//Tatar-today.ru//
Җырчы Азалия Зиннәт «Җаныкаем» җырының клибы белән татар эстрадасын үзенчә гаҗәпләндермәкче була күрәсең. «Музыка һәм биюләргә балачактан гашыйкмын. Евгений Папунаишвили белән бергә биергә күптән хыяллана идем. Хыяллар чынга аша!» дип яза Азалия Инстаграмында.
Евгений Папунаишвили – «Танцы со звёздами» проекты катнашучысы, бик күп Россиякүләм һәм халыкара конкурс-фестивальләр лауреаты. Хыялын тормышка ашырып, үзенең клибында дәрәҗәле һәм иң күп түләнелә торган рус эстрадасы йолдызын уйнату өчен Азалия нинди сумма чыгарып салган — сер булып кала.