Гамил Әсхәдулла «Мунча ташы халыкны бозып бетерде» дигәнгә ни дип җаваплый? — Акчарлак

-- Лэйсирэ

“Мунча ташы”на икенче елга 39 яшь тула. Ярты гасырны диярлек йомарлаган вакыт. “Мунча ташы” дигәч, үземнең Шамил бабай искә төшә. Гел җитди кыяфәттә йөргән кеше – видеомагнитофон авызына шушы исемдәге видеокасетаның кереп җайлашуы була, бабайның авызы ерыла.

Авызында бердәнбер көмешсу төсендәге тешен күрсәтеп, кет-кет килеп, сәгатьләр буе көлеп утырыр иде. Аңа кушылып без дә көләбез. Әле безнең борын асты да кипмәгән, күп мәзәкләрне аңлап та бетермибез. Әмма барыбер кызык, рәхәт. Бабай булып бабай көлгәч инде! Гаиләгә бүтән белән чагыштырып булмый торган нур кисәген алып керә иде “Мунча ташы” тамашалары.

– “Атасының суйган үгез акчасына күлмәк, аппаратура алып, дөньяга чыгып киткән егетләр алар”. Безгә беркем дә акча бирмәде. Чыгарып җибәрделәр, тышауланган ат кебек чабабыз да чабабыз. Артык нык чабып та булмый. Кемдер тышавын ычкындырып чаба. Алар ныграк элдерә, билгеле. Тик андыйлар егылсалар, нык егылалар – анысы да бар.

– Кем ашыкмыйча гына яши бүген?

– Затлы җырчыларыбыз бар. Алар менә ашыкмыйча, ипләп кенә баралар. Безнең буын, мисал өчен: Салаватның иҗатын яратам, Габделфәтнең җырлавы ошый. Алар менә бик ашкынмый. Ипләп кенә эшлиләр.

– Халыкны бозып бетерделәр диләрме?

– Без халыкны бозмыйбыз. Безнең бөтенләй икенче жанр – эстрада театры. Без кешене ял итәргә, көләргә, күңел ачарга чакырабыз. Тәрбия бирү, акыл өйрәтү дигәндә, без фәкать тормыштагы проблемаларны көлкеле формада күрсәтәбез. Чынбарлыкны юмор призмасы аша күреп, кеше шуннан үзе тәрбияләнә. Болай сөйләп утырганчы, уйнап күрсәтеп, кешегә ныграк барып җитә. Безнең миссия шул. Сәхнәдә концерт түгел, туй ясаучылар да бар: биетәләр, җырлаталар. Банкет ясап остарган җырчыларга тартыла халык. Кеше шулай ял итә, шуннан җан азыгы эзли. Андый артистларны начар яки әйбәт дип әйтмим.

Акчарлактан

Фото: https://vk.com

Бәйле