Вадим Захаровның якташы зарлана: «Яшьләрнең авыр эштә эшлиселәре килми, бөтенесе җырлыйлар, бииләр»

-- Julia Julia

Инстаграмда авыл блогерлары арта. Кукмара районы Чура авылында яшәүче Василий һәр көнне диярлер инстаграмдашларын авыр хезмәте белән таныштыра. Кырда эшләүнең кеше сәламәтлегенә нинди зыян китерүе турында сөйли, үзеннән чыгып мисаллар китерә. Матурлап-алдап тормый, турысын һәм дөресен сөйли ул.

«Күргәнегезчә бүген тирес төяүдә. Менә мин интернеттан карыйм да, яшьләрнең берсенең дә авыр эштә эшлиселәре килми. Бөтенесе җырлыйлар, бииләр. Шулай гына акча эшләргә маташалар. Чыннан да, эшләүче яшьләр калмый. Безнең колхозда гына санап карасаң да, 400 кеше эшли икән, шуның 100е генә миннән яшьрәкләр. Калганнары 40тан узган минем шикелле. Хөкүмәт шуңа да пенсия яшьләрен арттырып куйды, эшләүче калмаганга. Ул кешеләр пенсиягә чыгып җитә алмаслар инде, катырлар! Мин дә белмим, пенсиягә чыгып җитеп булырмы? Җәй көне дә, кыш көне дә бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр эшләве бик авыр дуслар», — дип сөйли Кукмара районы Чура авылының актив блогеры Василий.

Бәйле