Бер малай язгы каникул вакытында аръяктагы ерак туганнарына кунакка – утырмага килә. Алар хәлле тормышлы, сыер асрыйлар, өстәлдән аертылган сөт-катык өзелеп тормый. Әле малайдан бер генә яшькә кече уллары да бар. Бүтән елларда язгы каникул пычрак вакытта булса, ул елны нишләптер иртә чыгарганнар.
Туганнарының йорты елга аша боз өстеннән чыккач та, якын гына, бәрәңге бакчалары малайның үз өеннән үк күренеп тора. Халык җәй, көз айларында аръякка инеш аркылы салынган басмадан чыгып-кереп йөри, кыш – боз өстеннән. Елганың иңе 8-10 метр тирәсе, тирәнлеге җәй айларында бер метр чамасы. Малай боз өстеннән генә чыгып бара кунакка. Ул берничә кич кунгач, хуҗабикә: “Кайтырсың инде, әниеңнәрне дә сагынгансыңдыр”, – ди. Малай: “Юк, юк, сагынмадым”, – дигәч, тагын ике кич кундыралар үзен.
Ахырда хуҗаларның малае белән низаг чыгып, болар үзара чәкәләшеп тә алгач, малайны кайтып китәргә күндерәләр. Ә бу биш-алты көн эчендә елгага ташу төшкән, басма өстендә дә бераз су калыккан була. Авылның югары очында күпер бар-барын, тик анда кадәр чабаталы килеш бер чакрым чамасы тәпилисе, аннан үз өйләренә тагын шуның кадәр кайтасы. Ә боз өстеннән – якын, үз йортлары күренеп үк тора. Малай яр буенда басып тора, басмага бозлар да килеп бәрелгәли, шул чакта ул калтырап, селкенеп ала. Әнисенең: “Җәнлек бетәр, җирне эзләр”, – дип гел кабатлый торган әйтеме искә төшеп, әллә соң күпергә таба атлыйммы дип тыкрыкка борылгач, үз-үзенә: “Куркак булма!” – дип, өйрәнгән бердәнбер догасын укып, бисмилласын әйтеп басмага керә. Мәктәптә дә, урамда да, радиодан да көн саен: “Алла юк, дин – ул әфьюн”, – дип тәкрарланган, башка шундый фикер сеңдерелгән еллар. Инде мондый очракта коммунист булсаң да Аллаһы Тәгаләне искә төшерерсең. Малай басмага кереп, берничә атлауга аягына су да үтә – чабата гына бит. Малай: “Әй,
Ходаем, исән-имин чыксам, әнкәйнең һәр сүзен тыңлар идем, тырышып укыр идем, күршедән кергән тавык-чебешләрне дә таш атып кумас идем”, – дип такмаклый (узган җәй бер күрше чебиен таш белән бәреп үтергәч, беркемгә дә әйтми-нитми абзар артына алып чыгып күмгән була). Инде басмадан борылырга да соң: ярты юл үтелгән. Малай өмет белән каршы як ярга карый, аякларын әкрен генә шуыштыра. Ә аста ургылып-кайнап язгы ташу бөтерелә. Ниһаять, чыгып җитәргә биш-алты метр калгач малайга көч керә. “Карале, куркудан әллә нинди вәгъдәләр биреп бетердем, ник әле бу басма нәкъ менә мин чыкканда гына җимерелергә тиеш?” – дип уйлап та бетерми, зур гына боз кисәге нәкъ малай аяк астындагы басма утыртылган нечкә генә баганага китереп бәрә. Малай чайкалып китә, ташу суына чак мәтәлеп төшми кала. Шунда ул: “Алла-алла, ышанды да, үтим инде, үтим, әйткәннәремне”, – дип Ходайга ялвара. Җан һәркемгә кадерле шул.
Ходайга ялвару дигәннән, 12-13 яшьлек малай түгел, хәзерге муллаларның, дин әһелләренең күбесе – элеккеге колхоз рәисләре, оешма җитәкчеләре, хәтта партоешма секретарьлары бит. Элек Алла юк дип динне сүгеп йөрсәләр, хәзер Алланың бар икәненә, бер икәненә бик ышандырып вәгазь сөйләп йөриләр, мәчетләр дә алар карамагында. Шулай инде, аңлы-белемле шул җитәкчеләр мулла булмыйча, көтүче, терлекче яки гади механизатор мулла була алмый бит: аларның белемнәре дә шуның кадәр генә, телгә осталыклары да юк, бары җигелеп эшли генә беләләр.
Халыкның дин юлына кереп китүе, тартылуы бик әйбәт анысы, урамда аракы эчеп, сүгенеп йөрүче олырак яшьтәге адәмнәр күренми башлады. Дин юлына баскан яшьләр дә шактый. Әмма наркотик дигән зәхмәтнең бетеп җитә алганы юк әле, әти-әниләрнең тынычлыгын алып, яшьләрне боза бирә.
Халисә ШӘЙДУЛЛИНА. Сарман. Татарстан яшьләре