узган брифингта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимовага бу соруны кат-кат бирделәр. Республиканың мәгариф һәм фән министры сүзләре тирәсендә купкан шау-шудан һәркем үзе теләгән җавапны ишетергә тели, күрәсең. Лилия Галимовага “бөтен кеше дә аңламаган телдә”, ягъни татарча сөйләшүенә төртеп күрсәтүчеләр дә булды.
Атнаның һәр пәнҗешәмбесендә узучы очрашу республика гына түгел, бөтен ил халкын борчуга салган пенсия реформасына бәйле мәсьәләдән башланды. “Татарстан Илбашы Владимир Путин пенсия реформасына бәйле биргән йөкләмәләрнең барысын да үтәргә әзер. Пенсия яшенә җитүчеләргә тиешле ташламалар һәм субсидияләр өчен акча республика бюджетына салынган инде”, – диде Казан Кремленең рәсми вәкиле. Бүген Татарстанда картлык буенча пенсия алучы 900 меңнән артык кеше исәпләнә. Республикада уртача пенсия күләме 13 мең 500 сум тәшкил итә. Татарстанда яшәүче өлкән яшьтәгеләрнең 796 меңнән артыгы социаль ярдәмнән файдалана. Моның өчен бюджеттан 6 миллиард 800 миллион сум акча бүлеп бирелә. “Кирәк дип табылса, Президент социаль ярдәмгә каралган акча күләмен арттыру мөмкинлеген дә искәртте”, – диде Лилия Галимова.
Казан Кремленең рәсми вәкиле Рафис Борһанов тирәсендә купкан шау-шуга бәйле аңлатма да бирде. Лилия Галимова әйтүенчә, министрның сүзләрен дөрес аңламаганнар, ә кайбер мәгълүмат чаралары, әти-әниләр арасында ризасызлык уяту өчен, мәсьәләне махсус күпертә. “Рафис Борһановның укытучылар турындагы җөмләсе тел сайлауга бөтенләй кагылмый. Ул мөгаллимнәрнең җәмгыятьтә тоткан мөһим урыны турында сөйли. Бигрәк тә сыйныф җитәкчеләренең белем бирүдәге һәм туган телләрне сайлауда ихтыярилыкны тәэмин итүдәге роленә басым ясалды”, – диде Казан Кремленең рәсми вәкиле. Аның әйтүенчә, мәгълүмат чаралары тараткан баштан ук дөрес аңлатылмаган сүзләр җәмәгатьчелектә ялгыш фикер тудырды. “Бу махсус оештырылган мәгълүмати һөҗүм дигән шик бар. Башта аны Телеграм-каналлар таратты, аннары “фейк” басмалар күтәреп алды. Кайбер мәгълүмат чараларына әлеге мәсьәләне күпертү өчен акча тәкъдим итүләре дә билгеле. Күп редакцияләр әлеге акчадан баш тарткан. Кызганыч, абруйлы һәм хөрмәт казанган белгечләр дә “фейк” басмаларда чыккан язмаларга нигезләнеп кенә фикер йөртте һәм мәгълүматны тикшермичә генә белдерү ясады”, – диде Казан Кремленең рәсми вәкиле.
Әлеге мәсьәләдә республика җитәкчелегенең фикерен дә искә төшерде ул. “Без Россия Дәүләт Думасы кабул иткән канунны хуплыйбыз. Туган телләрне өйрәнү – мәҗбүри, ә кайсы телне сайларга икәнен һәркем үзе хәл итә, моңа беркем дә мәҗбүр итә алмый”, – диде Лилия Галимова. “Әлеге сүзләре өчен Рафис Борһановка карата нинди дә булса чара күреләчәкме?” – дигән сорауга: “Ул бу сүзләрне татар теленә бәйләп әйтмәде”, – диде ул. “Алайса, министр ни диде соң?” – дип тә төпченделәр аннан. “Татар телен мәҗбүри тагалар” дигән фикерне алга сөрүче басмаларның берсеннән килгән журналист, Лилия Галимованың чыгышларын ике дәүләт телендә алып баруына ишарәләп (тәүге очрашуларда ул урыс телендә генә чыгыш ясады): “Баштарак бөтен кеше дә аңлый торган телдә генә сөйләшә идегез”, – дип тә өстәде. Казан Кремленең рәсми вәкиле моңа җавап итеп бер сүз дә әйтмәде. Тел мәсьәләсендә болай да сүз артык күпкә китте бит инде.
Эльвира Вәлиева, Ватаным Татарстан