«Анадан-тума чишендем» — ТНВда Гөлназ Сәфәрова белән эшләүче Илназ Кадыйров татар теленә кагылышлы постының дәвамын яза

-- Лэйсирэ

Гөлназ Сәфәрова белән чыгып килүче ТНВ каналында “Мин” телетапшыруының чәчтарашы Илназ Кадыйров Казанда 3 яшьлек улын татар бакчасына бирә алмавына борчылып зур гына пост язган иде. Шушы көннәрдә бу четерекле теманың дәвамы калкып чыкты. «Чын татар кешесе ничек тибелгән дә, хур булып кимсетелгән дә» дип җаны әрнегән Илназ тагын бер гыйбрәтле вакыйганы җәмәгатьчелек хөкеменә чыгарды. Әлеге язманы да сезнең игътибарыгызга үзгәртмичә бирәбез: 

Гыйбрәт өчен язам, гайбәт булмасын. Беркөн клиентканың өенә барып чәчен буяп кайттым. Гел үзенә чакырырга ярата. Бер кайда да эшләми. Әмма, салонга йөрергә вакыты юк. Ул үзе исләрең китәрлек кеше. Безнең кеше түгел дисәм, дөреслеккә туры килеп бетмәс. Чөнки әтисе борынгы заманда татар булган. Бүген исә эреп юкка чыккан. Бу гаиләдә калсам исән-имин яшәүләре тәтемәс, диеп тиз генә сыпыртканмы? Анысын белмим!

Менә клиенткама килгәндә, эче киткәнче эчә, фатирының бәдрәфендә тарта. Подъездга чыгып тартмагач шәп инде. Өендәге тәртипсезлектән күңел тулып хәзер ташып өскә калкып чыгардай була. Монда мәчеләргә хөрмәт зурдан. Кем генә түр бүлмәгә икешәр мәче бәдрәфе урнаштыра икән? Кем генә мәчеләрнең зур йомышлары хуш исенә изерәп ял итә икән? Ишеткән дә, күргән дә юк. Шәхси машина йөртүчесенә бирә, массажистына бирә. Ире еш кына командировкаларга йөри. Нәкъ, мәзәктәге кебек инде бу. Өч ир-ат белән беръюлы кочаклашып йоклыйсым килә, диеп, миңа да тәкъдим ясап карады.

Иренә 50 яшь, ә үзенә 36 яшь. Ире бик акыллы, сабыр кеше. Шул олылыгы белән генә түзәдер, мөгаен. Юкса, чыдар идеме? Хатыны бик тиз кабынып китүчән, сугышырга да күп сорамый, базар хатыннарыннан да шәп ызгыша, тәмәке тартканга күрәсең, тавышы дорфа, карлыккан. Беркайда да эшләми дигән идем. Әйе, эшләсә я аны үтерерләр иде, я ул кемнедер юкка чыгарыр иде.

Бер яхшы ягы бар: бомба кебек шартласа да, күңеле нечкә, ачу сакламый, башкаларны культуралы яшәргә өнди. Колагына, син акылларың китәрлек чибәр, диеп токмачлар элсәң, алдыңа сикереп менеп башка төшмәскә дә мөмкин. Бу очракта мактау сүзләрен үлчәп кенә эләргә туры килә. Менә шуңа да дус инде мин аның белән. Начар күңеллеләргә, әлбәттә юл ябык.

Быел кызы беренче сыйныфка керде. Ата-аналар комитетына билгеләгәннәр үзен. Әллә ниләр уйлап табып барысының да башларын катыра икән. Инде ызгышырга да, тавыш куптарырга өлгергән. Мин чәч буяган арада, ватсаптагы аудиохәбәрләрне тыңлый, җавап бирә. Әйтерсең лә, бер сыйныфка барлык дорфа гыйбадлар да җыелган. Әле өрәләр, әле уҗым бозавы сыман мөгериләр. Ниндидер акыллары өлгермәгән урам балалары. Шулар белән дуслаштым, хәтта, ресторанга барып эчтек, диде. Ярый әле, мин әйтәм, безнең мәктәптә андыйлар юк.

«Татар теле белән хәлләр килеп чыккач, миңа ул кирәкми, укыдым, әмма кирәге чыкмады. Әнә Мәскәүдән прокурорлар килде, тәртип салсыннар», диде. Әзерлек курсларында кызына татар телен укытканнар. Барыбер баш тартачакмын, диде. Һәм бүген ишетәм, кызы әлегә кадәр татар телен укый. Үзе тели, ди. Күрәсең, укытучылары шәп. Әле татар теленнән репетитор да таптым, югары сыйныфларда аңламый аңгыраеп утырмасын, ди. Шул сүзләреннән эредем дә киттем. Шулай да, өйгә кайтуга анадан-тума чишенеп ташладым да, киемнәремне кер машинасына ыргыттым. Борыным түзмәде.

Фото: инстаграм

Бәйле