Казанның Мәскәү базарында бер рәт сату нокталары кызык кына урнашкан. Янәшәдә генә җиләген-карбызын, шунда ук иләк-коштабак һәм яки мәсәлән, үлемтеккә кирәкле нәрсәләрне дә алырга була. Шуңа күрә анда сатып алучысы да төрле.
Кемгә инде болай да очсызланасы карбыз кирәк, кемгә дачасында тутыккан калай урынына яңаракны аласы, әле шул арада берәрсе зуррак чалбар эзләп китеп бара.
Шул чуаррак халык арасында әле карап торышка таза, тик инде шулай да сиксәннең теге ягына баручы бер апа табут бәяләре белән кызыксына.
– Кемгә? – дип сорый ягымлы гына сатучы ханым.
– Соң, кемгә булсын, үземә инде! – Апаның битендә бернинди хис юк. – Үземә алам!
Арзанлы табутларның нибары ике мең ярым торганын белеп, кәефе күтәрелде апаның. “С доставкой” 3 мең булса да чепуха икән”, – диде сатучыдан кәгазьләрен алып.
– Сашам һәм Андреем янына күмдерәм, – диде ул, янәшәдә генә алма сатучыдан сатып алып, чытырдатып алма ашый-ашый. – 57 ел Сашам белән бәхетле яшәгәнбез – сизмәгәнбез генә. Талаштык та инде, сугышкалаган да булды. Олы малай Андрейны да бергә җирләдек… “Мәңге күрешмәсәк ярар иде” дип аерылышып төн кунган чаклар да булды… Ну яшәдек… 57 ел яшәдек, малакаем…
Апа Сашасын сөйли. Уңган, булган, миһербанлы… Әле узган ел гына бакыйлыкка күчкән икән.
– Сашаныкы 3 мең тәңкәлек иде табуты. Минеке дә аннан ким булмасын дидем инде, – апа алма ашавын туктатмады. – Иртәгә үк янына барып ятар идем дә бит… ярамый. Үземне берәр нәрсә эшләтсәм, миндә яши торган пләмәшләрне гаепләячәкләр. Фатирыма хуҗа булырга теләп, мине берәр нәрсә эшләткәннәр дип. Фатир бит аларга язылган… Вәт шуңа аптыраш. Яшисе дә килми, үләргә дә ярамый. Шуңа, вчү-тәки, җан биргәнгә җүн бирмәсме әле дип, табутны үз акчама алып кайтып куям. Вдруг китеп барсам…
Белмим, әбинең шатыр-шотыр алма кимерүенә караганда, әле “вдруг” бу арада гына булырга охшамаган иде охшавын. Тик менә 57 еллык мәхәббәт ни генә эшләтми дә ул, ниләргә генә этәрми шул. Чыннан да, яратышып яшәгәннәр күрәсең…
Автор: Илфак Шиһапов Акчарлак Фото: https://vk.com