Газетаның алдагы саннарында җырчы Алсу һәм Азат Фазлыевларның әниләренә зур суммада ярдәм кирәклеге хакында язып чыккан идек. Мәрхәмәтле кешеләрдән 1 миллионнан артык акча җыелып, Азат 3 миллион сум акчаны әҗәткә алып торып, әниләрен Төркиягә озаттылар. Тик бу сумма әлегә тикшеренү узар өчен генә. Зөлфирә апага арка миен күчереп утырту өчен тагын 7 миллионнан артык акча кирәк.
Газетабызның якын дуслары, редакция хәйриячелек белән шөгыльләнә башлаганда, гел ярдәм кулы сузып торучы Азат белән Алсу гаиләсенә килгән кайгыны без дә уртаклашырга булдык: Азатның туган ягы Әтнәдә бер төркем татар эстрадасы артистлары белән берлектә хәйрия концерты оештырдык.
Җырчылар башта әниләренең авыруы турында халыкка сиздерергә теләмәгән. Зөлфирә апа, яман шешне бер тапкыр җиңеп, акрынлап аякка баскан була инде. Әмма мәкерле авыру яңадан баш калкыта. Бу юлы канында икәне беленә. Шушы хәбәрдән соң Фазлыевлар гаиләсенең якын дуслары Казанда хәйрия концертлары оештыра башлады. 18 декабрь көнне Казанның Утар бистәсендә шундый бер чара гөрләп узды. 19ында “Ватаным Татарстан” Әтнә халкын бер залга җыйды. Кичә Казанның Тынычлык бистәсе һәм Химиклар мәдәният сараенда берьюлы ике концерт узды.
Моңа кадәр Казан кысаларында гына оештырылган хәйрия чараларының унберенчесен Әтнә районында уздырырга насыйп булды. Яңа Әтнәдә, халык телендә РТС дип аталган бу авыл халкын күреп, “ВТ” укучылары белән дә якыннан таныштык, сөйләштек. Залдагы тамашачыларның күбесе Зөлфирә апаны якыннан белә. Авылдашлары да килгән иде.
“Зөлфирә бер дигән балалар үстерде. Беркайчан зарланмады. Авыру аны күптән сыный инде. Тик ул бирешми, оныклары хакына яшәргә тырыша. Бөтен авылыбыз белән изге теләктә торабыз, – ди Гөлназ ханым. – Гаиләләребезгә мондый хәсрәт килмәсен. Моңарчы Фазлыевлар бу хакта кешегә сиздермәде. Балалары бик тырышты. Алсу белән Азат та гел ярдәм итеп торды. Сәхнәдә чагында йөзләрендә елмаю булса да, бу балалар бик күптән кайгырып яши инде”, – диеште алар.
Бу хәбәрне ишеткәч, Әтнә районында яшәүчеләр тагын да бердәмләшә. Күшәр, Күңгәр җирлекләре генә түгел, башка авыллар да матди ярдәм күрсәтә.
– Күңелдә хәйрия чарасы уздыру теләге бар иде. Кайсы баштан тотыныйк икән дип уйлап йөргәндә, кызлар шалтыратты. Җырчы Нурзадә белән концертлар алып баручы Гөлүсә Ахунова иде алар. Бу чараны “Ватаным Татарстан” газетасы белән бергәләп уздырабыз, дип тә әйттеләр. Шул сүзләр эшләргә көч бирде. Бик теләп халыкны концертка чакыра башладык. Аллага шөкер, барысы да без теләгәннән дә яхшырак килеп чыкты, – ди РТС авылы мәдәният йорты директоры Руслан Галимуллин.
– Авыр чакта кемнең кем икәне беленә. Беркайчан да мин болай булмам дип әйтеп булмый. Әгәр кешенең үз мөмкинлеге генә җитсә, аның авырганын да сизми калабыз. Әмма бу очракта табиблар сораган сумма бигрәк зур шул, – ди мәдәният йорты хезмәткәре Алсу Гыйләҗева. – Билетларны бик теләп алдылар. Кайбер кешеләр өстәмә акча да бирделәр. Бездә халык бик бердәм. Кайгыны да, шатлыкны да бергә күтәрәбез. Авыл халкына чиксез рәхмәт.
Залда утыручылар арасында газетаның аерылгысыз дуслары күп булып чыкты.
– Мин гомерем буена “Ватаным Татарстан”ны укыйм. Туктарга исәп юк. Бик яратам сезнең газетаны. Сәясәт тә бар монда, киңәш-табыш, язмышлар, дөнья хәлләре. Хәйриячелек белән шөгыльләнүегезне дә укып барам. Әмма бер дә концертка эләккән юк иде. Менә, шөкер, бүген залда утырам. Сезнең газета оештырганын белеп, сөенеп килдем. Рухи азык өстенә, сез әле игелек тә кыласыз, башкаларны да үз артыгыздан ияртәсез, – диде Таһир абый Самиков.
Сәхнәгә язмышы күпләргә таныш Надия Сәфәргалиева да күтәрелде. Иренең фаҗигадән соң инвалид арбасына калуы, гаиләдә бер-берсен яратып яшәүләре, әле ул гынамы, өч ятим баланы үз канаты астына алулары турында күпләр белә. Шундый зур йөрәкле ханым газетаны укып бара икән. Әле 89 яшьлек әнисе дә, бер хәрефен калдырмыйча, барлык язмалар белән танышып чыга, ди. Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы мөгаллимәсе Фәридә Хәсәнова да концерттан соң газета хакында җылы сүзләрен җиткерде. Андыйлар күп иде. Азатның авылдашлары ихлас рәхмәтләрен әйтте. Авыл халкы, Казаннан бер төркем җырчылар килеп, өч сәгать буе ял иттергәннәре өчен рәхмәтле иде.
Әтнә районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Айрат Каюмов бу чараны уздыруда зур ярдәм күрсәтте.
– ”Ватаным Татарстан” газетасы коллективына, аның мөхәррире Миңназыйм Сәфәровка зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Шулай ук үзләренең моңлы, күңелне иркәли торган җырларын бүләк иткән һәр җырчыга баш иям, – диде ул. – Зөлфирә апа белән безне язмыш гел бер тирәдә йөртте. Ул да математика укытучысы, мин дә. Бервакыт икебез дә авыл мәктәпләрендә директор булып тордык. Аңа булган хөрмәтем чиксез. Сабыр да ул, түземле дә. Районыбыз белән аның савыгып кайтуын көтәбез, аннан шушы сәхнәдә тагын бер җыелып, бәйрәм ясарбыз дип хыялланам.
Җырчыларга без дә рәхмәтле. Аларның барысының да исемнәрен язып бетереп булмый. Биючеләргә дә, юмор сүз осталарына да җылы сүзләребез барып ирешсен иде. “ВТ” уздырган чараларда яртысы диярлек берүк кешеләр катнаша. Без аларны яратып, үзебезнекеләр, дусларыбыз, дибез. Күбесе ачы хәсрәтләрне кичергән, үз иңнәрендә авырлык күтәргән. Үзен күрсәтергә теләүчеләр, хәйрия аша реклама ясаучылар юк. Менә шундый булганнары өчен зур рәхмәт. Сәхнә артында күп кенә артистлар белән сөйләшергә насыйп булды. Венер Сәлимовның да капчыгы буш түгел. “Әнием 53 яшендә яман шештән китеп барды. Ә бит гомеренең иң матур вакытлары иде. Өйләнгәнемне дә күрә алмады. Инде тиздән кызыбыз туарга тора. Әни оныгына бик сөенер иде”, – ди ул. Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Закиров хатыны Люция Мусина белән мондый чараларны калдырмый, дисәм дә була. “Тормышны яратып, шөкер итеп яшик. Балаларыбыз, якыннарыбыз сау-сәламәт булсын”, – ди Рөстәм Закиров. Халык аның чыгышын бик яратты. Гомумән, залдагылар моңаеп, моңсуланып утырмады. Рәхәтләнеп күңел ачты. Җырчыларга ияреп биеделәр дә әле.
Зөлфирә апаның авыру турындагы хәбәре күпләрне берләштерде. Татар эстрадасы артистлары да үзләренең бердәм икәнен күрсәтте. Хәтта бу изге гамәлгә Уфа җырчылары да кушылды.
– Без ни әйтергә дә белмибез. Рәхмәттән башка сүз юк. Гаиләбезгә килгән хәсрәтне ил белән күтәрербез дип уйламаган идек. Безгә ярдәм кулы сузган һәркемгә мең рәхмәт, – диделәр Алсу һәм Азат Фазлыевлар.
(Гөлгенә Шиһапова/ “Ватаным Татарстан”, /№ 185, 21.12.2018/)