«Әкрен генә үзем йөри башладым»: Тамашачы югалткан Дәниф Шәрәфетдинов операция ясата — Акчарлак

-- Лэйсирэ

Рәхәт чакларның кадерен белү, тормышның матурлыгын күрергә өйрәнү өчен гел шулай кыен ашап, михнәтнең ачысын тоеп яшәргә кирәк микәнни соң?! Ник сау-сәламәт кешеләр, дөньялары гел түгәрәк булганнар да зәңгәр күк йөзен күрә алуларына куанып, яннарында булганнарның кадерен белеп яшәми икән? Йолдызлыкка дәгъва кылмаган онытылмас затларның берседер, Дәниф Шәрәфетдинов.

Тавышы гына матурдыр дисәм, уйлары, фикерләре дә башкаларныкына охшамаган, үзгә икән. Тормышчан. Фәлсәфи. Ә ихласлыгы! Якын кешең, дустың төсле рәхәтләнеп көлә-көлә сөйләшүе тәмам әсир итә.

– Дәниф, тамашачы югалтты бит үзеңне. Хәтта “зарлы телефонга” шалтыратып кайдалыгыңны сораучылар бар…

– Күзләргә операция ясатып йөрим бит әле. Менә бер ел булды дигәндә, дүртесе көнне сул күземә ясадылар. Шушы арада тагын Казанга барам, икенче күзгә дә операция ясарга кирәк. Күзләр гел томаланып бетте. Хатыным җитәкләп кенә йөрде. Хәзер әкрен-әкрен генә үзем йөри башладым, Аллага шөкер. Бер күз азрак ачыла. Дөньялар ямьләнеп китте! Минем бит бер ел зәңгәр күк йөзе күргән юк иде…

– Нәрсә булды күзләреңә, һаман да шул авария нәтиҗәләреме әллә?

– Юк, аварияның катнашы юк. Сул күз алмасының челтәр катлавы аерылган. Ә уңда катаракта һәм тагын шул челтәр катлавы да түгел микән диләр.

– Җырламыйсың, концертлар белән йөрмисең инде алайса…

– Ноябрьнең дүртесендә бер ел була концертлар белән йөрүдән туктаганга. Соңгы концерт Башкортстанда, Бакалы районында узды. Шунда салкын тиеп, күзләрем начараеп китте. Аңа кадәр районнарда, авылларда гел чыгыш ясадым. Мөмкинлек булганда, чакырган җиргә барып җырлап кайтырга тырышам..

– Яңа җырлар яздырасыңмы?

– Күз күрмәү сәбәпле яздыра башлаганнары да тора хәзергә. Сүзләрен ятлый алмадым. Авторлар шалтыраталар инде, үпкәлиләр. Җырлар күп җыелды. Тагын бер-ике ай көтсәләр, яздырабыз. Каян җыр алыйм икән дип аптырап торган юк. Чөнки электән язган җырлар бүген дә рәхәтләнеп башкара торган. Шуңа күрә элек җырлаганнарына да аранжировкалар ясап, яңартырга ният бар. Күңелемә тия торган әйбер дә шул: концерт саен тоталар да яңа җыр җырлыйлар. Җырның кадере бетте хәзер. Радиодан да көн саен өр-яңа җыр!

– Тормышта нәрсә кирәк: әрсезлекме, тәвәккәллекме?

– Икенче бәхет диләр бит инде әрсезлекне. Ләкин минем әрсез булганым юк. Тәвәккәллек кирәк, минемчә. Аермасы бар инде аның. Ярдәм сораганда, эшли башлаганда кирәктер бераз әрсезлек тә. Чамасы белән генә. Ботканы май белән бозып булмый диләр. Ләкин артык майлы булса да тәмле булмый бит ботка.

– Ә эстрадада?

– Тәртип кирәк. Профессионаллар кирәк. Һәр кеше үз эшен белеп башкарырга тиеш. Тавыш операторы да, композитор да, җырчы да. Ә хәзер аппаратура сатып алалар да оператор булып йөриләр. Музыкаль белеме булмаган кешеләр композитор дип атыйлар үзләрен.

Без сәхнәгә ни өчен чыгабыз? Халыкка нидер бирергә, җиткерергә. Сәхнәгә чыкканмын икән, мин кешене яхшы гамәлләр кылырга әйдәргә тиеш. Алдап, начар үрнәк күрсәтеп йөрергә тиеш түгел. Мин үземне тамашачымның хезмәтчесе итеп күз алдына китерәм. Мин халыкка хезмәт итәм.

– Дәниф, күңел төшенкелегенә бирелмәс өчен ни эшләргә?

– Баштан үткән инде бу хәлләр. Ике-өч ел кеше белән аралашмыйча, хәтта өйдән чыкмыйча, гел сөяккә генә калып урын өстенә ятып беткән идем. Аралашырга кирәк! Сәламәт тормыш алып барырга, дөрес тукланырга кирәк.

– Хәзер күп кеше социаль челтәрләрдә аралаша.

– Юк, аралашу түгел бу. Бу “аралашу” дип үз-үзеңне алдау гына. Ак белән караны бутау! Социаль челтәрләргә мин үзем хатлар укып, үземә кирәк информацияне алу өчен генә керәм.

Йокларга ятар алдыннан компьютерда, интернетта утырырга ярамавы – расланган әйбер. Әгәр дә кич озаклап компьютерда утырасың икән, иртән башың тубал кадәр була. Иртәрәк тор син, сөеклең торганчы чәеңне кайнат, кофеңны ясап куй!

– Сезнең гаиләдә кем иртәнге кофены ясый соң?

– Ничек туры килә инде анысы… Мин иртә торам, дүртенче
яртыда аяк өстендә инде.

– Әти-әниләр ике яктан да исәнме? Кайтып йөрисезме?

– Әтиләр – мәрхүмнәр. Әниләребез, Аллага шөкер, исән. Айга бер булса да кайтып күрергә тырышабыз. Элегрәк атна саен кайта идек. Чаллыдан Актанышка китәбез, аннан Азнакайга… Ике якны да тигез күрәбез. Кодагыйлар да үзара гел шалтыратышып, чөкердәшеп кенә торалар, кунакларга йөрешәләр.

– Йолдызнамәләргә ышанасыңмы?

– Ышанмыйм. Тыңлаганым да юк. Без үзебез йолдызнамә. Иртән торып аякны идәнгә бисмилла әйтеп куеп, тәрәзәгә карасаң…Кояшлы көн булса да, яңгыры, кары яуса да шуның матурлыгына сокланып яшим.

– Ялгызлыктан куркасыңмы, Дәниф?

– Юк. Ялгызлык ул – күңел халәте генә. Кеше бит гел үзен жәлләтеп калырга тырыша. Авырлыкка түзә белергә кирәк. Гомер буе баш ияргә дигән сүз түгел бу. Сабыр булырга кирәк. Проблемалар эштә тә дә, дуслар белән дә булырга мөмкин. Ничек тә үткәрә белергә кирәк. Үзеңне жәлләтеп, кызгандырып йөрергә түгел.

Ялгызлыкны мин нәрсәдә күрәм: балаларыңны башлы-күзле итеп, аларга белем, тәрбия, фатирлар алып биреп, кабат берүзең картлар йортында яшәү. Менә монысы хак ялгызлык! Минем гел җаным әрни, күңел рәнҗи менә шушындый күренешкә.

– Ә якыннарың арасында сине аңлаучы, ишетүче булмаса?

– Аңламыйлар икән, димәк дөрес аңлата белмим. Үзем гаепле! Бары шулай гына. Бер кешене дә гаепләгәнем юк. Шул чагында гына алга таба барып була.

– Зәринә белән үпкәләшәсезме?

– Әйткәләшкән чаклар булгандыр инде ул, әмма гариза тотып судка аерылышырга йөгермәдек. Әти-әниләргә дә сиздермәдек бер-нәрсәне дә. Урамга да чыгып елап утырмадык. 2005 елда минем пенсия инвалидлык буенча 2700 сум иде. Хатынның хезмәт хакы 4 мең чамасы. Менә шушы акчага әле без кеше фатирына түләп тордык, һәм ике бала укыттык. Торырга фатирым да юк иде, быел гына ипотекага алдык әле. Бу – безнең баштан кичкән нәрсә. Яшәдек.

– Тормышта иң сагындырган хатирәләрең?

– Бәләкәй чакларым. Ретро җырлар тыңлаганда да, элекке кинолар караганда да әти исән чаклар, балачакларым бик нык сагындырып искә төшә.

Автор: Альбина Гайнуллина

Чыганак: Акчарлак
Фото: https://vk.com

Бәйле