Танылган баянчы мәңгелеккә киткәндә, тальянчылар да үлем чигенә җитүләрен сөйли

«Тальянны да үлем чигенә китереп җиткердек»

27 октябрь Мамадышта Фәйзулла Туишев исемендәге республика бәйгесенең йомгаклау туры үтте. Әлеге чара татарның музыка уен кораллары традициясен саклауга ни дәрәҗәдә өлеш кертә? Азатлык күп сорауларга җавап эзләде.

Әлеге бәйге 1988 елда оеша һәм ел дәвамында алып барыла торган чарага әверелде. Мисал өчен, быел бәйге февраль аенда ук башланган һәм биш зонада үткән. Анда солистлары 7 яшьтән 90 яшькәчә булган 200 гармунчы ансамбле катнашкан. Быел гран-при Мамадыш гармунчылар ансамбленә бирелгән. Бәйгенең жюри рәисе, консерватория профессоры Сәгыйть Хәбибуллинәйтүенчә, һәрбер чыгыш алкышлар астында узган. Халык үз моңыбызга сусаган, ди ул. Белгеч әйтүенчә, тальян моңы тиз генә юкка чыкмаячак:

Сәгыйть Хәбибуллин

Сәгыйть Хәбибуллин

– Бу бәйгене заманында иҗат йорты (хәзерге традцион мәдәниятне үстерү үзәге), консерватория, композиторлар берлеге оештырды. Элек ул Сәйдәшев исемендәге концерт залында уза торган иде. 30 ел вакыт үтте, чагыштырып карасак, отышлы яклары күренә. Беренче бәйгеләрдә олылар гына катнаша иде. Башлыча сугыш, хезмәт ветераннары. Хәзер яшьләр бик күп, бигрәк тә мәктәп балалары. Бу инде бәйгенең йогынысы турында сөйли. Сиксәненче елларда гармун уйнауга сусаганлык сизелә, ләкин халык иҗатына игътибар аз иде. Курай, думбра, саз, гармун турында авыз ачып сүз әйтә башласаң, миллләтчелектә гаепләүчеләр дә була иде. Туксанынчы елларга кергәндә, татар уен кораллары тормышыбызда үз урынын таба алмыйча югалу дәрәҗәсенә җитте. Шуннан соң күтәрелеш булды. Консерваториядә татар музыкасы һәм традицион башкару кафедрасы оештырылды. Акрын-акрын уку планнарын үзгәртеп, халык иҗатын өйрәнүгә басым ясый башладык. Әлбәттә, бу юнәлештә ныграк эшләргә кирәк иде. Ләкин вузлар Мәскәүдән финансланганга, уку юнәлешен дә алар билгели. Дөрес, беренче елларны Татарстан хөкүмәте ярдәм итә торган иде. Ул елларда халыкчан җырлау буенча укытучы бар иде. Гармун, курай уйнау көйле генә барды. Әмма бу финанслау 5-6 ел элек бетерелде.

Туишев бәйгесенең безгә файдасы нинди булды? Ул халык уен коралларында уйнарга өйрәтүче укытучыларның булмавын күрсәтте. Без беренче бәйгеләр вакытында ук, киләчәктә гармунда кем уйнар дигән сорау куйдык. Баксаң, музыка мәктәпләрендә укытучылар юк. Шуннан безнең инициативаны күтәреп алып мәдәният министрлыгы карар чыгарды. Аның нигезендә музыка мәктәпләрендә баян укытучылары өстәмә рәвештә гармунда уйнарга өйрәтә башлады. Бала тынлы уен коралларын сайлый икән, өстәмә рәвештә курайда уйнарга өйрәнде. Кыллы уен кораллары сыйныфында исә думбрада уйнарга өйрәтү оештырылды. Шушы програмның файдасы булды. Елдан-ел яшь башкаручылар күбәя башлады. Казанда гына да 100гә якын музыка мәктәбе, республикада 4 музыка училищесы бар. Өч югары уку йорты бар иде, педагогия институты һәм музыка факультеты бетерелде.

Халыкара бәйгеләр лауреаты, консерватория укытучысы Алмаз Әхмәтҗановконсерватория тәмамлаган белгечләр мәктәпкә укытучы булып кайтмый дигән фикердә. Аныңча, моңа өмет итәргә кирәкми дә:

Алмаз Әхмәтҗанов

Алмаз Әхмәтҗанов

​– Тальян гармунда уйнарга бер уку йортында да өйрәтмиләр. Бу музыкага һәвәс һәрбер татарның бурычы, миңа калса. Чөнки тальянны юкка чыгарырга ярамый. Ул безнеке, татарныкы. Бу уен коралын татар ясады һәм күтәрде дә. Әгәр без дә аңа арт белән борылсак, ул бөтенләй юкка чыгачак. Мин һәрбер гаиләдә тальян булырга тиеш дип саныйм. Аның моңы канга сеңәргә тиеш. Дөрес, бүген тальян гына түгел, аккордеон да, баян да кирәк түгел. Элек заманнарны искә төшерсәк, бәйрәм-мәҗлесләрдә гармунчы уйнаганда халык шул дәрәҗәдә тетрәнә, хәтта күзләргә яшь килә торган булган. Ә бит гармунчылар профессионаллар түгел. Бу – ул вакытларда кеше нечкә күңелле булган дигән сүз, хәзер тиребез калынайды.

Тальянны ничек саклап калырга соң? Халыкта әле бу уен коралын ясаучы осталар бар. Аларга дәүләт ярдәме күрсәтергә һәм тальянны даими җитештерүне көйләргә кирәк. Казан турында сүз чыккач, туристлар чәкчәкне генә түгел, тальянны да күз алдына китерсен иде. Чәкчәк Башкортстанда да, Казакъстанда да милли аш санала. Ә тальян безнеке кенә.

Үзем гармунда бабайдан уйнарга өйрәндем. Тальян бездә юк иде, күрше бабайга кереп, аннан өйрәнә идем. Музыка мәктәбендә баянны укытмадылар, аккордеон сыйныфы гына бар иде, мин шунда укырга кердем. Аккордеонны сайлап та, канга сеңгән татар моңын югалтмадым, дөнья буйлап милли көйләрне уйныйм. Консерваториянең халык уен кораллары бүлегендә генә җитәрлек дәрәҗәдә белгечләр әзерләп булмый. Һәм консерватория тәмамлаган кеше авылга укытучы булып кайтмаячак. Музыка факультетын бетерү – милли уен коралларына да зур куркыныч ясады.

Уфага төрле төбәкләрдән гармун ясатырга киләләр

Казанда тальян ясый белүче бердәнбер оста – Айрат Харисов. Аны Башкортстаннан махсус чакыртып алалар, яшь осталарны өйрәтү бурычын да йөклиләр. Ләкин оста күченеп килгәч, укыту түгел, эшләү өчен бүлмә бүлеп бирергә дә «оныталар». Ахыр чиктә ул ярдәмне мәдәният министрлыгыннан түгел, авыл хуҗалыгы министрлыгыннан ала:

Айрат Харисов

Айрат Харисов

– Гармунның югала баруы халыктан гына түгел, дәүләттән дә килә. Саклап калу өчен бернинди эш башкарылмый бит. Минем Казанга килүемә 7 ел булды. Ул чакта тальян гармуннарны җитештерү, бу эшкә башкаларны да өйрәтү, милли уен коралын үстерү өчен дип чакырганнар иде. Һәм… мәдәният министрлыгы ягыннан тальянга барлыгы бер тапкыр заказ бирелде. Министрлыкта клубларга тальян эшләтик дигән кызыксыну юк. Бу мине борчый. Хат та язармын дигән идем. Чөнки ел да күпмешәр яңа клуб ачабыз, ә аның эчтәлеге турында уйлаучы бармы? Ул клубларга тальян алу әллә ни зур чыгым түгел бит инде?

Аннары уйнаучылар юк дип зарланабыз. Уйнар өчен яхшы инструменты юк бит аның. Элеккеге Казан музыка уен кораллары фабрикасы эшләгән гармуннар тузып бетте, уйнаучылары да үлеп бетеп бара, яшьләргә исә уен кораллары юк. Әйтәм бит, әле уйнарга теләге булган балалар булганда мәктәпләргә, клубларга тальян алырга кирәк. Тальян да булмагач, ул клубка ник килсен авыл кешесе? Бәлкем аның гармун алырга мөмкинлеге юктыр, ә менә клубта уйнап кайтыр иде.

Айрат Харисов

Айрат Харисов

Татарстанда тальян язмышы бары тик энтузиастлар кулында. Мәктәптә шундый кеше бар икән, ул авылда өйрәнүче булачак. Килгән елны шәһәр заказы белән балалар өчен тальяннар эшләдем, хәзер кызыксыну юк. Тагын Саратов гармуны бар. Ул төзелеше белән азрак аерыла. Анда бер клавишта ике нота урнашкан. Татарстанда Саратов гармуны да юкка чыгып бара. 30 август көнне “Уйнагыз, гармуннар” парадын карадым. Анда ике рәтле гармун, ягъни хромка белән чыгалар. Тальянда уйнаучы бик сирәк. Саратов гармуны бөтенләй юк. Дүртөйледән тальянчылар ансамбле килгән иде, Татарстан андый ансамбль күрсәтә алмый.
– Чакырып китергәч, эш урыны бирелдеме?

– Баштарак өйдә эшләдем, вакытлыча кайда гына сыенмадым. Соңгы елларда авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов ярдәме белән Татарстан кулланучылар берләшмәсе бинасында урын табылды. Фәкать Марат абый ярдәме белән. Урнашкач, эш урыным белән кызыксынып, карап та китте. Чөнки татарлык аның канында. Ә моңа кадәр бина сорап мәдәният министрлыга күпме хат яздым, бер бина табып бирә алмадылар. Министрлык өченче елны грант бирде, 300 мең сум чамасы, ул эш коралларына китте.

Гармунчы Харис Нигъмәтҗанов әйтүенчә, «бөтен бәла безнең бердәм булмавыбызда»:

– Казан педагогия институтында эшләгәндә дә тальянны тергезү юлларын эзли идем. Баянчыларны тальянда уйнарга өйрәттем. Ул чакта ук милли уен коралларын югалту зур тизлектә бара иде инде. Хәзер тальян бигрәк тә аяныч хәлдә. Аны санаулы гына музыкантлар сакларга омтыла. Кемнәрдер сәхнәгә тальян алып чыга, кайсылары балаларны өйрәтергә тырыша. Ләкин бу гына аны югалудан саклап кала алмый. Милли уен коралларын саклау эшен системага салу өчен түрәләрнең дә татар булу кирәк шул. Татарлык каныңда булу кирәк.

Оста ясаган тальяннар

Оста ясаган тальяннар

Тальянны саклау – иң беренче чиратта хәл ителәсе мәсьәлә, ләкин аны күтәреп чыгучы да, күрсәтүче дә юк. Бездә хәзер баян милли уен коралы санала. Синтезатор кырына басып заманча уйнау популярлашты. Мин моны баянизм дип әйтәм. Заманында милли уен кораллары ансамбле төзергә омтылып карадым. Ул килеп чыкмады, хәзер инде мин өлкән яшьтә. Башкортлар курай нигезендә башкорт уен кораллары оркестры төзеделәр. Аның составында 100 кеше уйный. Мондый оркестр таҗикларда да, башка милләтләрдә дә бар, ә бездә юк һәм кирәксенмиләр дә. Президентка хатлар юллап карадым, теләктәшлек тапмадым. Мәдәният министрлыгына өмет юк, анда барып бу мәсьәләне кузгатудан нәрсә дә булса килеп чыгасына бөтенләй шикләнәм.

Заманында Айратны чакырып алдылар, тальян ясатабыз дип. Мин аны институтка укырга да кертергә тырышкан идем. Ләкин ул егет күченеп килеп өлгермәде, вузда үзгәртүләр башланды. Яңа көн туган саен югалтулар арта. Татар телен дә югалттык, чын асыл мәдәниятебез дә юкка чыгып бара.

Мин хәзер 2нче гимназия каршындагы музыка мәктәбендә укытам. Бу безнең бердәнбер татар мохитле уку йорты санала. Беләсезме, дәрестә татарча матур итеп җавап биргән балалар тәнәфестә урысча сөйләшәләр. Үзара аралашу теле урыс теле аларның. Беркөнне Рафис Корбан, «бездә татулык та юк, телебез дә юк һәм без томана халык», дигән иде. Һәм мин аның белән килешми булдыра алмыйм. Телне югалтабыз, курайны югалттык, хәзер тальянны үлем чигенә китереп җиткердек. Фәйзулла Туишев бәйгесенә дә күбрәк баян белән чыгыш ясыйлар.

Традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова музыка мәктәпләрендә генә түгел, сәнгать мәктәпләрендә дә музыка уен кораллары буенча өстәмә белем бирүне киңәйтергә дигән фикердә:

Фәнзилә Җәүһәрова

Фәнзилә Җәүһәрова

– Гармунчыларны әзерләүнең бүген төгәл билгеләмәсе юк. Мәктәптә музыка укытучысы бар икән, ул өстәмә предмет буларак гармунны кертә ала. Бу училищеда да, консерваториядә дә шулай. Бу – бик зур югалтуларга китерә. Мин телгә алган уку йортлары профессионаллар әзерләп чыгара. Ә безнең бүген укытучылар әзерләү мәсьәләсе кискен тора. Сәнгать мәктәпләрендә өстәмә белем бирү бар барын, һичьюгы менә шушы юнәлешне киңәйтәсе иде.

Фәйзулла Туишев бәйгесендә катнашучы 7 яшьтән 90 яшькәчә катнашучыларның берсен дә игътибарсыз калдырмаганнар. Чөнки милли уен коралларының гомере әлегә шушы кешеләр кулында. Еллар үтү белән тальянчылар артырмы, әллә юкка чыгармы? Белгечләр әлегә милли моң юкка чыкмас дип өметләнә.

* * *

Уфа читендә гармун ясау һәм төзәтү остаханәсе тоткан Филүс Гәрәев сәнгатьтә табигый тавышка игътибар арта, шул сәбәпле гармун ясатучылар да күбәйде ди. Азатлык аның остаханәсендә булып кайткан иде.

Азатлык радиосы язмасы  [чит ил агентлыгы]

Бәйле