Галия апа Камалованы газета укучыларыбыз хәтерли булыр. Биектау районындагы Чыпчык авылында гомер итә ул. Без аның белән ике ел элек очрашкан идек. Казанда авыл хезмәтчәннәре бәйрәмендә чыгыш ясагач, Татарстан Президентының да, Дәүләт Киңәшчесенең дә, башкаларның да игътибарын җәлеп итә ул. Галия апаны эзләп табып, катлаулы язмышы турында укучыларыбызга бәян иттек. Бу юлы ул үзе ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.
Биектау районына Таҗикстаннан күченеп кайта Галия апа. Совхозга эшкә керә. Эше җиңел булмый. Башта аңа сыер саварга кушалар. Ул исә машинага утыра һәм “ГАЗ – 51” рулен әйләндерә. 2000 елда тракторга күчеп утыра. “Шулай итеп, 22 ел узып та китте. Лаеклы ялда булсам да, тик утырмыйм. Республика күләмендә ветераннар һәм пенсионерлар арасында уза торган “Балкыш” фестивалендә катнашам. Биш тапкыр лауреат исемен яуладым. Бервакыт минем җырлавымны республика түрәләре ишетеп, югары бәяләде. Авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов тормыш шартларым турында да кызыксынды, – дип искә ала Галия апа. – Никтер шул чакта каушап калдым. Ә бит мин яши торган йорт бер гасыр элек төзелгән инде. Бу йортта хәтта Тукай да кунып чыккан дигән сүзләр бар. Әле бүген дә монда бернинди уңайлыклар юк. Өйгә су кермәгән. Яз көне су баса. Бәдрәфем дә тышта. Монда яши башлаганнан бирле фатирның төзекләндерелгәне юк. Мин яшәгән фатирымның хуҗасы түгел, бары тик теркәлеп кенә торам. Әгәр дөньялар үзгәреп, яңа закон чыкса, урамда калуым да ихтимал. Әнә шуннан куркам. Яклау эзләп, район башлыгына да барган идем. Тик башка кешегә керттеләр. Фатирымнан кумаслармы, аны үземнеке итеп рәсмиләштереп буламы икән?”
Бәхет эзләп кайткан идем
Әнә шул сорауга җавап эзләп, без кабат Чыпчык авылына юл тоттык. “Бирегә кайткан елны бер бүлмәле фатир бирделәр. Анда бер көн дә кунмадым. Дөресрәге, керергә дә курыктым. Ул йортта бер кеше үлеп, ун көннән артык яткан иде. Әнә шуңа күңелем тартмады. Мин ул фатирны сатып җибәрдем. Ә аннары хәзер яши торган ике катлы йортка күчендем. Фатирым беренче катта урнашкан, – дип сөйли Галия апа. – Безгә ияреп, Хәят исемле апа да кайткан иде. Ул да минем белән яши башлады. Миңа бу фатир өчен ордер да бирделәр. Тик ни хикмәт – шуны урладылар бит. Хәтта судка барып раслатырга туры килде. Шөкер, ордерның минеке икәне дәлилләнде. Баштан ниләр генә үтмәде инде. Әмма сынмадым, чит җирдә ничек тә үз урынымны табарга тырышып яшәдем”.
Сатсак, кыйммәткә төшә
Чыпчык җирле үзидарәсе башлыгы Илшат Җиһаншин белән дә күрешеп сөйләштек. “Галия Камалованы хөрмәт итәбез. Фатирын сатканда хосусыйлаштырган булган икән ул. Аннан соң бер әби белән яши башлаган. Баксаң, бу фатир әбинеке булган. Галия апа анда пропискага кергән. Бик әйбәт тордылар. Әмма бу фатирда әбинең улы да теркәлгән булган. Моннан ике-өч ел элек ул да пәйда булды, фатирны хосусыйлаштырмакчы иде. Тик без, Галия апа урамда калмасын дип, бер ел буе судта йөрдек. Ахырда әбинең улы пропискадан төште. Галия апаның, торыр җирем юк, ярдәм итегез, дип елап торганы әле дә истә. Хәзер ул бу фатирда күпме тели, шуның кадәр яши ала. Аны беркем дә кумый. Фатир башкарма комитетныкы санала”, – ди ул. Галия апа бу фатирны сатып алырга да риза. Әмма аны аукцион аша гына сатып була. “Башка кешеләр дә сатып алырга теләсә, фатирның бәясе артып, квадрат метры базар бәясенә күтәрелергә мөмкин”, – дип ачыклык кертә Илшат Җиһаншин.
Сатып алам дигәннән, бу хакта Галия апаның үзеннән сораштык. “Акчам әллә ни күп түгел. 2008 елда бу фатирны 140 меңгә бәяләгәннәр иде. Шәхси йортта яшисем килми, фатирлар исә кыйммәт. Биектауда бер бүлмәлесе миллион сумнан артык тора. Белмим инде, аптыраганнан әйтүем”, – ди ул.
Галия апа көн күрә торган ике катлы, кызыл кирпечтән җиткерелгән бина, чыннан да, искергән инде. Өске катта күршеләр яши. Алар тәрәзәләрен алыштырган, керү юлы да икенче якта. Галия апаның диварларында исә ярык эзләре бар. Өскә җимерелмәсме дигән шик керә. Өйдә күгәрек исен дә сизеп алдык. Җәй булса да, идәне салкын. Шуңа күрә хуҗабикә газын сүндерми. Аны ул үзе керттергән. Ә менә фатир башкарма комитетка күчкәннән бирле, квартплата язуы килми икән. Шуңа да эче пошып тора.
Кулдан килгәнне эшләрбез
Районның милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе Рәсил Хәбиев тә бу мәсьәләгә ачыклык кертте. “Галия Камалованы торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ кеше дип исәпкә куяр идек, ул бит фатирын үзе саткан. Росреестрда аның хосусыйлаштыруда катнашуы турында мәгълүмат бар. Димәк, аңа бүген яшәгән фатирында көн күрергә туры килә инде”, – ди ул.
Галия Камалованың үтенечен Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллинга да җиткердек. Җырчы апаны ул да белә булып чыкты. “Бездән нәрсә кирәк, шуны эшләрбез. Җырлавын да яратабыз. Район данын яклаганын да белеп торабыз. Костюмнар тектерергә булышабыз. Мәскәүдә узган бәйгегә дә җибәрдек. Аны урамда калдырмабыз. Фатирындагы кимчелекләрне дә төзәтербез”, – диде ул.
Галия Камалованың проблемасын юрист Роберт Туктаровка да җиткердек. “Әлеге ханымның бу фатирда үлгәнче яшәргә хакы бар. Аннан аны беркем дә чыгара алмый. Ә менә квартплата килмәве яхшы түгел. Мөгаен, ул җыелып килер. Хезмәт урыныннан бирелгән фатирга да түләү кәгазьләре килә. Галия Камалова фатир сатканына биш ел тулып киткәч, районга барып, торак шартларын яхшырту программасы буенча фатирга чиратка баса ала”, – ди Роберт Туктаров.
Мин хәзер сезнеке
Әлегә Галия апа борчуларын моң белән басарга тырыша. “Моңсу вакытларда гел җырлый идем. Башта бәйрәмнәрдә чыгыш ясадым, хәзер инде республика сәхнәләрендә дә җырлыйм. Әле менә шушы араларда Әлфия Авзалова исемендәге бәйгегә әзерләнәм. “Гөлҗамал”ны башкарырмын дип торам”, – ди ул. Берничә җырын туплап, диск та чыгарган Биектау “йолдыз”ы. Хәтта клип төшерергә дә өлгергән. Галия Камалованы телевизордан да күрсәтәләр.
Галия апа – тумышы белән Башкортстанның Бүздәк районыннан. Җитмеш яшен тутырса да, әле дә ”тимер ат”ына утырып, ерак юлга үзе чыга икән. “1968 елдан бирле рульдә йөрим. Башта беренче модель “Жигули”га утырдым, аннары “алтынчы”да йөрдем. 13 машина алыштырдым инде. Соңгысы – чит илнеке. Машина йөртү бик ошый. Юлда чакта рәхәтләнеп бар борчуымны онытып йөрим. 50 елдан артык шофер бит инде мин. Яңа кагыйдәләрне укып тормыйм, юлда йөри-йөри өйрәнәм. Кайчак штрафлар да килгәли, – ди ул. – Бертуганнарым калмаса да, ел саен Башкортстанга кайтып киләм. Үзем руль тотып, 14 ел буе Таҗикстанга да барып йөрдем. Быел катлаулы операция кичердем. Юлга чыкмыйча торам әле. Әти-әни, туганнарым каберен онытмыйм. Әмма үскән җирем никадәр генә якын булса да, Биектауга ияләндем инде. Үз авылымнан беркая да китәсем килми”.
Гөлгенә Шиһапова, Ватаным Татарстан