– Мин татарча сөйләшмим, әмма ипи-тозлык беләм. Кызганыч, кечкенә чакта гаиләдә урыс телендә генә аралаштык. Мохит булмагач, сөйләшергә авыр. Аның каравы татар телендәге җырларны бик теләп башкарам, – диде җырчы Алсу, егерме еллык иҗатына багышлап, Казанда уздырган концертында.
Алсу концертында, милли бизәкләр төшерелгән ак күлмәк киеп, “Ак каен” дигән җыр башкарды. “Хәерле кич, Казан!”, “рәхмәт” кебек татарча берничә сүз әйтте. Бу хакта соңыннан: “Минем тел байлыгым моның белән генә чикләнми. Бик дулкынландым. Татар телен камил белмим бит, – диде ул. – Мәктәпләрдә татар теле өйрәтелергә тиеш дип саныйм. Әгәр мине кечкенә чакта татар теленә өйрәтсәләр, җиңелрәк булыр иде. Татар җырларыннан торган “Туган тел” дигән альбом чыгарган идем. Ул безнең өйдә гел яңгырап тора. Балалар шуны тыңлый, сүзләрен кабатлый. Кызганыч, алар татарча белми. Милли ризыклар әзерлим. Бу яктан гореф-гадәтләрне сакларга тырышабыз”.
Өченче баласы Рафаэльне табып, декрет ялына киткән Алсуны Казан тамашачысы сагынган булып чыкты. Ун мең кешегә исәпләнгән “Татнефть-Арена” узган шимбәдә халык белән тулган иде. Башка шәһәрләрдән дә иҗаты белән кызыксынучы җанатарлар килгән. Концерт башлануга ук тамашачы яраткан җырчысына чәчәк бәйләмнәре ташый башлады. Әмма алар күбәеп киткәч, Алсу: “Тамашаны өзмәс өчен, чәчәк бәйләмнәрен концерт ахырына кадәр калдырыгызчы”, – дияргә мәҗбүр булды.
Тәүге тапкыр 15 яшендә сәхнәгә чыккан Алсу үзенең беренче адымнарын искә төшерде. “Бик нык каушый идем. Бу хисне бетерер өчен шактый еллар көрәшергә туры килде”, – диде ул. Элеккеге репертуарыннан “Зимний сон”, Solo, “Свет в твоем окне” кебек җырларны башкарды. Бүген инде ул бөтенләй икенче Алсу. Зәвыклы, үз-үзенә ышанган, әмма шул ук вакытта, үзе әйтмешли, нечкә күңелле, ихлас. Иҗатында фәлсәфәгә дә зур урын бирелгән. Алсу видеоэкрандагы чыгышларында үзен су белән чагыштыра. Мин яңгыр да, томан да, җил дә була алам, ди. Күңелен стихиягә тиңли. Ә инде хисләр ургылып ук чыга башласа, сәхнәгә чыгып җырлый башлый. Иҗат, гаилә, туган якка мәхәббәт – барысы да чагылды концертында. Репертуарын яңа җырлар белән баеткан. “Не молчи” дип аталган программасында шушы җыр да урын алды. Яз көне дөнья күргән әлеге клибын You Tube каналында биш миллион кеше караган. Казан сәхнәсендә ул, 16 яшендә Швециядә “Евровидение”дә катнашып, икенче урын алган Solo җырын да яңгыратты. Әнисенең җырга мәхәббәте кызлары Сәфинә белән Микеллага да күчкән, күрәсең. Сәфинә рояльдә уйнаса, 10 яшьлек Микелла инглизчә җырлап күрсәтте. Алсу әйтүенчә, әгәр кызлары сәнгать юлыннан китәргә теләсә, үзе дә, ире Ян да каршы килмәячәк. Әмма балалардан тырышлык таләп итәчәкләр. “Темная ночь” җырын Алсуга Кобзонсыз гына башкарырга туры килде. Тамашада берничә ай элек якты дөнья белән хушлашкан Иосиф Кобзон да катнашасы булган икән. Шуңа күрә җырны үзе генә башкарды, остазына дигән микрофон буш иде.
Комик рольләрне башкаручы, продюсер, композитор Гарик Мартиросян бу юлы Алсу концертына рояльдә уйнарга килгән. Гарик аларның гаилә дусты икән. Алсуларга кунакка килгәч, рояльдә ниндидер көй уйнаган булган. Ире Ян шуңа җыр яздырткан. Җырның язмышы шундыйрак.
Алсу җырлары белән генә түгел, күңелендәге игелеге белән дә сокландырды. Җырчы сәхнәдә Анжела Вавилова хәйрия фондына бер миллион сумлык сертификат тапшырды.
– Мин хәйриячелек белән күп еллардан бирле шөгыльләнәм. Монысы – искәрмә түгел. Бу юлы Казан хосписына ярдәм итәргә булдым, – диде ул. Фонд җитәкчесе Владимир Вавиловка чит кеше хәсрәтен үз йөрәге белән кичергән өчен рәхмәтен җиткерде. Казан концертыннан кергән акчаны Алсу балалар йортлары, күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә, медицина учреждениеләре, ветераннарга бүлеп бирергә җыена.
Җырчының концертын тамашачы җылы кабул итте. Алда Алсуны Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләре көтә.
Сәрия Мифтахова, Ватаным Татарстан