6 яшьлек баланың гомерен саклап калу өчен Шәле халкының бергәләп күпме акча җыюы билгеле

-- Лэйсирэ

Шәле авылы кызы Гүзәл Ногманова ми яман шеше авыруы белән көрәшә. Авыл халкы аңа ярдәм итү максатыннан хәйрия концерты оештырды. Концерттан 85830 сум акча җыелды, дип яза Татар-информ.

“Бөтен кеше авылдашыбызның кызы Гүзәлгә булышу идеясен күтәреп алды. Мәктәп укытучылары, мәсәлән, концертта бөтен составлары белән чыгыш ясаячак. Тәрбиячеләр дә, мәдәният хезмәткәрләре дә, теләк белдергән һәр кеше дә сәхнәдә чыгыш ясый. Килә алмаган кешеләр акчаларын башкалар аша биреп җибәрә. Безнең авыл халкы ярдәм итәргә гел әзер”, — диде Шәле авылы мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшләүче Зөлфия Гиниятова.

Концертта җыр башкаручы мөмкинлеге чикләнгән Гөлназ Мөхәммәдиярова хәйрия сәдакасы да алып килгән иде. “Татар-информ” хәбәрчесе аның белән авыл халкы оештырган концерт турында сөйләште. “Барысы да Аллаһы Тәгалә кулында. Авыл халкы үз теләге белән чыкты. Үзебез әзерләдек концертны. Гүзәл исән-сау терелеп кайтсын дип, догалар кылып торам”, — диде Гөлназ Мөхәммәдиярова.

“Бөтенесе дә Аллаһы Тәгаләдән тора. Һәрбер кешегә тууга ук үз язмышы язылып куя. Миңа калса, Җир йөзендә изге күңелле кешеләр бихисап күп. Артистлар гына ярдәм итә дигән сүз түгел. Артистлар алар интернетка кергән саен ярдәм итәргә ашкынып тора. Ә без инде аларга әйтеп тормадык. Беренче концерт булгач, куркытты. Үз көчебез белән, авылдашларыбыз ярдәме белән куелган концерт бу”, — диде Шәле мәдәният йорты методисты Ирек Әхмәтшин.

Фото: Татар-информ

Бәйле