Иремә бик яратып кияүгә чыксам да, инде хәзер ничек аерылышырга белми яшәгән чакларым. Аның белән бер уку йортында укыдык. Лекцияләр арасында миңа игътибар күрсәтеп, гел янымда бөтерелде. Чибәр дә, акыллы да тоелган егеткә мин шундук гашыйк булдым. Йөреп киттек инде шуннан. Бер еллап йөрдек тә, өйләнештек. Югыйсә эшкә икебезне ике якка җибәрәселәр иде. Их-х, шул чагында ук юллар аерылган булса. Бөтенләй икенче булыр иде тормышым.
Гөрләтеп туй үткәрдек. Үзебезгә аерым фатирда яши башладык. Яшь гаиләгә бәхет өчен тагын ни кирәк?! Әмма һәр бәхетнең кителгән ягы була икән. Бик акыллы, төпле дип уйлаган ирем, яши башлаган беренче көннәрдә үк: “Берүк бала тапмыйсың!” — дип әйтеп куймасынмы. Тәнемә кайнар су койдылармыни шул чакта. Әмма үземне шундук кулга алдым. Яшьләр, гадәттә, бер-ике ел шулай үзләре өчен яши бит.
Без дә яшәп киттек шулай. Көн аралаш кинога, концерт-тамашаларга йөрдек, икебез эшләп торгач, җаебыз булды. Мондый көннәр, кайнар хисләргә уралган, ләззәтле төннәр белән тәмамланды. Ир дигәнем дә минем көйгә генә торды, теләкләремнең һәркайсын үтәргә тырышты. Әмма тормышымдагы иң зур хыялымны ашырырга ирек кенә бирмәде. Беренче көннәрдә әйткән сүзләре вакытлыча көязлеге түгел, чын-чынлап әмере булып чыкты. Ирем бөтенләй балага каршы булды. Моны беренче тапкыр балага узгач аңладым.
“Сөенче — нәниебез була”, — дип аның белән шатлыгымны уртаклашкан көнне беренче тапкыр кыйнады мине. Янәсе, миңа алдан ук әйтелде, саклану чараларын күрергә тиеш булганмын! Төне буе азаплап чыкты, мәхшәргә тиң ул төннең узганын минутлап көттем. Ә иртән ул мине табибка алып барды, балабызны төшерттерде. Бик авыр булды шул чакта, рухи яктан гына да түгел, бу операция сәламәтлегемне какшатты, үз хәлемә кайтырга озак вакыт кирәк булды…
Икенче тапкыр балага узуымны белгәч, иремә әйтмәскә булдым. Үземчә хәйлә уйлап таптым — бала төшертү вакыты узып, ничарадан таптырачак, имеш. Әкренләп эчем үсә башлады. Ирем миндәге үзгәрешләрне сизеп алды. Ул көнне мәңге онытмыйм — тәнемдә бер “тере” җир калдырмады. Балам үзеннән-үзе төште… Бу юлы беренчесеннән дә авыр булды. Озак вакыт хәлемә керә алмыйча йөрдем. Ирем белән якынлык кылу турында сүз дә була алмый иде. Ул исә көннән-көн котыра барды, имеш, болай буласын белгән, җенси яктан канәгатьләндермәгәнем өчен көн саен кыен “өстәп” торды.
Шулай итеп, ирем читкә йөри башлады. Минем янга бүтән килмәде. Көенәсе урында моңа сөенә генә идем, чөнки аңа булган хисләрем, хөрмәтем көннән-көн кими генә барды. Үзен хуҗам итеп хис иткән ирем дә мине яратмагандыр, милке итеп кенә карагандыр дип уйлыйм.
Шулай итеп икебез ике бүлмәдә гомер кичерәбез, ул кич саен сөяркәләре, дус-ишләре янына чыгып китә, мин дүрт дивар арасында калып, төннәремне елап үткәрәм. Аның йөргәненә гарьләнеп елавым түгел, баштан ук чын йөзен күрмичә, яшь гомеремне аның ише кеше белән заяга уздыруым ярсыта. Аерылышырга кирәк, дигән карарга килсәм дә, моны ничек хәл итәрмен дип аптырап яшәвем. Әти-әниләремә ничек әйтермен, кешеләрдән нинди сүз ишетермен дип уйланам. Алар бит мине бик бәхетле тормышта, үз җаема, рәхәтләнеп яшим дип уйлыйлар.
"Себерке" газетасы