Композитор Эль­мир Ни­за­мовның әнисе улының йө­дә­тү­е­нә тү­зә ал­мый…

-- Лэйсирэ

Эль­мир Ни­за­мов – бү­ген та­тар­ның иң та­лант­лы, иң күп иҗат итү­че комп­по­зи­то­ры­дыр, мө­га­ен. Ул опе­ра да яза, сим­фо­ник әсәр­ләр дә иҗат итә, ки­но һәм спек­такль­ләр­не му­зы­ка бе­лән би­зи, аның җыр­ла­рын Фи­лүс Ка­һи­ров, Эль­ми­ра Кә­ли­мул­ли­на ке­бек зат­лы җыр­чы­лар баш­ка­ра…

Эль­мир үзе – урыс ара­сын­да ту­ып-үс­кән, урыс мәк­тә­бен­дә укы­ган Сем­бер еге­те. Әти-әни­се – га­ди эш­че­ләр. Му­зы­ка мәк­тә­бе­нә ма­лай үзе­нең зур те­лә­ге ар­ка­сын­да 11 яшен­дә ге­нә ба­рып ке­рә. Дө­рес­рә­ге, йө­дә­тү­е­нә тү­зә ал­мый­ча, әни­се улын җи­тәк­ләп янын­да­гы му­зы­ка мәк­тә­бе­нә алып ки­лә. Әл­бәт­тә, баш­та алыр­га те­лә­ми­ләр, аның яшь­тәш­лә­ре ин­де 3-4 сый­ныф­та, бот бу­е ба­ла ча­га ара­сы­на кер­теп утыр­та­сың­мы аны? «Алы­гыз, зин­һар, йө­реп ка­ра­сын ин­де, үзе таш­лый ул ба­ры­бер», – ди әни ке­ше. Тик ул ял­гы­ша: таш­ла­мый гы­на тү­гел, үз яшь­тәш­лә­рен яр­ты ел эчен­дә ку­ып та җи­тә Эль­мир. Му­зы­ка мәк­тә­бен­дә ул фор­те­пи­а­но клас­сын­да укый, бе­рен­че әсәр­лә­рен яза баш­лый һәм 14 яшен­дә «Яңа исем­нәр» бәй­ге­сен­дә фор­те­пи­а­но һәм скрип­ка өчен языл­ган әсә­ре бе­лән Гран-при яу­лый. Ан­нан соң – Сем­бер му­зы­ка учи­ли­ще­сы, Ка­зан кон­сер­ва­то­ри­я­се…

Шу­ны оныт­мас­ка ки­рәк: му­зы­ка мәк­тә­бен­нән баш­лап, кон­сер­ва­то­ри­я­не тә­мам­ла­ган­чы Эль­мир­ның бар­лык ос­таз­ла­ры – чит мил­ләт ке­ше­лә­ре, чөн­ки Ка­зан кон­сер­ва­то­ри­я­се­нең ком­по­зи­ци­я бү­ле­ген­дә ул чор­да бер ге­нә мил­ләт­тә­ше­без дә укыт­мый. Шу­лай бул­са да, Ка­зан­да егет үзен өр-яңа дөнь­я­га ки­леп эләк­кән­дәй хис итә. Өй­дә әти-әни­дән ге­нә ише­теп үс­кән ту­ган тел­дә, әй­тер­сең лә, бө­тен Ка­зан сөй­лә­шә! Дө­рес, соң­рак та­тар баш­ка­ла­сын­да ту­ып-үсеп тә, ту­ган тел­дә бер авыз сүз бел­мә­гән яшь­тәш­лә­рен кү­реп, шак­ка­та ул. Эль­мир үзе рә­хәт­лә­неп та­тар­ча сөй­лә­шә, ту­ган тел­гә хөр­мәт бе­лән ка­ра­вы, аның бер урыс сү­зе дә ка­тыш­тыр­мый­ча сөй­лә­шү­ен­нән кү­ре­неп то­ра. Та­тар му­зы­ка­сы та­ри­хын, му­зы­ка хә­зи­нә­сен ул бик кы­зык­сы­нып, йот­лы­гып өй­рә­нә, сең­де­рә. Кон­сер­ва­то­ри­я­не егет зур әсәр – «Ал­тын Ка­зан» рок-опе­ра­сы (Ре­нат Ха­рис либ­рет­то­сы) бе­лән тә­мам­лый.

Яшь ком­по­зи­тор­ның дип­лом спек­так­ле баш­та Тин­чу­рин те­ат­рын­да уй­нал­ды, ә 2012 нче ел­ның 30 ав­гус­тын­да Ка­зан­су ярын­да­гы «Га­и­лә» үзә­ге янын­да, ачык һа­ва­да күр­сә­тел­де. Төп роль­ләр­не Ф.Ка­һи­ров, Э.Кә­ли­мул­ли­на, А.Ис­ла­мов, И.Ху­җи­на һ. б. асыл җыр­чы­лар җыр­ла­ды, ис­кит­мә­ле ла­зер та­ма­ша­сы ки­леп чык­ты. Ә ике ел­дан соң, Эль­мир без­не «Ка­ра пу­лат» опе­ра­сы бе­лән сө­ен­дер­де. Кыз­га­ныч ки, «Ал­тын Ка­зан» ни­ба­ры 2 тап­кыр уй­на­лып кал­ды, «Ка­ра пу­лат» исә бә­хет­ле­рәк бу­лып чык­ты – 9 тап­кыр сәх­нә күр­де. Һәм шун­нан бир­ле бу әсәр­ләр киш­тә­дә «ту­зан җы­еп ята­лар».

Чыганак һәм фото: Сираҗи сүзе

Бәйле