6 октябрьдә Чувашстанда М7 федераль трассасыннан баручы автомобиль юл кырыена төшеп киткән һәм яна башлаган. Машина эчендәге ир-ат янып үлгән. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.
Юл һәлакәте Моргауш районының Юнгапоси авылы тирәсендә була. «Лада» машинасы идарәсен югалта һәм юл кырыена төшеп китә. Берничә мизгел эчендә машинага ут каба. Җиңел машинаны йөртүче 25 яшьлек ир-ат яна торган машина эченнән чыга алмый һәм һәлак була, диелгән әлеге хәбәрдә. Әлегә фаҗиганең сәбәпләре билгеле түгел.
«Лада» автомобиле юл һәлакәтенә очраган мизгел сурәтләнгән видео кадрлары na-svyazi.ru сайты каналында чыкты.
Интертат электрон газетасы