Тормышлар, тормышлар, тормышлар… Кеше җир шарына үзе яралганда ук Аллаһы Тәгалә тарафыннан аның якты дөньяда яшәячәк гомер юлы язылып куелган була инде. Ә гомерләр язгы ташу сулары шикелле, аларны тотып калып булмый. Агалар да, агалар… Кемнәрдер җир шарына сугышлар булмаган тыныч вакытларга, ә кемнәрдер канкойгыч сугышлар чорына туры килә. Сугыш ул гаиләләргә кайгы, ачы михнәт, ачлык, әтисез авыр тормыш китерә.
Сүзем хәзерге көндә Саба районы Эзмә авылында бәхетле картлык кичерүче Мәсгүт Нурислам улы турында. Авыр, бик авыр тормыш юлы узган бу карт. Үзенең күргәннәрен күз яшьләрсез генә сөйли алмавы да шул хакта искәртә. «Әнием Бибифатыйма Хуҗиәхмәт кызы чыгышы белән Саба районы Курсабаш авылыннан, 1915нче елда гаиләдә бишенче бала булып дөньяга килгән», – дип, ерактан башлады ул үзенең сүз башын. «Гаиләләре ишле, бик тырыш булган. 1934нче елда Эзмә авылына Нурислам Шәйхетдин улына кияүгә чыга. Әни сарык фермасында эшли, ә безнең әти заманы өчен бик оста тегүче була. Күпчелек гомерен өязгә чыгып, кешеләргә кием-салым тегү белән уздыра, гаиләне матди яктан ул тәэмин итә. Әнием Бибифатыйма бер эштән дә куркып тормый, хәтта колхозның атларын да карый. Әле бит бер-бер артлы без – дүрт сабый туганбыз. Иң өлкәне булып, мин 1935нче елда туганмын, ә миннән соң яңадан ике энем – Фиргать, Рәшит һәм сеңлем Зәфирә туган. Элекке заманнарда бала карап өйдә утыру булмаган бит инде, шуңа да безне әтиемнең әнисе Сәхибкамал әбием тәрбияләде. Авылда ул вакытларда тормышлар авыр булса да, әтием белән әнием эшләгәч, ашау яклары ул кадәр кысынкы түгел иде әле.
Ләкин бик күп гаиләләргә кара кайгы китергән сугыш афәте башлана. Сугышның беренче көненнән һәр гаиләдән яшь-таза ир-атларны фронтка ала башлыйлар.
1941нче елның июнендә әтием Нурислам өяздә тегү эшендә була. Бу хәбәрне ишетүгә, үзен сугышка беренчеләрдән аласыларын аңлый, шуңа да тизрәк өенә кайту ягын карый. Өендә балаларын кочып бер сөясе, хатыны Бибифатыйманы бер иркәлисе, өй кайнатмалары белән тәмле итеп бер чәй эчү теләге була. Бу вакытта Мәсгут абый су буенда уенда була. Ул әтинең кайтканын ишетеп, өйгә чаба һәм керә-керешли үк аның кочагына ташлана. Әти аны кочаклаган килеш бик озак басып тора, мөгаен, улын соңгы тапкыр күрүен сизенгәндер. Өй бусагасын атлап керүгә, әтинең кайтканын ишетеп, авыл советы военкоматка җиткерә, аны сәгате-минуты белән килеп алып та китәләр, ул вакытта законнар кырыс була шул. Шулай итеп, әти өйгә кереп бер чынаяк чәй дә эчә алмый. Икенче көнне әтиемнең Шәмәрдән бистәсеннән китәчәген белеп, иртән иртүк ат җигеп, әни белән шунда мендек. Без аны мизгел эчендә генә күреп калдык. Әти әнине соңгы күрүен сизенептер инде: «Фатыйма, балаларны сакла, ничек булса да үстереп кеше ит», – диеп әйткәне бүген генә ишетелгән кебек, һаман да колак төбемдә тора. Шул китүеннән әтиемнең өч хаты гына килде.
Шушы көннән башлап
Күпме акты күз яшьләре.
Әнием, бәгърем, яптың син,
Толлык дигән кара шәлең.
Гаиләдә өлкән бала булгач, мин әниемнең уң кулына әйләндем. Хуҗалыктагы ир-ат эшләре минем җилкәгә күчте, аның өстенә өйдәге ике энем белән сеңлем өчен дә мин җаваплы идем. Әни көн-төн, фронт өчен, җиңү өчен диеп эшләде. Иң үзәккә үткәне ачлык иде. Шулай да әни әтинең соңгы сүзләрен исендә тотыптыр инде, мине 1942нче елда Эзмә башлангыч мәктәбенә укырга бирде», – диеп, Мәсгүт абый бермәлгә тын калды, күзенә яшьләр бөялде. Мөгаен, теге вакытларны ул яңадан кичерә иде. «Укырга, язарга тырышлыгым булса да, язарга каләм-дәфтәр юк иде. Өс-башка булмау да үзәкләрне өзде. Шуңа да дүртенче сыйныфны ике ел укырга туры килде. Аның өстенә өйгә кайткач никадәр эш көтеп тора.
Сугыш аяусыз… Ир-атлар сугышта булгач, басудагы кыр эшләре дә безнең җилкәгә күчте. Карт бабайлар тубал күтәреп чәчү чәчәргә чыгалар иде, ә без – малайлар, ызан ясап бара торган идек. Көннәр буе балчыкта яланаяк йөргәч, аяклар «чебиләп», канап, кутырлап бетәләр иде. Ә кичен колхоз атларын болынга утлатырга алып чыгабыз, йокылар туймый.
1945нче елдан Шекше урта мәктәбенә йөреп укый башладык. Аякка кияргә юк, ашарга черегән бәрәңгедән пешергән күмәч кисәге. Шулай бер укырга барганда тишек букчамнан барлы-юклы бәрәңге күмәчем төшеп калган. Эх ул көнге ачыгуларым, эх ул канлы күз яшьләре…
Җир йөзенә кабат язлар килә,
Бәхет өстәп кешелек иленә,
Әниләр генә көтә ирләрен,
Иртәләрен һәм дә кичләрен.
Ничә чыктың, бабам,
Авыл башын, ничә әйләндең?
Кешеләрнең әтиләрен күргәч,
Йөрәгең ничек түзгәндер.
Әтием, диеп өзгәләнеп,
Кайтуларын, беләм, көттең бит.
Башкайларын кая салганын белү өчен,
Ничә еллар җавап көттең бит.
Кояшлы май иртәсендә, ниһаять, илебез күгенә Бөек Җиңү көне килде. Эх ул шатлыклы көннәр! Көн дә әтиемнең кайтуын көтә идек. Күп балаларның әтиләре сугыштан кайта алды, алар бик бәхетле иделәр. Алар гаиләләре белән куандылар, шатландылар. Ә безнең әтиебез кайтмады да кайтмады. Безнең, бер гөнаһсыз балаларның, монда нинди гаебебез бар иде соң? Без дә әтиле булырга лаек идек, башка балалар «әти-әтием» диеп дәшкәндә безнең күзләрдә яшь тамчылары ялтырый иде. Күпме еллар узса да, әтием менә кайтыр, менә кайтып керер, дигән уй күңелемнән мәңге китмәде. Ә әнием әтиемне сагынып, көтеп, күз яшьләрен безгә күрсәтмәскә тырышып елый иде, гомере буена сагынып яшәде ул аны.
1951нче елда мәктәпне тәмамлагач, укуны дәвам итәргә дип Казан шәһәренә ФЗУга юл тоттым. Анда укысаң, көнгә берничә мәртәбә бушка ашатуларын да уйлаганмындыр инде. Ләкин минем матур хыялларым челпәрәмә килде, нишләптер безнең районнан килгәннәрне алмыйлар иде биредә. Шәмәрдән поездына утырып, ач килеш кире кайтып китүдән башка чара калмады. Үз уйларыма бирелеп, бик борчылып кайтканымны сизептерме, яныма бер солдат килеп утырды. Миңа текәлеп карап барганнан соң кулыма хәйран гына олы ипи тоттырды. Мин мондый юмартлыктан аптырап, бу солдатка рәхмәтләремне укыдым. Кайтып җиткәнче аның бер бөртегенә дә тимәдем, чөнки өйдә дә ничә җан ач килеш бит әле. Бу мизгелләрне мин гомерем буена да онытмадым.
Ләкин кайда да булса эшләргә, яшәргә, тормышны алып барырга кирәк бит. Минем яшьтән тырыш икәнемне чамалаганнардыр инде, Азин МТСына комбайнчы ярдәмчесе итеп куйдылар. Шул елны эшләгән өчен өч центнер ашлык алдым. Һич онытасым юк: ул ашлыкны алып кайткач, әнием Бибифатыйма, капчыкларны сыпыра-сыпыра: «Ниһаять, безнең дә тамагыбыз туяр икән бит», – дип елады. Ләкин миндә уку теләге һаман да көчле иде, 1953нче елда Арча районының Үрнәк механизаторлар әзерләү мәктәбендә белем ала башладым. Яшь вакытлар, утыз ике чакрым араны җәяүләп үтеп, бик еш кына өйгә кайтып килә идем. 1954нче елда комбайнчы-механик таныклыгы алу бәхетенә ирештем.
Ләкин алда хәрби бурычымны үтисем бар иде, һәм мине 1957нче елда Совет Армиясе сафларына алдылар. Әрмәнстан республикасының Ленинакан шәһәрендә хезмәт итеп, 1960нчы елда кабат туган нигеземә кайттым.
1961нче елда Эзмә авылындагы иң матур кызларның берсе булган Гомәр кызы Флёра белән гаилә кордык. Ләкин тормыш сынаулары күргән авырлыклар белән генә бетмәгән булып чыкты, көтеп алган беренче кызыбыз Гөлсинәне җир куенына салырга туры килде. Яңа тормыш башлап, яшәү матурлана дигәч кенә нинди олы кайгы иде бу. Аннан соң тормышыбыз күкләрен яктыртып улыбыз Айдар, кызларыбыз Зөбәрҗәт белән Энҗе туды. Әнием оныкларын күреп, аларны үстерешеп, бик куанып яшәде. Ничә еллар, көзге җилләр ишек шакыса: «Бәлки улдыр», – диеп ишек ачты. Өметләрен өзмичә, соңгы көненә кадәр балаларын да «бәлки әтиегез кайтыр» дигән өметтә яшәтте. Әниемнең хезмәтен хөрмәтләп «Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 45 ел», «Сугыш елларында аеруча тырыш хезмәте өчен» медальләре белән бүләкләделәр.
Шул гомерем эчендә кырык ел колхоз басуында мул уңыш җыеп алуда катнаштым. 1977нче елда мелиорация белемен үзләштереп, 1980нче елга кадәр колхоз басуларын сугаруга үз өлешемне керттем. Ә 1980нче елдан 1991нче елга кадәр һөнәремне укучыларга өйрәттем. 1967нче елда Татарстан АССР Югары Советына депутат итеп сайладылар. Хезмәт ветераны буларак, икенче чакырылыш Эзмә авыл советы депутаты булдым. Хезмәтемне һәрвакыт күрә белделәр, югары бәяләделәр – бик күп грамоталар, Рәхмәт хатлары, «В.И.Ленинның тууына 100 еллык» медале һәм дә «Почётлы донор» медальләре белән бүләкләделәр», – дип тәмамлады ул үзенең әйтеп бетергесез авырлыклар белән яшәп, яшьлеген урлаган сугыш еллары турындагы бәянен. Үзәгенә үткән ачлык, ялангачлык, әтисе була торып та аларны ятим иткән авыр, газаплы сугыш турында күз яшьләрсез генә сөйли дә алмый ул. Алар яшь булсалар да, җиңү өчен көчләрен аямаганнар. Без баш иябез алар алдында. Беркайчан да кайгы-хәсрәт күрмәсеннәр, алар башыннан узган ачы хәсрәтләр кабат яңармасыннар иде.
Ләкин… Тормышның рәхәт чорында, бу язманы күрә алмыйча Мәсгүт абый безнең арадан китеп барды. Авыр туфрагы җиңел булып, безнең хәер-догаларыбыз үзенә барып ирешсен иде дигән теләктә калабыз.
(Шигырьләр Мәсгүт абыйның килене Саяра Нурисламованыкы).
Муса АБДУЛЛИН, Саба районы, Байлар Сабасы бистәсе Чыганак: Безнең гәҗит Фото: pixabay.com