Узган җәй көннәренең берсендә авыр сумкаларымны асып, көч-хәл белән кибеттән чыгып бара идем (хәзер бит супер-гипермаркетлар ясап бетерделәр, керсәң, кирәген дә, кирәкмәгәнен дә тутырып чыгасың), шулчак артымнан кемдер килеп кагылды.
«Әллә Айгөл инде? Ни хәлләрең бар, дустым? Алланың рәхмәте, карале, күрештек бит!” – диде ханым. Мин ни әйтергә белми терәлеп каттым. Кем соң әле бу дип, йөзеннән таныш чалымнар эзләп, танырга азапланганымны күреп, ул:
– Әллә танымый да инде? Мин бит бу – Диләрә (исемнәрне үзгәрттем), яшьлек дустың. Балалар да бер тирә иде бит, –дип аңлатырга тырышты.
– И-и, әйе бит әле, кара инде тишек хәтер! Диләрә шул, – дип, дустымны кочаклап алдым.
Әмма тулырак гәүдәле, елмайганда бит урталары батып, күзләре уттай янып торучы, бер урында биш әйләнүче чая Диләрәм түгел иде бу. Каршымда – вакытыннан иртә картайган, битен җыерчык сарган, чандыр гәүдәле, күзләре төпсез күлне хәтерләткән, миннән күпкә олы чырайлы хатын-кыз басып тора. Өс-башының да әлләни рәте юк: юа-юа төсе беткән футболка белән күптән модасы чыккан итәк, аягында таушалып беткән резин итекләр… Киемнәре иске булса да, ару, дустым чисталыгын югалтмаган.
Сынаган язмыш дустымны! Аның минем белән бик тә сөйләшәсе, серләшәсе килә иде кебек.
– Вакытың бармы? Әйдә, әнә тегендә эскәмия бар, ял итеп алырсың, – дип, ул мине үзе белән ияртте. Вакытым бар иде, чөнки поселогыбызга кайтучы автобус китте, ә чираттагысын тагын бер сәгать көтәсе.
– Син үзгәрмәгәнсең, һаман да элеккеге Айгөл! Тормышың яхшы, ахрысы, – диде Диләрә.
– Әйе, Аллага шөкер, гаиләм, балаларым бар. Сөбеһаналла, үсеп киләләр. Үзең ничек соң? Син бит монда яшәми идең? Кайчан кайттың?
Күптән күрешкән юк икән шул, чутлап чыгардык – 18 ел!
– Сорама да инде минем хәлләрне, – дип, көрсенде дустым, шуннан үткәннәрен сөйли башлады. – Син минем бүтән милләт кешесенә кияүгә чыкканны белә идеңме әле? Әти белән әни, дини кешеләр үк булмасалар да: «Берүк нәселебезне бутамагыз! Татарны алыгыз, татарга барыгыз!» – дип тукып торалар иде. Ә мин нәрсә?! Тыңламадым, әти-әниемнең хәер-фатыйхасын алмыйча, рус кешесенә кияүгә чыктым. Авырлы идем шул. Ирем Вадим еракта эшли иде, шунда китеп урнаштык.
Улыбыз туды, ләкин, алты айлык була дигәндә, үпкәсенә салкын тиеп, бәбкәчебез үлеп китте. Икенче балабызны кадерләп-сөеп үстергән идек, анысы да гомерле булмады. Иремнең туган авылына кайткач, су коенганда батып үлде. Өч көн эзләгәч кенә таптылар. Улыбызга уналты яшь иде… Аннан кызыбыз туды. Ләкин ул акылга зәгыйфьрәк…
Дустымны тәннәрем чемердәп, эсселе-суыклы булып тыңладым.
– Ә монда кайда, кем белән яшисең? – дип сорадым, бераз зиһенем туплагач.
– Әнием исән-сау, Аллага шөкер. Әтием күптән үлде инде. Гафу итмәделәр алар мине: “Гомердә булмаган хәлне күрсәттең, нәселебезне пычраттың”, – диделәр. Яннарына сирәк кайттык. Хәзер әниемнең аяклары йөрми, урын өстендә ята, аны карарга кайттым. Хәер-фатыйхасын алып каласым килә. Әй, дустым, минем күргәннәр инде…
– Ә ирең кайда соң?
– Кызыбызның акылга зәгыйфь икәнен белгәч, безне ташлап, бүтән гаиләгә китте. Ирләрнең күбесе авырлыкны күтәрә алмый бит. Мин аңа рәнҗемим. Кайчандыр шул ир дип, әти-әниемнең хәер-фатыйхасын алмыйча, аларны язмыш кочагына ташлаган идем. Алар рәнҗешедер…
Кайгы-хәсрәттән Диләрәнең күзләрендәге нур, битләренең алсулыгы юылып беткән. Дустымның җанын биләгән сагыш аның гәүдәсен бөрештереп китергән, ябыктырып, кечерәйтеп калдырган. Нервыдан, авыр эштәнме – кул бармаклары да кәкрәйгән. Шулчак минем: “Их, усал язмыш, нишләттең син бу баланы?!” – дип кычкырасым килде. Диләрә соңгы сүзләрен сөйләгәндә мин язмыш белән «талашып» утыра идем.
– Ярый, дустым, кызым белән әнине күршегә генә калдырып, ипигә генә чыккан идем бит мин. Сине күргәч онытылдым, – диде ул.
Телефондагы сәгатькә карасам, минем автобус килергә дә ун гына минут калган. Диләрә белән кочаклашып, тагын күрешергә сүзләр куешып саубуллаштык.
Айгөл ВӘЛИУЛЛИНА. Азнакай.Татарстан яшьләре