Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе дүртенче тапкыр Рөстәм Яхин исемендәге музыка фестивален үткәрде. Аның һәр елы тамашачыга ниндидер яңалык алып килә. Быел гала-концерт эстрада-джаз стилендә үтте һәм үзебезнең оркестр, үзебезнең белгечләр ярдәмендә “Үзгәреш җиле”ннән ким булмаган бәйрәм ясады. Ләкин чарада рәсми затлар күренмәде.
Фестивальне дәрәҗәсен “Голос” проекты җиңүчесе, Татарстанның атказанган артисты Динә Гарипова бермә-бер күтәрде. Динә концерт дәвамында журналистлар белән ихлас аралашты, татар теле, җыры хакында фикерләре белән уртаклашты.
– Динә, бер ел элек татар телен мәктәпләрдән кысрыклау башланды. Без һәрбер милләттәшебездән бу мәсьәләгә мөнәсәбәтен белешәбез һәм татар телен популярлаштыруга үзегездән нинди өлеш кертәсез дигән сорауны бирәбез.
– Мин татар җырларын һәм татар телен бик яратам. Татар теле, аһәңле, моңлы. Җырлап тора торган тел дип тә әйтер идем. Ә инде мәктәпләрдә татар теле дәресләренең кимүе, минемчә, бик зур югалту. Без бит Татарстанда яшибез һәм үз телебезне белергә, аны киләчәк буыннарга тапшырырга тиешбез. Ана теле, гореф-гадәт, йолалар һәр милләтнең кабатланмас ягы, асылы. Милли асылны аңлау ул тора-бара да килергә мөмкин. Урыс телендә диск яздыра башлаган идек. Эш дәвамында татарча аудиоҗыентык та әзерләргә дигән карарга килдек. Татарча җырлар мине башкалардан аерып тора торган үзенчәлек тә бит ул. Аннан килеп үз мисалымда телебезнең матурлыгын, байлыгын да күрсәтәсем килә.
– Репертуарыгызда татарча җырлар күпме?
– Татарча җырлар репертуарымда артканнан арта бара. Элек мин төрле музыкантлар иҗат иткән популяр җырларны, халык җырларын, классик әсәрләр башкара идем, хәзер үз җырларыбыз барлыкка килде. Әйтик, “Күңел”не Тукай сүзләренә үзем иҗат иттем, икенчесен композитор Радик Сәлимов белән яздык. Татар җырларын иҗат итү юнәлешендә актив эшлибез. Дөресен әйтим, күңелемә татар җырлары җитми. Мин аларны Татарстанда, татарларга гына түгел, чит илләрдә дә яңгыратырга, татар җырын танытырга телим.
– “Күңел”не язу тарихы белән бүлешсәгез иде.
– “Күңел” Рөстәм Яхин тәэсирендә туды да инде. Яхин музыкасы һәрвакыт дулкынландыра иде. Бер яктан ул башкаручыга авыр бурычлар куя, ә дөрес итеп җырлаганда әсәр тамашачыга бик җиңел һәм гади булып тоела. Яхинда музыка белән поэзия бербөтен, шуңа күрә аның тәэсир көче бик зур. Минем дә шундый халыкчан, тыңлаучыга якын җыр тудырасым килде. Мондый җыр Тукай иҗатына таянганда гына туарга мөмкин. Шулай итеп Тукай китабын укыганда “Күңел” дигән шигырьгә тап булдым. Аның һәрбер юлы көйле, бары тик ишетә белергә генә кирәк иде. Шигырь укыганда туган көйне диктофонга яздырып тавыш режиссерларына, аранжировка ясаучыларга җибәрдем. Уртак көч белән әлеге җыр туды. Аны әзерләгәндә читтән дә белгечләр җәлеп иттем. Әйтик, Волгоградтан команда эшләде һәм “Джем рекордс” студиясендә әлеге җыр туды. Әлеге студиядә эшләүчеләрнең Татарстанда булганы, татар телен ишеткәне юк. Миңа аларның җырны ничек кабул итүе күрү кызык иде. Җыр бик нәзәкатьле, назлы, очыш хисен тудыра, күз алдына табигать күренешләре килә, диде алар. “Күңел”дә “Enya”, “Secret Garden” төркемнәре иҗатлары белән да охшашлык бар икән. Татар телендә француз һәм төрек телләре белән уртаклыклар таптылар. Музыка белгечләре исә татар җыры яңача яңгырый диделәр. Минең менә шуңа ирешәсем килгән иде дә инде.
– Европаның һәм Россиянең зур проектларында катнашкан җырчыга Яхин фестивале нәрсә бирә?
– Яхин фестивален үзем өчен кызыклы тәҗрибә дип кабул иттем. Сирәк яңгыраган яисә онытылган композицияләрне барлау өчен дә менә дигән форсат булды. Яхин әсәрләрен күп тыңладым, күп эзләндем һәм сирәк яңгыраган ике җырны башкарам. Аларның берсе – “Агымсу” җыры. Монда да аңа яңа яңгыраш бирү кызыклы булды.
– Яхин фестивале һәр елны билгеле бер үзенчәлек таба. Аның иҗатын халыкчан башкаруда да ишеттек, фортепиано концертын да тыңладык. Быел композиторның иҗатын джаз стилендә ишетәбез. Яхиның иҗаты джазга ятышлымы?
– Музыка тарихында яңа юнәлешләр булдырган легендар төркемнәр бар. Әйтик “Битлз” төркеме. Ул төрле җырларны бик күп жанрларда башкара һәм алардан соң да яңа юнәлешләр барлыкка килә. “Битлз” үзенә күрә бер чор ул. Яхин иҗаты да нәкъ шундый ук үзенчәлеккә ия. Аның иҗаты берничек тә татар дөньясы кысаларында гына кала алмый. Дөньяда билгеле музыка белгечләре дә Яхин музыкасын ишеткәч, нинди кызыклы джаз аккордлары бар дип шакката.
– Җәмәгатьчелек джазга саграк карый. Бездә бу жанрны актив пропагандалаучы “Үзгәреш җиле” фестивале бар. Һәм бөтен җырларны да бер үк стильдә тыңлавы, аны кабул итүе бик авыр.
– Сезнең белән килешәм. Яхинның да бөтен җырларын джазга салырга ярамый. Ул төрле юнәлешләрдә иҗат иткән киңкырлы белгеч. Әмма кайбер җырларында джаз ноталары бар, моннан берничек тә котылып булмый. Әйтик, атаклы пианист джаз кануннарына туры килә дип әйтте һәм без танылган романсны джаз стилендә башкардык.
Гөлинә Гыймадова, “Ватаным Татарстан”, /№ 172, 28.11.2018/ Фото: tatar-inform.ru