«Кызым, зинһар, сукма, үтерәсең бит!»[язмыш]

-- Алина

Авыл хуҗалыгы техникумы тулай торагы ишеген-нән, аякларын көч-хәл сөйрәп, үтә дә ябык гәүдәле, сәләмә киемле, чал чәчле, аркасы бөкрәя төшкәнгә күрә, болай да карсак буе тагын да кечерәйгән, тәмам өшәнгән сиксән яшьләр тирәсендәге карчык килеп керде. Хәле бетеп, диварга сөялде. Ул, су кырыена чыгарып ташланган балык сыман, авызын зур ачып, еш-еш сулый иде.

Тукталыштан шактый еракта урнашкан икән шул бу йорт, көчкә килеп җитте. Буыннары сызлап интеккән олы кешенең һәр адымы газаплы инде аның. Җитез-җилле яшьләр генә ул бу араны ике атлап, бер сикереп дигәндәй, 10-15 минутта узып, “общага”га шау-гөр килеп кайтып керә…

Вахтер Әлфия (исемнәр үзгәртелде), берәр студентның ерак авылдан килгән дәү әниседер дип уйлап, кизү будкасыннан чыгып, әби каршысына атлады.
– Иртәләгәнсең, әбекәй, яшьләр укуда әле, – диде ул. – Ике-өч сәгатьсез кайтып җитмәсләр. Әйдә, безнең вахтада утырып ял ит, бераз сулыш алырсың. Юкка гына юл газабы – гүр газабы димиләр. Ничек кыш уртасында йөрәксенеп ерак юлга чыгасы иттең? Оныгыңны бик сагынгансыңдыр, ахрысы. Бәбкәчем калада ач ятмасын дип, тәм-том төяп килгәнсеңдер инде. Монда җылы, бишмәтеңне салып куй. Хәзер чәйнегемне җырлатып алам. Икәүләп рәхәтләнеп мәтрүшкәле-сөтле чәй эчәрбез, үзеңә шундук хәл кереп китәр. Каты димәсәң, оныгың кайтканчы, диванда черем итеп, хәл җыеп алсаң да була, – дип елмайды.
Кортканың үз хәле хәл иде, күрәсең, сүзгә кушылып китмәде. Аның үзәк бәгырендә көйрәгән, чит-ятка сиздермәс өчен җиде йозакка бикләнгән хәсрәт уты тышка бәреп чыкты. “Уф-ф, җеп өзәрлек тә хәлем калмады, бәбкәчем”, – диде ул, авыр сулап. Куе итеп ясалган сөтле чәйне эчеп, кизү хатынга рәхмәт әйткәч, битен сыпырды да, диван читенә елыша төшеп, тынып калды. Күзләрен йомса да, җыерчыклы йөзенә ягылып калган күләгәләр аның җан газабын чагылдыргандай тоелды. “Тәмам өшәнгән, бичара, бетерешкән, – дип уйлады Әлфия. – Килеш-килбәтенә караганда, бер дә рәхәт тормышта яшәүчегә охшамаган. Әллә оныгын үзе генә тәрбияләп үстергән микән?” Табигате белән кызыксынучан вахтер хатын йокымсырап-изрәп киткән карчыкны ныклап күзәтә башлады. Яшь чагында чибәр булгандыр бу. Йөз-бит сызыклары нәфис, рәссамның нечкә кыллы пумаласы белән ясалган сыман. Маңгае биек, борыны төз, иреннәре юка, авызы уймак сыман кечкенә. Картлык үзенекен итеп, битен күпсанлы эрелеваклы җыерчыклар сырласа да, табигый сөйкемлелеге җуелмаган. Куллары бәләкәй, бармаклары төз, беләкләре нечкә, тән тиресе аксөякләрнеке сыман юка, ап-ак. Кызык, пенсиягә чыкканчы кем булып эшләде икән җыйнак гәүдәле бу карчык? Һәрхәлдә, сыер саумаган, иңенә салып икешәр потлы капчыклар, кырык килолы бидоннар ташымагадыр. Гадәттә, авыр эштә чиләнгән авыл апаларының бәдәне нык, йөзе итләч, куллары алагаем зур, бармаклары юан, тиреләре яргаланып беткән, буыннары шешенке, аяклары кәкрәйгән була. Бәлки берәр конторда мазарда счет төймәсе тарткалап утыргандыр? Әллә тәрбияче яки китапханәче булдымы икән? Бу ябык тәнендә җаны ничек эләгеп тора диген? Урыслар мондый әбиләрне “божий одуванчик” дип атый, ә татарчасы ничек була икән? Әлфия үзалдына елмаеп куйды, “Алла тузганагы” дип булмый ич инде. Бәлки безнең карт-корыларга “оҗмах фәрештәсе” яки “Ходай кошы” дию килешә төшәдер? Алай дип әйтергә дә тел бармый, чөнки таушалган шәлгә төренгән, керле киемле бу карчык бүтән татар әбекәйләренә охшамаган. Әнә, Әлфиянең мөлаем йөзле үз әнисе, сиксәнне вакласа да, биш вакыт намазын калдырмады, чиста пөхтәлеге канына сеңгән, кием-салымы һәрдаим ялт иткән була торган иде. Ахирәтләренә ашка барганда, ябык аркасына сузып бәйләгән кершәндәй ап-ак батист яулыгы өстеннән болыттай кабарып торган йомшак мамык шәлен бөркәнгәч, яшел бәрхет күлмәген, ян-яны чигүле арка җылысын, мутон якалы драп пәлтәсен кигәч, үзе әйтмешли, “кәртинкә” кебек була иде. Иде генә шул… Ә бу бичарадан авыр ис килә, аның күптән юынганы юк ахрысы, бәлки берүзенә мунча ягып керүләре читендер… Әлфиянең уйларын карчыкның, йокы аралаш саташып, ачыргаланып кычкырып җибәрүе бүлде:
– Кызым, Зөмәрәкәчем! Зинһар, сукма, үтерәсең бит! Башым болай да бик каты сызлый! Минсез калсаң, бу мәрхәмәтсез дөньяда бер ялгызың нишләмәк буласың?
Әлфия телсез калды. Тукта, Зөмәрә диде түгелме соң? Бик тә таныш исем… Әлфия, яман төш күрәдер дип, шыр сөяк иңнәренә саклык белән генә кагылып, әбине уятырга җыенды, әмма аннан кире уйлады: йокласын инде, мескен, хәл җыйсын. Сәгать көндезге өчне сукканда, тулай торакка студентлар кайтып тулды. “Әбинең монда кергәненә биш былтыр, ә мин аның кем янына килүен дә сорарга өлгермәдем ич”, – дип, үзен битәрләп алды. Аннан:
– Әбекәй, студентлар кайтып җитте бит! Хәзер оныгың янына озатып куям үзеңне. Исем-фамилиясен әйтсәң, ничәнче бүлмәдә торганын журналдан карап, минутта табып бирәм, – дип тәтелдәде. – Авыл күчтәнәчләре белән чөкердәшеп чәй эчәрсез. Монда куна калсаң да сүз әйтмәм. Комендантыбыз бик кырыс, чит-ят кеше керткәнне яратмый. Тик без аңа аны-моны сиздермәбез, шулай бит? Әби торып утырды, аптырап як-ягына каранды. Әлфия кабат эндәшкәч тә, бер сүз әйтмәде, карашын бер почмакка төбәп, терәлеп катты, әйтерсең, мәрткә китте. Вахтер хатын аптырашка калды: нишләргә – комендант күрә калса, бу бүлмәгә чит кеше керткәне өчен, Әлфияне утлы табага бастырып кына калмаячак, айлык премиясен дә кисәчәк. Шул гына җитмәгәние, хезмәт хакы болай да мәче төкереге чаклы гына, җиде мең тәңкәне ай ахырынача ничек җиткерергә белми интегә. Олы кешене караңгы төшкәндә, кышкы салкын урамга куып чыгарып та булмый бит инде… Бераздан әби телгә килде һәм тонык тавыш белән шаккаткыч сүзләр сөйләп ташлады:
– Оныгым юк шул инде минем, – диде ул бәгырь төбеннән чыккан сагышлы тавыш белән. – Анасының ваемсызлыгы аркасында, табиблар тешенә куйган мышьяктан агуланып, алты яшендә үк гүр иясе булды ул. Картым да күптән вафат. Бердәнбер кызым Зөмәрәм бик грамотный судья иде. Башбирмәслеге аркасында харап булды. Көндәшләре наркоманга әйләндерде аны. Хатынын дәвалап ипкә китерә алмагач, ире ташлап чыгып китте. Кызым башта Казан янындагы поселокта төзеткән бер дигән коттеджыннан колак какты. Аннан минем янга фатирга кайтты, ай саен пенсия акчамны талап алды. Тора-бара ул гына җитмәде, өйдәге бөтен нәрсәне сатып бетерде. Шуннан мине кыйнап-куркытып, фатирымны үз исеменә күчертте дә, кара көздә урамга куып чыгарды… Инде кайтып керер җирем калмады, хәерсез наркоман аны да сатып җибәргән. Беркөнне үзенең җылылык торбасы чокырына төшеп барганын күргәннәр. Хәзер бер хәбәре дә юк, исәнме ул, юкмы… Өйдән чыгып киткәч, бераз вокзалда яшәп алдым. Аннан да кудылар. Базар тирәсендәге чүплектә тамак туйдырдым. Подъездларда кунган чакларым булды. Бер ташландык йортның подвалында җан асраганда, үпкәмә суык тидердем. Ярый әле өйдән чыгып киткәндә документлар салынган пакетым бишмәтемнең эчке кесәсендә булган. Юкса, сукбай дип, сырхауханәгә салып дәваламаслар да иде. Шөкер, Раштуа салкыннарын шунда үткәрдем. Ашаттылар, дәваладылар. Инде менә чыгардылар…
– Безнең тулай торак шәһәр читендә диярлек, бу якка ничек килеп эләктең соң? – диде Әлфия.
– Бәхетемә күрәдер инде, тукталыш будкасына ябыштырылган белдерүне күреп алдым, – диде әби, яшьле күзләрен керле җиң очы белән сөртеп. – Тулай торакка идән юучы кирәк дигәннәр. Шул адрес буенча эзләп килдем инде. Карт булсам да, идән генә юа алам әле мин. Чүбен дә түгәрмен. Кирәксә, җирәнеп тормам, бәдрәфен дә чистартырмын. Авыр күтәрергә ярамый миңа, бүсерем чыгып интектерә. Аның өчен аптырап торасы юк, эчемне шәл белән кысып бәйләп куярмын. Суны ярты чиләкләп кенә күтәрермен. Тырышып эшләп, хуҗагызга ярый алсам, миһербаны уянып, миңа берәр почмак та биреп куймасмы дип өметләнәм әле. Ашыйсын ашадым, яшисен яшәдем, бәлки бу фани дөньяда әлләни күп иза чигәсем дә калмагандыр. Ишеген үз ачкычым белән ачып керерлек, бер карават, бер кечкенә өстәл белән урындык сыярлык үз почмагым булса, артыгына өмет итмим, канәтем.
Әлфия, каршында утырган карчыкның җетелеге уңа төшкән, сагышлы моң түгелгән яшькелт-зәңгәр күзләренә күтәрелеп карагач, сискәнеп китте: кая гына күргәне бар соң бу йөзне? Уң як борын канатындагы ясмык чаклы миңенә кадәр таныш кебек дип уйлады, әмма тиз генә исенә төшерә алмады. Әлфиянең мәрхүмә әнисе сымак итеп, мишәрчәләп “канәтем” диюе генә ни тора! Чистай, Аксубай, Әлки якларында туып-үскәннәр, бер-берсен якын итеп, әнә шулай эндәшә. Яшь чагында заводта эшләгәндә, дус кызы Җәмилә белән бергәләп, Октябрь бәйрәменә әнисенең туган ягы Аксубайга кунакка кайтулары искә төште. Икенче көнне аларны күршегә каз өмәсенә чакырдылар. Йорт хуҗасы Зәкиулла абзый район үзәгендә прокурор булып эшли икән. КДУда юристлыкка укучы кызлары да Казаннан кайтып төшкән икән. Тукта, ул да Зөмәрә исемле түгел идеме соң? Аның, кызылга буялган озын тырнакларын сындырудан куркып, казның йонын учлап умырып, түшкәне бозып бетерүе истә калган. Ул чибәркәй һавалырак, беркадәр дорфарак иде бугай. Чая мишәр кызлары аны “чемет-кәләп” алгач, ул, күзләреннән усал очкыннар чәчеп, өмәгә килүчеләргә өстән мәсхәрәле караш ташлап: “Каждому – свое, надан авыл сарыклары, казыгыз белән чәнчелеп китегез!” – дип, түшкәне идәнгә бәреп, ишекне каты ябып өйдән чыгып киткән иде. Әниләре – бөтерчек кебек җитез, ачык йөзле, тәмле телле Кафия апа ул чакта өмәгә килүчеләрне мич алдында каз маенда алсуландырып пешергән, кетердәп торган бик тәмле коймак белән сыйлаган иде. Әлфия бөтен игътибарын бер ноктага туплап, карчыкның йөзенә, дугаланып торган нәзек кашларына, борын канатындагы миңенә терәлеп катты. Хәтер төпкелендә нидер уянды. Булмас ла… Район прокуроры Зәкуанов хатыны түгелдер лә бу әби… Әлфия әбисе Мәскүрәнең үләр алдыннан сер итеп кенә әйткән сүзләрен искә төшерде: “Ул прокурор заманында районны дер селкетеп, бөтен кешенең котын алып яшәде. Сугыш вакытында, ач балаларын үлемнән йолып калу өчен, кесәсенә бер кушуч ашлык салып кайткан тол хатыннарны кан-яшь түктерде, кеше язмышлары белән оятсызларча уйнады, – дигән иде әбисе. – Бик мәрхәмәтсез кыланды. Бәлагә таручы соңгы сарыгын суеп китереп бирмәсә, аны Чистай төрмәсенә озаттырды. Халык ачлыктан шешенгәндә, алабута ипие белән җан асраганда, аныкылар ак күмәчкә бал-май ягып ашады, каклаган каз боты кимерде. Алардагы байлык җиде буынга җитәрлек, Зәкиулланың әпи-тите зурдан булды, хәрам мал дип тормады, умырды гына…”
– Әбекәй, синең үзең белән берәр төрле документың бармы соң? Комендант килгәнче, хәстәрен күрә торыйк мәллә? – дип, чакырылмаган кунакка җайлап кына эндәште Әлфия. Бу вакытта, кайгыртучанлык күрсәтүдән бигрәк, хатын-кыз кызыксынучанлыгы өстен чыкты. Әби эчке кесәсеннән бер төргәк чыгарып, җайлап кына сүтте дә, паспортын Әлфиягә сузды. Вахтер хатын аның беренче битендә “Кафия Габдрахман кызы Зәкуанова” дигән сүзләрне укыгач, үз күзләренә үзе ышанмады. “Менә сиңа мә! – дип уйлады ул. – Зиннәтле йортта яшәгән, кеше кимәгәнне киеп, кеше ашамаганны ашаган, кыйммәтле хушбуйлар сибенеп, аяк битенә чаклы төшеп торган атлас халатлар, берсеннән-берсе затлырак күлмәк-костюмнар, авыл хатыннарының төшенә дә кермәгән затлы туннар киеп, матур итеп күперткән йомшак чәчләре өстенә күксел чәшке береткасын кыңгыр салган горур байбичәне язмыш нинди гөнаһлары өчен тормыш төбенә этеп төшергән, нигә шушы хәлгә китереп җиткергән икән? Кызы гына гаепле микән монда? Әллә сәбәпләре тирәнгәрәк яшеренгәнме? Ай-һай, дөнья куласа, әйләнә дә бер баса дигәннәре шулай була икән ләбаса…”
Әнисен шушы карчык хәлендә күз алдына китереп, Әлфиянең бугазына төер тыгылды, шомырт кара күзләренә яшь бөялде. Урындыгы-ние белән кисәк кенә зырылдап артына борылды да, искәрмәстән, диванга сеңеп, бөкшәеп утырган карчыкны кочаклап алды.
– Кафия апа, канәтем! Синмени бу? Мәскүрә дәү әниемнең уң як күршесе! Кичер, танымадым бит! Каз маенда син чыжлаткан коймакның тәме әле дә тел очымда. Син биргән юл күчтәнәчен – ап-ак каз канатын, әнкәемнең туган авылы төсе итеп, бик озак сакладым. Комендантны күрү кирәкми сиңа! Картаеп беткәч, шакшы бәдрәф юып йөрергә димәгән. Тиздән сменам тәмамлана. Үз фатирыма алып кайтам мин сине. Мәрхүмә әнкәемнең бүлмәсендә, аның йомшак урынында йокларсың. Син гөлләр үстерергә ярата идең бит, рәхәтләнеп шулар белән әвәрә килерсең. Миңа иптәш булырсың. Җан биргәнгә җүн бирә ул, бер дә кайгырма, канәтем…
Бәхетсез җанның соң дәрәҗәдә таушалган йөрәге әлеге куанычлы хәбәрне күтәрә алмады, әби, сул як күкрәген тоткан хәлдә, бер якка авып төште. Ул Әлфияне ишетми иде инде…
Хәмидә ГАРИПОВА Татарстан яшьләре

Бәйле