“Зарлы телефон”нарның берсенә Яшел Үзән районының Бакырчы авылыннан Мәдинә Насыйбуллина шалтыратты һәм үзенең зарын, үпкәсен, рәнҗешен белдерде. Улы Ленарның ике иптәше белән узган елның август аенда юл һәлакәтенә эләгеп, авыр тән җәрәхәтләре алуы, умыртка баганасының муен өлешен сындыруы турында хәбәр итте.

“Улым гомерлеккә инвалид калды, ә һәлакәттә гаепле кешеләр судка килгәч, авыз ерып утырды. Суд гадел узмады”, – диде. – Төнге өченче яртылар иде, – дип елый-елый сөйли Мәдинә апа. – Улларым Фәнил белән Фәнзилнең: “Ленар, авария” дигән сүзләренә уянып киттем. Минем сорауларыма җавап бирмичә чыгып чаптылар. Күңелем нидер сизенеп, мин дә артларыннан урамга ташландым, Ленарның машинасы клуб янында иде. Соңгы вакытта сыра да капмый иде, ни булгандыр? Соңыннан улларым: “Ленар юл һәлакәтенә тарыган, бер аягы бераз җәрәхәтләнгән”, – дип шалтыраттылар. “Әни, мин исән”, – дип телефоннан өч кенә сүз әйтсен дип, кычкырып еларга тотындым. Ленар ничектер бу сүзләрне әйтте. Әмма тавышы үзенеке түгел, йоклаган кешенеке кебек иде…

– Сез фаҗига урынына барганда сәгать ничә һәм Ленар нинди хәлдә иде? – дип сорыйм.

– Фаҗига беренче яртылар тирәсендә үк булган, ә Руслан Бәхтияров һәм Илнар Бикмуллин “өченче яртыда булган” дип яздырган, – ди Мәдинә апа.

– Без барып җиткәндә өченче яртылар иде, – ди Фәнзил.

– Шул гомер Ленар җир өстендә ятканмы? – дим аларга.

– Алар байлар, үз бизнеслары, алар башкача фикер йөртә. Олы улым Фәнил: “Ленар белән берәр нәрсә булса, мин сезне үтерәм”, – дип кычкырган, – ди Мәдинә апа.

– Мин килгәндә Ленар абый әле уянгандай, әле йоклап киткәндәй була, куллары канлы, колагыннан да кан ага иде, – ди Фәнзил. – Русланнар, туганнарын чакырып, абыйны “Нива” машинасында хастаханәгә илтмәкчеләр иде. Норлатка ашыгыч ярдәм машинасы артыннан киттек, ЮХИДИ хезмәткәрләренә хәбәр иттек…

– Фаҗига турында сезгә кем хәбәр бирде? – дим аңа.

– Авылдашыбыз Рәмис Хәйруллин шалтыратты, – ди Фәнзил.

– Мин боларның берсен дә бел­мим, әни белән телефоннан сөйләш­кәнне дә хәтерләмим, – ди Ленар үзе.

Менә шушы хәерсез 13 август төненнән соң Насыйбуллиннар тормышын кара болыт каплагандай була. Әлеге хәлләрдән айнып та җитмәгән әни кешене, аның улларын билгесезлек чолгап ала. Ленар белән ни булыр? Алда ниләр көтәсен белсәләр, алар шундук йөрәкләренә ябышып авып китәрләр иде.

Медсудэкспертиза нәтиҗә­лә­реннән күренгәнчә, Ленарның байтак җире зыян күргән. Умырт­касының муен өлеше сынып кына калмаган, арка мие дә зарарланган, башына, йөзенә кан сауган.

Егетне тиз арада Яшел Үзән хаста­ханәсеннән РКБга күчерәләр. Ләкин анда: “Без операция ясый алмыйбыз, нейрохирург кирәк, шуңа күрә Чабаксарга, анда кабул итмәсәләр, Түбән Новгородка җибәрәчәкбез”, – диләр һәм башта квота алырга кирәклегенә басым ясап, Ленарның якыннарын янә кайнар утка салалар. Егет кенә тирә-ягында ниләр майтарылганын тәгаен аңлап бетермичә, туган көнендә хастаханәдән чыгу турында хыяллана.

Квота алу – аерым тарих. Аның ничек авыр һәм четерекле эш икәнен аңлый торгансыздыр инде. Әмма Насыйбуллиннар мең бәлаләр белән бу авыр эшнең дә ахырына барып җитеп, уңышлы башкарып чыгалар. Хәтта табиблар да аптырап кала. Шулай итеп, операция көне җитә. Аны 25 августта ясарга тиеш булалар.

– Башта: “Бәлки квота алырга ярдәм итәрсез, малай азапланып ята бит”, – дип, Русланның әтисенә шалтыраттым, – ди Мәдинә апа. –Безнең авыл егете бит, бик тупас сөйләште. Аллага шөкер, аннан башка да башкарып чыктык. Операцияне Чабаксарда ясадылар. Ләкин икенче көнне табиблар чабыша ук башлады. Аннан “икенче хастаханәгә күчерәбез” диделәр. Ленарга операциядән соң “тромбозный инсульт” булган, ике ягы да хәрәкәтсез калган, аның исән калачагына өметебез өзелгән иде инде…

Автор: Эльмира Флүн

Акчарлак

Фото: https://pixabay.com

Бәйле