Омскида хезмәт иткәндә казарма җимерелеп, ике аяксыз калган блогер Рөстәм Нәбиев Инстаграмда протезларда бер генә култык таягы белән йөрергә өйрәнүе турында видео урнаштырды һәм үзенең иң якты хыялы белән уртаклашты.
«Читтән караганда, һәм, гомумән, үземнең хис итүем буенча шуны әйтә алам — бик авыр… Ләкин бу минем беренче тәҗрибәм, шуңа да мин аны, әлбәттә, камилләштерәчәкмен. Кайчан да булса, кызымны җитәкләп, паркта йөрү турында хыялланам…» дип яза Рөстәм.